2005 ел
Күренеш
(2005 битеннән юнәлтелде)
| Еллар |
|---|
| 2001 · 2002 · 2003 · 2004 — 2005 — 2006 · 2007 · 2008 · 2009 |
| Унъеллык |
| 1980-еллар · 1990-еллар — 2000-еллар — 2010-еллар · 2020-еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
| Милади тәкъвим | 2005 MMV |
| Юлиан тәкъвим | 2004—2005 (14 гыйнвардан) |
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7513—7514 (14 сентябрьдән) |
| Римны нигезләгәннән башлап | 2757—2758 (4 майдан) |
| Яһүдләр тәкъвиме |
5765—5766 ה'תשס"ה — ה'תשס"ו |
| Һиҗри тәкъвим | 1426—1427 |
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4497—4498 (11 августтан) |
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1454 ԹՎ ՌՆԾԴ
|
| Кытай тәкъвиме | 4701—4702 (9 февральдан) 甲申 — 乙酉 яшел маймыл — яшел әтәч |
| Хәбәш тәкъвим | 1997 — 1998 |
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2061—2062 |
| - Шака самват | 1927—1928 |
| Шәмси тәкъвим | 1383—1384 |
| Буддачылык тәкъвиме | 2548 |
| Япон ел исәбе | 17 ел Хэйсэй |
2005 (ике мең бишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 2005 елы, III меңьеллыкның 5 елы, XXI гасырның 5 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 5 елы, 2000 елларның 6 елы. 2005 елдан бирле 20 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 20 гыйнвар — Джордж Буш икенче тапкыр АКШ президенты вазифаларына керешә.
- 23 гыйнвар — Виктор Ющенко, ант биреп, Украина президенты эшен башлый.
- 16 февраль — Киот килешүе үз көченә керә.
- 24 март — «Тюльпан инкыйлабы» нәтиҗәсендә Кыргызстан президенты Әсгар Акаев вазифасыннан куыла.
- 17 апрель — Красноярск крае һәм Эвенк автоном округын берләштерү буенча референдум уза.
- 19 апрель — Ватиканда 265-нчы Рим папасы Бенедикт XVI сайлана.
- 19 апрель — Сарански шәһәрендә Мордовия татарларының «Юлдаш» гәзитенең беренче саны чыга.
- 25 апрель — Болгария һәм Румыния Европа Берлегенә керү турындагы килешүне имзалый.
- 5 май — Бөекбритания парламентына узган сайлауларда лейбористлар җиңү яулый.
- 1 июнь — Референдумда Нидерландлар халкы Европа Конституциясе проектын кире кага.
- 7 июль — Лондонда террористик актлар сериясе. 50-дән артык кеше вафат.
- 11 июль — Татарстан хөкүмәте карары белән Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-Америка төбәк институты юк ителә.
- 26 июль — «Колумбия» һәлакәтеннән соң беренче шаттлны җибәрү: STS-114 очуына «Дискавери» китә.
- 27 август — Казан метросы ачыла.
- 30 август — Казан үз меңьеллыгын билгели.
- 26 сентябрь — Пентагон күпләп биологик коралны сатып ала башлый.
- 23 октябрь — Польшада президен сайлауларның икенче тур нәтиҗәсендә Лех Качиньский җиңү яулый.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Шулай ук карагыз: Төркем:2005 елда вафатлар
- 3 гыйнвар — Сөләйман Еникиев, физиолог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.
- 17 гыйнвар — Абдулла Кротов, сукыр җырчы һәм музыкант, борынгы татар-мишәр халык җырларын саклаучы һәм башкаручы.
- 22 гыйнвар — Консуэло Веласкес, композитор.
- 10 февраль — Артур Миллер, АКШ драматургы.
- 4 март — Люция Фарсина, татар актрисасы.
- 7 март — Равил Үтәбай-Кәрими, шәркыять һәм исламият белгече.
- 22 март — Кэндзо Тангэ, япон архитекторы.
- 26 март — Джеймс Каллаган, британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры.
- 26 март — Клара Лучко, ССРБ халык артисты.
- 2 апрель — Камил Фасиев, дәүләт эшлеклесе, галим.
- 2 апрель — Иоанн Павел II, Рим папасы.
- 4 май — Наис Гамбәр, шагыйрь.
- 6 май — Радик Сибәгатов (70), күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстан татарларының милли–мәдәни хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.
- 15 май — Наталья Гундарева, РСФСР халык артисты.
- 18 май — Шамил Яһүдин, балет артисты, педагог, РСФСР халык артисты.
- 20 июнь — Джек Килби, АКШ физигы.
- 9 июль — Ибраһим Абдуллин (84), татар язучысы, драматург.
- 10 июль — Хәлиф Курбатов (78), тел галиме, фән докторы.
- 17 июль — Эдвард Хит, британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры.
- 20 июль — Роза Хафизова, татар язучысы.
- 15 август — Фәтислам Абилов, Советлар Берлеге Каһарманы, полковник.
- 3 сентябрь — Кыям Миңлебаев, татар журналисты, тәрҗемәче.
- 9 сентябрь — Ибраһим Канапацкий, Беларусь татарларының иҗтимагый һәм дини җитәкчесе.
- 21 сентябрь — Вагыйз Фәтхуллин, татар галиме.
- 25 сентябрь — Мостай Кәрим, татар-башкорт язучысы, шагыйрь, драматург.
- 5 октябрь — Сәләй Вәгыйзов (96), педагог, татар балалары өчен «Әлифба» китабы авторы.
- 14 октябрь — Олег Лундстрем (89), композитор, эстрада дирижеры.
- 24 октябрь — Шамил Анак, татар, башкорт һәм рус телләрендә иҗат иткән шагыйрь, тәрҗемәче.
- 25 октябрь — Маргарита Назарова, циркта юлбарыслар буйсындыручы, РСФСР халык артисты.
- 12 декабрь — Рәүвәл Ишкәев, нефтьче.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Рөстәм Мингалим, татар шагыйре («Дәрт күлмәге» китабы өчен).
Нобель премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Рой Глаубер, Джонн Холл һәм Теодор Хенш.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Граббс, Ричард Шрок һәм Ив Шовен.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Аксель һәм Линда Бак.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Эльфрида Елинек.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Финн Кюдланд һәм Эдвард Прескотт.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — МАГАТЭ.
10 иң бай кеше (Forbes журналы буенча)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| № | Исем | Яшь | Байлык, млрд.$ | Ватандашлык | Рейтинг үзгәрүе |
|---|---|---|---|---|---|
| 1 | 49 | 46,9 | АКШ | 0 | |
| 2 | 74 | 44 | АКШ | 0 | |
| 3 | 65 | 24 | Һиндстан | +59 | |
| 4 | 65 | 23,8 | Мексика | +13 | |
| 5 | 48 | 23,7 | Согуд Гарәбстаны | −1 | |
| 6 | 78 | 23 | Швеция | +7 | |
| 7 | 52 | 21 | АКШ | −2 | |
| 8 | 85 | 18,5 | Алмания | −5 | |
| 9 | 60 | 18,4 | АКШ | +3 | |
| 10 | 61 | 18,3 | АКШ | 0 |
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Викиҗыентыктагы медиафайллар? |