Зиянчура районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зиянчура районы latin yazuında])
Зиянчура районы
баш. Ейәнсура районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Исәнгол
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 27 626 (2010)[1][2]
Мәйдан 3342,35 км²
Почта индексы 4533ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт zianchura.ru
Җирле телефон коды 34785
Карта
 Зиянчура районы Викиҗыентыкта

һәм

Зиянчура районы (рус. Зианчуринский, баш. Ейәнсура) — Башкортстанның көньяк өлешендә урнашкан район.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зиянчура районы Башкортстанның Күгәрчен, Җылаер, Хәйбулла районнары һәм Ырынбурның Төлген, Сарыкташ һәм Куандык районнары белән чиктәш. Районның төньяктан көньяккача 160 км сузылган, мәйданы 3342,25 км². 116 мең гектар таулардан һәм урманнардан тора, 176 мең гектар – авыл хуҗалыгы биләмәләре.

Район үзәге Исәнгол авылында урнашкан. Исәнголдан Уфага кадәр 337 км, тимер юл станцияләренә Төлгенгә – 54 км, Сарыкташка – 60 км. Зиянчура – табигый үрчем сакланган сирәк районнарның берсе.

Райондагы 81 торак ноктасы 15 административ советка буйсына. Кеше саны буенча иң зур муниципаль берәмлекләр – Исәнгол, Иделбәк, Сүрәм, Абзан авыл советлары.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элегрәк район территориясе Салих (үзәге Күгәрчендә), Үсәргән (Зиянчура-Бакатар) һәм Бөрҗән-Кыпчак (үзәге — Яңа Чебенле) волостьларына кергән. Соңрак – Зилаир кантонына.

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Зиянчура районы барлыкка килгән. Үзәге татарлар һәм башкортлар яшәгән Зиянчура (Бакатар) авылында була. 1935 елда, СССР Үзәк башкарма комитеты карары белән җирләрне бүлгәләү оештырылган. Районның бер өлешен райүзәк һәм бер төркем башкорт, татар авыллары белән бергә яңа хасил булган Ырынбур өлкәсенә чыгаралар. Алар хәзер Куандык районына карый.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Халык саны
1939 34 268 [4][2]
1959 29 825 [5][2]
1970 33 871 [6][2]
Ел Халык саны
1979 30 103 [7][2]
1989 27 169 [8][2]
2002 30 091 [9][2]
Ел Халык саны
2010 27 626 [1][2]
2018 25 311 [10]
2019 24 980 [11]
Халык саны
1939[4][2]1959[5][2]1970[6][2]1979[7][2]1989[8][2]2002[9][2]2010[1][2]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
34 26829 82533 87130 10327 16930 09127 62625 31124 980

Демографик хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зиянчура районы халкының иң зур өлешен башкортлар тәшкил итә (2002 елда – 71,5%), шулай ук руслар (15,5%) һәм татарлар (10,5%[12]) күп. Иң зур татар авыллары – Күгәрчен, Яңа Чебенле, Каргалы. 1989 елда 3511, 2002 елда – 3149 татарның яшәве мәгълүм.

Чуаш авыллары да бар – Сөләйман, Лукьяновский, Глинка. Районда 319 чуаш яши.

Район халкының милли составы, %ларда[13]

Ел башкортлар руслар татарлар
1970 58,6 12,5
1989 65,7 12,9
2002 71,5 15,5 10,5
2010 70,6 15,1 11,8

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район икътисады авыл хуҗалыгына таяна. 2010 елда районда шул өлкәдә 24 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 74 игенче-фермер хуҗалык, 31 шәхси эшмәкәр көчен куя. 2010 елда, корылык килүгә кармастан, районда 205 млн. сумлык продукция җитештерелгән.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зианчура аша республика әһәмиятендәге Магнитогорски – Ира автоюлы уза. Гомиму файдалану юллары озылыгы – 510,6 км. 113 км (22,3%) юл заманча материаллар белән түшәлгән. 437 км юлга вакташ һәм чуерташ җәелгән. 73 км (14,3%) юл грунт өстеннән уза.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011-12 уку елында Зиянчура районында 21 мөстәкыйль мәктәп, шуларның 18е – урта мәктәп, 3 төп мәктәп; 28 филиал, шулардан 21 башлангыч, 7 төп 9-еллык мәктәп эшли. Башкорт интернат-гимназиясе, һөнәри лицей бар[14].

Укучылар саны 4091, башлангычларда 223 бала, төпләрендә – 592, урта мәктәпләрдә 3276 бала укый.

Каргалы төп урта һәм Күгәрчен тулы урта (177 укучы) мәктәпләрдә укыту татар һәм «икенче туган тел»гә «әйләнгән» башкорт телендә алып барыла. Башка мәктәпләрдә татар теле укытылмый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  3. http://www.liveinternet.ru/users/3507913/blog
  4. 4,0 4,1 СССР җанисәбе (1939)
  5. 5,0 5,1 СССР җанисәбе (1959)
  6. 6,0 6,1 СССР җанисәбе (1970)
  7. 7,0 7,1 ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. 8,0 8,1 СССР җанисәбе (1989)
  9. 9,0 9,1 Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. 10,0 10,1 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. 11,0 11,1 Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. тулы булмаган саннар
  13. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  14. http://www.zianchura.ru/?p=8

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]