Леонора Куватова
Леонора Куватова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Леонора Сафый кызы Куватова |
Туган | 9 ноябрь 1948 (74 яшь) Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | балет артисты, балет педагогы |
Җефет | Шамил Терегулов (1947-2008), балетмейстер |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() РСФСР халык артисты (1982) |
Леонора Куватова (Леонора Сафый кызы Куватова, баш. Леонора Сафа ҡыҙы Ҡыуатова) – балет артисты, балет мөгаллиме. РСФСР халык артисты (1982). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1948 елның 9 ноябренда Уфада туган. Ленинград хореография укуханәсен (профессор И. Трофимова сыйныфы) тәмамлый (1967). Уфада опера-балет театрына солист итеп кабул ителә (1967 елдан). Уфа хореография укуханәсендә классик бию педагогы (1987 елдан), сәнгать җитәкчесе (1994 елдан). Уфада опера-балет театрының баш балетмейстеры (2009 елдан).
- Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестиваленең сәнгать җитәкчесе (2009, 2010, 2011).
- Япониядә (1991-1992), Италиядә (1996-1997), Төркиядә (2005-2006) мастер-класслар күрсәтә.
- Чит илләрдә (Алмания, Польша, Маҗарстан, Италия, Франция, Португалия, Голландия, АКШ, Һиндстан, Вьетнам, Мексика, Япониядә) гастрольләрдә була.[1]
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Одетта-Одиллия («Аккош күле» П. Чайковский)
- Аврора («Йокыга талган гүзәл» П. Чайковский)
- Жизель («Жизель» А.Адан)
- Китри («Дон Кихот» Л. Минкус)
- Көлбикә («Көлбикә» С. Прокофьев)
- Мария («Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев)
- Анель («Зур вальс» И. Штраус)
- Эвридика («Орфей» Е.Фомин)
- Керри («Керри сеңел» Р. Паулс),
- Сөембикә («Шүрәле» Ф. Яруллин)
- Галимә («Кара йөзләр» Х.Ш.Зәимов, А.Г.Чугаев)
- Зәйтүнгөл («Торна җыры» Л. Степанов, З. Исмәгыйлев)
- Айсылу («Яратам сине, тормыш» Н. Сабитов)
- Айгөл (Айгөл иле» Н. Сабитов) (беренче башкаручы)
- Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә») (беренче башкаручы)[2]
Партнёрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Михаил Барышников (Киров театры сәхнәсендә П. Чайковскийның «Щелкунчик» балетында)
- В.М.Гордеев
- Р.Усама
Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Шопениана» (М. Фокин хореографиясе)
- «Вакханалия»
- «Вальпургия төне»
- «Баядерка» (шәүләләр акты)
- «Классика сөйкемлелеге»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Данлыклы хезмәт өчен» медале (1971)
- БАССР атказанган артисты (1971)
- БАССР халык артисты (1974)
- РСФСР халык артисты (1982)
- Салават Юлаев премиясе (1987)
- «Балет» журналы премиясе — «Бию җаны» (2011)
- 2023 ― Салават Юлаев ордены[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ БР мәдәни тормышы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-24
- ↑ Уфа-гид сайтында
- ↑ Азат Гиззатуллин. В Уфе женщин республики поздравили с их праздником и вручили заслуженные награды. ИА «Башинформ», 7.03.2023
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Уфа опера-балет театры сайты 2016 елның 26 август көнендә архивланган.(рус.)
- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- Анда җан бар... 2014 елның 28 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
Төркемнәр:
- 9 ноябрь көнне туганнар
- 1948 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Уфада туганнар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- Infobox person using numbered parameter
- БАССР атказанган артистлары
- БАССР халык артистлары
- РСФСР халык артистлары
- Ленинград хореография укуханәсен тәмамлаучылар
- Сөембикә партиясен биючеләр
- Артистлар