Туймазы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туймазы районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Туймазы районы
рус. Туймазинский район
баш. Туймазы районы
Герб
Coat of Arms of Tuimazy rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Tuimazy rayon (Bashkortostan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Республика

Башкортстан

Административ үзәк

Туймазы

Нигезләү датасы

1930

Район башлыгы

Суфиянов Айдар Рифгать улы[1]

Рәсми телләр

башкорт теле, урыс теле

Халык саны (2010)

65 187 кеше[2]

Мәйдан

2 364 км²

Туймазы районы харитада

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Автомобиль номерлар коды

02, 102

http://www.tuimazirb.ru/

Туймазы районы (рус. Туймазинский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Туймазы шәһәре. Туймазы шәһәре һәм районында 130942 кеше яши, шуларның

66924е – шәһәрдә, 64018е – авылларда

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Районга Атнагыл, Югары Троицкий һәм Чокадытамак волостьлары кергән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туймазы муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында урнашкан. Мәйданы 2 364 км² тәшкил итә. Туймазы районы Шаран, Ярмәкәй, Бүздәк, Бәләбәй, районнары белән һәм Ык яры буенча Татарстанның Ютазы һәм Баулы районнары белән чиктәш.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясендә республика буйсынуындагы Октябрьски шәһәре һәм 4 нефтяниклар бистәсе урнашкан: Кандра (2009 елда 12,45 мең кеше яши), Түбән Троицкий (3,87 мең), Серафимовский (10,03 мең), Иске Собханкол (5,45 мең). Бистәләр туры Туймазы шәһәр советына буйсына. Район составында авыл халкы 51 % тәшкил итә. 112 авыл бар, иң эреләре: Дуслык (2009 елда 2,04 мең кеше яши), Иске Туймазы (1,29 мең), Илчембәт (1,36 мең), Карамалы-Гобәй (1,09 мең), Төмәнәк (1,05 мең), Гафуров (Карамалы-Вәлит) (1,02 мең).
Туймазы шәһәрендә һәм районында гына 48500 татар яши. 40 мең татар яшәгән Октябрьски шәһәре дә Туймазы районына керә. Шуның өстәвенә, Туймазы, Октябрьски шәһәрләрендә һәм Туймазы районында яшәгән 56 мең «башкорт»ның 98%ы татар телендә сөйләшәләр. Шулай итеп бу төбәктә 150 мең кеше өчен татар теле – бердәнбер туган тел.[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[4]1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]2010[10]
53 84698 96847 85138 73830 20030 92364 389

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советлар Берлеге геройлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть ятмаларын «Туймазынефть» һәм «Октябрьскнефть» НГДУлары хезмәтләндерә. Сәнәгать предпприятиеләре Октябрьски белән Туймазыда, бистәләрдә урнашкан.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

25 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән, 15 җәмгыять, Туймазы кошчылык фабрикасы ћєм 9 авыл хуҗалыгы-җитештерў кооперативы, игенче-фермер хуҗалыклары ассоциациясе составында 142 фермер хуҗалыгы, 22 меңнєн артык шәхси хуҗалык эшчәнлек алып бара. Фермерлар карамагында 220 һектар теплица бар. Туймазы фермерлары ел буена күрше өлкә һәм республикаларны яшелчәләр белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Туймазы районы республикада 3нче урында бара.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча куәтле база булдырылган: «Савá» ит комбинаты, Җегетәк ит комбинаты, Кош-Бүләк, Туймазы кош фабрикасы (Дуслык авылы).

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туймазы районы аша Русиянең мөһим транспорт артериялары уза: Куйбышев тимер юлына карый торган ЧиләбеМәскәү тимер юлы, СамарӨфәЧиләбе федераль автомагистрале.

Мәгариф өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 1 июненә Туймазы районында (Туймазы белән бергә) 57 гомуми белем бирү мәктәбе эшләде. Аларда укучылар саны 12 818. 3 башлангыч һөнәри уку йорты (1095 укучы), 4 урта һөнәри уку йорты (2819 укучы), 1 югары ку йорты (Өфә дәүләт авиация институты филиалы) – студентлар саны – 255. Рәсми мәгълүмат буенча мәктәпләрдә башкорт телен туган теле буларак 86,2% башкорт баласы өйрәнә. Татар балаларының – 73,8%, чуашларның – 9,5% (1 мәктәптә) туган телен өйрәнә. [11].

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы – «Туймазы хәбәрләре» – 1930 елдан татарча «Ленин юлы» исемендә чыга башлаган.

1938 елдан урысча «Путь Ленина» гәҗите чыга башлый.

1993 елдан «Туймазинский вестник» / «Туймазы хәбәрләре» берләштерелгән гәҗите чыгарыла.

2006 елдан айга 1 тапкыр башк. «Йәнтөйәк» (Кече Ватан) кушымта - гәҗите нәшер ителә.[12]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]