Рәис Мөхәммәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Мөхәммәдиев latin yazuında])
Рәис Гатаулла улы Мөхәммәдиев
Туган 1 сентябрь 1946(1946-09-01)
СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Бакалы районы, Сазанлы
Үлгән 3 август 2022(2022-08-03) (75 яшь)
РФ, БР, Чишмә районы, Ибраһим
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре фантаст язучы

Рәис Гатаулла улы Мөхәммәдиев (01.09.1946, Башкортстан, Бакалы районы, Сазанлы) — Башкортстанда яшәп иҗат иткән фантаст татар язучысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис Гатаулла улы Мөхәммәдиев 1946 елның 1 сентябрендә[1] Башкортстанның Бакалы районы Сазанлы авылында туа. Татарстанның Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач хәрби хезмәттә була, Себер якларында эшләп йөри.

Хәзерге вакытта Башкортстанның Чишмә районы Ибраһим авылында яши.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Билгесез планета" китабы тышлыгы

Р. Мөхәммәдиевнең каләме исә, 3. Мәхмүдидән аермалы буларак, галәми фантастикада көчлерәк. Ул чит-ят планеталар белән бәйле, үтә дә гаҗәеп маҗаралар хакында яза, оригиналь образлар, ситуацияләр уйлап таба. Аның әсәрләре укучының аның, хисләрен баштан ахыргача киеренкелектә тота, конфликт исә иң соңгы юлларда гына чишелеп китә. Бу үзенчәлек Р. Мехәммәдиев әсәрләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итә. Рәис Мөхәммәдиев — Галәмнең ерак чикләрендә яңадан-яңа әхлакый сынаулар белән очрашкан астронавтлар турында кыска, сeрәтләмә хикәяләр остасы.[2]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дистәләгән фантастик хикәя һәм повесть авторы. Татар телендә «Билгесез планетада: фантастик hәм маҗаралы повестьлар hәм хикәяләр» җыентыгын чыгара.

  • "Билгесез планетада"
  • "Дөньяда ниләр юк"
  • "Хөкем"
  • "Әүл ия"
  • "Җәүһәр планета"
  • һ.б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]