Калтасы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калтасы районы latin yazuında])
Калтасы районы
баш. Ҡалтасы районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Калтасы
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 22 634 (1 гыйнвар 2019)[1]
Нәрсә белән чиктәш Яңавыл районы, Борай районы, Дүртөйле районы һәм Кызыл Кама районы
Мәйдан 1548,35 км²
Почта индексы 4528ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт kaltasin.bashkortostan.ru(рус.)
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Җирле телефон коды 34779
Карта
 Калтасы районы Викиҗыентыкта

Калтасы районы (рус. Калтасинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеКалтасы авылы Уфадан 202 км еракта ята. Кызыл Кама, Яңавыл, Борай, Дүртөйле районнары белән чиктәш. Күпчелек халыкны чирмешләр һәм татарлар тәшкил итә.

Географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район урман-суарга бай. Урманнар мәйданның 33,6%ын биләп тора. Тере Танып елгасы, 119 елга, елгачык һәм чишмә. Урҗабаш, Борай, Кузбай, Калтасы, Краснохолм, Надеждино нефть ятмалары бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Идарә башта Кызыл Түбә авылында урнаша. 1932 елда Кызыл Кама районы белән берләштерелә. Идарә Никулга күчә. 1935 елда район яңадан икегә бүленә. Бу юлы идарә Калтасыда яңа административ бина төзелгәнче Кәлтәй авылына утыртыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 77 авылны һәм 8 меңнән артык кеше яшәгән Краснохолмский «моношәһәрен» берләштерә. Иң зур авыллар: Калтасы (2009 елда 4,6 мең кеше яши), Кутерем (1,19 мең), Зур Кәлтәй (0,92 мең).

Рәсми мәгълүматларга күрә районда чирмешләр (45,9%), руслар (19%), татарлар (14%), башкортлар (10,2%), арлар (10.1%) яши (2010).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9]2017[10]1 гый 2018[11]1 гый 2019[1]
47 01147 04471 49432 74327 70528 88126 26823 61323 06322 634

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта белем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008-09 уку елында Калтасы районында 27 мәктәп: 15 урта, 12 төп эшләгәннәр. Укучылар саны – 3931. Милләтләре буенча беренче урында мари балалары – 1989 (50,6%), икенче урында татарлар – 819 (20,8%), өченче урында арлар – 368 (9,4%). Район мәктәпләрендә дүрт телдә (мари, татар, удмурт, рус телләрендә) укыту алып барыла.

Районда татар теленә мөнәсәбәт бер дә кешечә диярлек түгел. Бары 5 мәктәптә татар телен укыту оештырылган, дәресләргә 232 бала йөргән. Бу – укучы татар балаларының 27%ы.

Мари телендә 27 мәктәптә 451 укучы укый (мари баласының 23%ы). Мари телен предмет буларак 983 бала укый (49%). Гомумән 30 мәктәптә мари телен һәм әдәбиятын 1432 бала укый (72%). 5 мәктәптә 78 бала удмуртча укый (22%), барлыгы 7 мәктәптә 235 бала удмурт телен укый,колачлау өлеше — 63 %.[12]

Һөнәри белем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа механика-технология колледжының Краснохолмский урындагы оешмасы 2003 елдан эшли. Әйләнә-тирә районнарны белгечләр белән тәэмин итә, 350 укучысы бар.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы «Заря» — «Ӱжара» рус һәм мари телләрендә чыгарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]