Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Юлаев премиясе latin yazuında])
С. Юлаев премиясенең дипломы
Салават Юлаев премиясе яки Салават Юлаев исемендәге җөмһүрият Дәүләт премиясе (рәсми исеме : Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, баш. Башҡорт АССР-ның Салауат Юлаев исемендәге премияһы, Башҡортостан Республикаһының Салауат Юлаев исемендәге дәүләт премияһы ) — Башкортстанның мәдәният-сәнгать өлкәсендә (әдәбият , сынлы сәнгать, музыка сәнгате, театр сәнгате, хореография, кино сәнгате, архитектура ) бирелә торган иң югары дәүләт бүләге. 1967 елдан бирле тапшырыла.
Премиянең күкрәккә тага торган билгесе
1967 елда БАССР хөкүмәте әдәбият , сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге иң яхшы әсәрләрне билгеләү өчен С. Юлаев исемендәге премия булдырган. 1991 елга кадәр, кагыйдә буларак, икешәр премия тапшырыла торган булган. 1992 елдан «БР С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе» дип атала.
Бүләкләнүчеләргә лауреат исеме бирелә, диплом һәм күкрәккә тага торган билгесе тапшырыла.
Нигезнамә буенча, лауреатлыкка намзәтләр исемлеге матбугатта игълан ителә, иҗтимагый тикшерү уза, соңыннан премия буенча комиссия лаеклыны сайлап ала.
Премиягә тәкъдим ителгән иҗат төркеме, кагыйдә буларак, 5 намзәттән артмый.
«Озак еллар нәтиҗәле эшләгән өчен» дигән сәбәп белән намзәтләр кабул ителми.
Алдагы елларда Ленин премиясе, РСФСР (РФ ) дәүләт премиясе алган әсәрләр тәкъдим ителми.
Ел
Бүләкләнүче
Бүләкләүнең сәбәбе
1971
Гата Сөләйманов
«курай сәнгатен өр-яңа биеклеккә күтәрүе өчен»
1972
Наҗар Нәҗми
«Дыхание» (Уфа , 1976 (рус.) ), «Приглашение другу» (М ., 1981 (рус.) ), «Стороны» (М .,1982 (рус.) ) китаплары өчен
Ким Әхмәтҗанов
«Әдәбият теориясе» (1972 ) китабы өчен
Нариман Сабитов (вафатыннан соң )
«опера һәм балет музыкасы үсешенә керткән хезмәте өчен»
1973
Хәким Гыйләҗев
«Весны мои не считаны: стихи и поэма» (М ., 1973 (рус.) ) (Язларым саналмаган ) китабы өчен
Дуэт Ишмулла Дилмөхәммәтов (курай ), Рәшидә Туйсина (бию )
«1973 елгы концерт-башкару эшчәнлеге һәм «Туган Урал » биюен куйган өчен»
1974
Әнвәр Бикчәнтәев
«Лебеди остаются на Урале» (М ., 1969 (рус.) ), «Я не сулю тебе рая» (М ., 1973 (рус.) ) , «Прощайте, серебристые дожди» (М ., 1973 (рус.) ) китаплары өчен
1975
Сәгыйть Агиш (вафатыннан соң )
«башкорт әдәбияты үсешенә керткән хезмәте өчен»
1976
Әсгать Мирзаһитов
«Матери ждут сыновей » (Әниләр көтәләр улларын ) китабы (М ., 1975 (рус.) ) өчен
Зәйтүнә Бикбулатова
Уфада драма театрында Бибисара (Ә. Мирзаһитов «Әниләр көтәләр улларын ») роле өчен
Рамил Хәкимов
«На семи дорогах» (М ., 1974 (рус.) ) китабы өчен
1977
Фирдәвес Нәфыйкова
Уфа опера-балет театрында Кармен (Бизе-Шедрин. «Кармен-сюита»), Ампара-кәләш («Испан миниатюралары») партияләрен башкарган өчен
Борис Домашников
«Ленин янына» (К Ленину ), «Кызыл мәйдан» (Красная площадь ), «Башкортстанда август» (Август в Башкирии ), «Урал әкияте» (Уральский сказ ), «Яңадан яз» (Вновь весна ) картиналары өчен.
1978
Рәшит Солтангәрәев
«Җылы яңгыр» (1976 ) һәм «Нефтьчеләр юлыннан» (1977 ) китаплары өчен
1979
Муса Гали
«Звезда надежды» (1977 ) һәм «Липы цветут» (М ., 1978 (рус.) ) китаплары өчен
1980
Гайсә Хөсәенов
«Заман.Әдәбият.Әдип» китабы (1978 ) өчен
Ел
Бүләкләнүче
Бүләкләүнең сәбәбе
1981
Иҗат төркеме (Нурия Ирсаева , Таңчулпан Бабичева , Заһир Вәлитов , Олег Ханов , Фидан Гафаров )
Гафури театрында уйнаган «Язмыштан узмыш бар!» (М. Кәрим -Р. Исрафилов ) спектаклендәге рольләре өчен
1982
Гыйлемдар Рамазанов
«Мажит Гафури» (М ., 1980 (рус.) ) һәм «Многоцветье» (М ., 1982 (рус.) ) китаплары өчен
1983
Гали Ибраһимов
«Кинҗә» (I китап, 1982 китабы өчен
Уфа Башкорт дәүләт академия драма театры иҗат төркеме, Нәҗип Асанбаев , автор
Уфада Башкорт дәүләт академия драма театрында Нәҗип Асанбаевның «Кызыл паша» әсәрен сәхнәгә куйган өчен
1984
Венера Рәхимова
Уфа курчак театрында башкарган Малай («Ак пароход», Ч. Т. Айтматов ), Галимә («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури ), Буратино («Буратино маҗаралары» А.Н.Толстой ) образлары өчен
Әхияр Хәкимов
«Куштирәк», «Савыр кумта» (1982 ) китаплары өчен
1985
Сәйфи Кудаш
«башкорт әдәбияты үсешенә керткән хезмәте өчен»
Флюра Килдиярова
«халык җырларын башкарган һәм пропагандалаган өчен»
Ильис Ямалетдинов
«Халыклар дуслыгы орденлы «Агыйдел» Башкортстан сәнгать берләшмәсендә халык кәсебе сәнгате эшләнмәләрен ясаган өчен»[1]
1986
Александр Бурзянцев
«Башкортстан табигатенә багышланган пейзаж картиналары өчен»
1987
Авторлар төркеме (Әхнәф Харисов , Нурмөхәммәт Зарипов , Фәнүзә Нәдершина , Мохтар Сәгыйтов , Әхмәт Сөләйманов )
«Башкирское народное творчество» («Башҡорт халыҡ ижады») (18 томда; 1987 ) җыентыгы өчен
Юрий Узиков
тарихи темага язылган китаплары өчен
Лев Бараг
«башкорт фольклористикасына керткән зур өлеше өчен»
1988
Рәми Гарипов (вафатыннан соң )
«соңгы елларда нәшер ителгән шигырь китаплары өчен»
Радик Зарипов , Леонора Куватова
«1986-1987 еллардагы концерт-башкару эшчәнлеге өчен»
1989
Равил Бикбаев
«Язмышым» (шигырләр һәм поэмалар) китабы (1988 ) һәм «Сусадым, сулар бирегез» поэмасы (1988 ) өчен
Арслан Мөбәрәков
«башкорт совет театр сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен»
1990
Булат Рәфыйков
«Карасакал» романы (1989 ) өчен
Ф.Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле
«югары башкару осталыгы өчен»
Ел
Бүләкләнүче
Бүләкләүнең сәбәбе
1991
Ногман Мусин
«Зәңгәр тауда ак томан» роман-трилогиясы (1990 ) һәм «Ихлас күңелдән сөйләшү» китабы (1990 ) өчен
Тамара Нечаева
Салават Юлаев һәйкәле (Палдиски) (1991 ) өчен
Абдулхак Игебаев
«Әйтелмәгән сүзләр» китабы (1990 ) өчен
1992
Салават Әскаров
«югары башкару осталыгы өчен»
Газим Шәфыйков
«И совесть, и жертвы эпохи» китабы (1991 ) өчен
Габдулла Солтанов
«югары башкару осталыгы һәм җыр сәнгатен пропагандалаган өчен»
Иҗат төркеме (Александр Клемент, Хәниф Хәбибрахманов , Михаил Старцев)
С.Юлаев музее бинасын (Малаяз ) төзегән өчен
1993
Динис Бүләков
«Гомер бер генә» (1992 ) романы өчен
Р.А. Заһретдинов
«башкару осталыгы һәм варганда уйнауны пропагандалаган өчен»
В.П. Пустарнаков
«1942 ел» триптихы һәм пейзаж әсәрләре өчен
Әдия Ситдыйкова
картиналары өчен
1994
Тәрҗемәчеләр төркеме (Фәнил Баишев, Дан Кинельский (вафатыннан соң ), Дәүләткирәй Мәһәдиев, Нурмөхәммәт Сөяргулов)
Коръәннең башкортчага тәрҗемәсе (1994 ) өчен
Яныбай Хамматов
пенталогия - «Бөртекләп җыела алтын» (1964 ), «Акман-токман» (1971 ), «Яшенле җәй» (1975 ), «Юргашты» (1980 ), «Руда» (1982 ) романнары өчен
Иҗат төркеме (Флорид Бүләков , автор, Гөлдәр Ильясова, режиссёр, Ирина Филиппова, балетмейстер)
Стәрлетамак театр берләшмәсендә куелган «Онытылган дога» спектакле өчен
Нәзифә Кадыйрова
«соңгы ике елдагы югары концерт-башкару осталыгы өчен»
1995
Риф Габитов
«Җиз үкчә», «Көтүче җыры», «Башкорт краковягы» биюләрен куйган өчен
Рәшит Зәйнетдинов , Георгий Калитов
1994 -1995 елларда иҗат ителгән «Кымыз», «Җир җаны», «Әманәт» картиналары өчен
Факиһә Тугызбаева
«Фатихамны бирәм сиңа» (1994 ) китабы өчен
1996
Ибраһим Абдуллин
«Кояш батмый да батмый» (1994 ) китабы өчен
Кадим Аралбай
«Рухларның язмалары» (Письмена духов) (1995 ) китабы өчен
1997
Камил Гобәйдуллин , Рафаэль Кадыйров
«Юрматы җире » триптихы (1995 -1997 ) өчен
Гали Хәмзин
«югары башкару осталыгы һәм БР музыка сәнгатенә керткән зур өлеше өчен»
Роберт Баемов
«Чуар шоңкар» (1997 ) китабы өчен
1998
Идрис Газиев
«1997 -1998 еллардагы концерт программалары һәм югары башкару осталыгы өчен»
Вәкил Дәүләтшин
Уфадагы «Ләлә-Тюльпан» мәчетен проектлаган өчен
Тимер Йосыпов
«Пеште җир җиләккәйләре» китабы (1998 ) өчен
2000
Азат Гаеткулов
«соңгы еллардагы концерт эшчәнлеге һәм курайда югары уйнау осталыгы өчен»
Иҗат төркеме (Сергей Голдобин, Светлана Голдобина, Андрей Давыденко)
Уфадагы «Кунак йорты»н (Гостиный дворъ ) яңадан кору проекты өчен
Хәсән Назар
«Галәмгә ашу» китабы (2000 ) өчен
Ел
Бүләкләнүче
Бүләкләүнең сәбәбе
2002
Юлай Гайнетдинов
«Хәзинә» тапшырулар шәлкеме өчен
Хөрмәтулла Үтәшев
Уфа драма театрында башкарган Шайморатов, Тимучин, Сынтимер, Труабаль рольләре өчен
2004
Рәшит Назаров
«Шигырьләр. I том» китабы (2002 ) өчен
Рафаил Касыймов
Симфония № 6 («Салават Юлай улының солыхы һәм сугышы») өчен
Фәйзрахман Исмәгыйлов , Илдар Гаянов
«Салават турында хикәят» һәм 1812 елгы Ватан сугышы турындагы картиналар шәлкеме өчен
2006
Әмир Абдразаков
«Сынмаган рух» документаль фильмы өчен
Таңчулпан Гарипова
«Бөйрәкәй» (Бурёнушка ) китабы (1997 -2004 ) өчен
2008
Ирек Кинҗәбулатов
«Замана тавышы» китабы өчен
Иҗат төркеме (Араи Киоказу, Альфред Готман, Марат Каранаев, Ришат Муллагилдин )
Уфада «Конгресс-холл »ны проектлаган өчен
Гүзәл Сөләйманова
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Одетта-Одиллия, Джульетта, Йолдыз, Мария партияләрен башкарган өчен
2010
Ринат Камал
«Әлфира» китабы (2004 ) өчен
Рөстәм Сабитов
«Прометей» балетына язган музыка өчен
Рамил Килмәмәтов
«Башкортстан йөрәгемдә», «Башкортстан-туган төягем» фотоальбомнары өчен
Минишева А. Я. Лауреаты премии Башкирской АССР имени Салавата Юлаева. Уфа , 1981 . (рус.)
Р. Шәкүр . Салават Юлаев премиясе лауреатлары (Иҗат портретлары). Уфа , 1987 . (рус.)
А. Баһуманов , Ф.Фәизова. Салават Юлаев премиясе лауреатлары. Уфа : Китап , 1999 . (рус.)