Бакалы районы
Байрак
| |
Башкала | Бакалы |
---|---|
Халык исәбе | 59 850 (1939, Җанисәп, даими яшәүче халык), 46 928 (1959, Җанисәп, даими яшәүче халык), 47 648 (1970, Җанисәп, даими яшәүче халык), 39 302 (1979, Җанисәп, даими яшәүче халык), 32 286 (1989, Җанисәп, даими яшәүче халык), 32 327 (2002, Җанисәп, даими яшәүче халык), 28 776 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык), 25 957 (1 гыйнвар 2019, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 аугыс 1930 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
Җәгърафия | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 1,951 дүрткел километр |
Координатлар | 55.1764°N 53.8028°E ![]() |
Бакалы районы (баш. Баҡалы районы, рус. Бакалинский район) — Башкортстанның көнбатышында, Татарстан чигендә урнашкан муниципаль район. Административ үзәге – Бакалы авылы.
Ык һәм Сөн буйларында урнашкан районның гомум мәйданы 1951 квадрат километр тәшкил итә. 96 торак пунктын 17 авыл биләмәсе берләштерә, шуларда барлыгы 32 меңнән артык кеше яши.
Район 1930 елның 20 августында төзелә.
Эчтәлек
Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бакалы районы Башкортостанның көнбатышында урнашкан. Ул республиканың Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай, Актаныш районнары белән чиктәш. Бакалы районы чуар, шулай да, татар-керәшен җире дип санала. 1989 елда уздырылган исәпкә алу мәгълүматларына караганда, татарларның саны – 20 093 кеше, ягъни район халкының 62,2 %ы (1979 елдагы мәгълүматлар буенча, татарлар 20 305 кеше булган).
2002 ел халык исәбен алу мәгълүматларыннан күренүенчә, биредә күпчелекне татарлар тәшкил итә. Алар районда 51,7 процент, 16 700 кеше исәпләнәләр. Татарлар составындагы этнотөркем – керәшеннәр 13,3 процент. Урыслар – 21,3, башкортлар 19,4, чуашлар 3,2, чирмешләр 2,9 процент.
Татарлар саны нык киметелгән дип санала, галимнәр, журналистлар районда башкортлар санын татарлар хисабына күбәйтелде дип әйтәләр[2][3]. Аерым алганда районда яшәгән керәшеннәрне башкортлаштыру күренеше урын ала[4].
Фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган, Бөек Ватан сугышында каһарманлыгы өчен «Кара генерал» кушаматын алган легендар шәхес Даян Мурзин Бакалы районында туган. Еш кына аны башкорт дип күрсәтергә тырышалар, ләкин Даян ага милләтне алмаштыру мөртәтлек сыйфаты дип саный. Әмма ул туып-үскән Балыклы, аннары мәктәпне тәмамлаган Иске Корыч авыллары хәзер башкортныкы дип атала.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[5][6] | 1959[7][6] | 1970[8][6] | 1979[9][6] | 1989[10][6] | 2002[11][6] | 2010[12][6] | 1 гый 2019[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
59 850 | ↘46 928 | ↗47 648 | ↘39 302 | ↘32 286 | ↗32 327 | ↘28 776 | ↘25 957 |
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 64,3%, , урыс теле — 26,3%, башкорт теле — 3,8%, чуаш теле — 2,5%, чирмеш теле — 2,3%.[14]
Районда туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Михаил Петров (1904, Иске Шәрәшле – 1967) – Советлар берлеге герое, полковник.
- Даян Мурзин («Кара генерал», 1921, Иске Балыклы - 2012)
- Талип Нуркаев (1925, Үстем – 1997) – Советлар берлеге герое.
- Нәҗип Асанбаев (1921, Акман—2013) – Башкортстанның халык язучысы, драматург
- Фәиз Зөлкәрнәев (1951, Сөендек – 1997) – язучы, журналист
- Мияссәр Басыйров (1930, Иске Балыклы – 1983) – язучы.
- Заһид Фәйзи (1933, Иске Балыклы—2013) – татар язучысы.
- Фәһим Ситдиков, (1953, Наратъелга – 2012).
- Айрат Шаммазов (1947; әнисе Урманай авылыннан) - галим, Уфа нефть институты ректоры, "Бакалы якташлары" оешмасы җитәкчесе
- Равил Кәримов (1952, Мостафа) - Уфаның янгыннан саклану отряды башлыгы, полковник; "Бакалы якташлары" оешмасының башкарма комитеты рәисе.
- Урал Латыйпов (1951, Катай) – Беларусның тышкы эшләр министры (1998 – 2000), Беларус президентының администрациясе башлыгы (2001 - 2004), юридик фәннәр докторы (1993), профессор (1994), полковник (1991) (запаста).
- Марина Карпова (1989, әти-әнисе Яңа Шәрәшледән)– җырчы, М.Е Пятницкий исемендәге дәүләт академия урыс халык хоры (Мәскәү) солисты.
- Равил Зарипов (1954, Яңа Тымытык) - Татарстан премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры (2012)
- Илдар Сәетов (1957, Бакалы) - драма актеры, РФ атказанган, БР халык артисты (Гафури театрында уйный).
- Рәшит Кучумов (1946, Яңа Катай) – техник фәннәр докторы, Губкин исемендәге университет (Мәскәү) профессоры (2014).
- Әгъла Кучумов (1938, Яңа Катай) – спортчы, кызу йөрү буенча ветераннар арасында 7 тапкыр дөнья чемпионы.
- Римма Кучумова (1954, Яңа Катай) – шагыйрә, журналист, «Авангард» (2003-2005), «Сәлам» газеталарының баш мөхәррире.
- Ләис Харрасов (Зөлкарнәев, 1962, Бишкаен) – шагыйрь.
Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1931 елдан татар телендә Авыл таңнары газетасы чыга. Элекке исемнәре – “Ударчы”, “Коммунизмга”, “Коммунизм әләме”.
Мөхәррире - Башкортстанның атказанган матбугат һәм гаммәви мәгълүмат хезмәткәре, Казан дәүләт университетын тәмамлаган журналист Валентина Николай кызы Шакирова.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Татар түгел, башкорт сез». Р. Бикмөхәммәтова
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://www.bakaly.ru/administratsiya/struktura/glava/
- ↑ Җанисәп: саннар белән шаяртмаска! I
- ↑ http://www.azatliq.org/content/article/1959293.html
- ↑ «Башкортстанда керәшеннәрне бетерә алмаслар»
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1939)
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1959)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]