Иоанн Павел II

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иоанн Павел II latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Изге
Иоанн Павел II
Ioannes Paulus PP. II
[[Файл:Jan Paweł II portret Z. Kotyłło.jpg|200pxpx|Иоанн Павел II]]
Байрак
264-нче Рим папасы
16 октябрь 1978 ел — 2 апрель 2005 ел
Сайлау: 1978 елның 16 октябре
Тәхеткә менү: 1978 елның 22 октябре
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Иоанн Павел I
Варис: Бенедикт XVI
 
Белем алу: Ягеллон университеты, Изге Фома Аквиналы исемендәге Папа университеты
Гыйльми дәрәҗә: Теология докторы
Туганда исем: Ка́роль Ю́зеф Войты́ла
Туганда исем
оригиналда:
Karol Józef Wojtyła
Туу: 18 май 1920(1920-05-18)
Вадовице, Польша
Үлем: 2 апрель 2005(2005-04-02) (84 яшь)
Ватикан
Күмелгән: Изге Петр җәмигы
Әти: Кароль Войтыла
Әни: Эмилия Качоровская
Рухани дәрәҗәсен алу: 1 ноябрь 1946 ел
Епископлык хиротониясе: 28 сентябрь 1958
Кардинал: 26 июнь 1967
 
Изгеләштерелгән: 27.04.2014
 
Автограф: Автограф
John paul 2 coa.svg
 
Бүләкләр:
Ак бөркет ордены
||Президент Азатлык медале ||Алтын Олимпия ордены ||Елмаю ордены


Изге Иоа́нн Па́вел II (лат. Ioannes Paulus PP. II, итал. Giovanni Paolo II; интронизациягә кадәр — Ка́роль Ю́зеф Войты́ла, пол. Karol Józef Wojtyła ләһчә әйтелеш ; 18 май 1920(19200518), Вадовице, ул чакта Краков воеводалыгы, хәзер Кече Польша воеводалыгы, Польша2 апрель 2005, Ватикан) — рим папасы, Рим католик чиркәвенең 1978 елның 16 октябреннән алып 2005 елның 2 апреленә кадәр җитәкчесе. 2011 елның 1 маенда Бенедикт XVI тарафыннан әүлияләр исемлегенә кертелгән, 2014 елның 27 апрелендә Франциск тарафыннан изгеләштерелгән.

1978 елда 264 нче папа Иоанн Павел II соңгы 455 ел эчендә сайланган беренче италияле булмаган рим папасы, иң яшь понтификларның берсе һәм беренче славян канлы папа булды.

Идарә итү озынлыгы буенча Иоанн Павелдан Апостол Петр һәм Пий IX (18461878) гына алдарак. Аның варисы итеп алман кардиналы Йозеф Ратцингер сайланды, соңгысы исә Бенедикт XVI исеме белән идарә итте.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вадовицада Кароль Войтыла яшәгән йорт

Кароль Юзеф Войтыла Краков тирәсендәге Вадовице шәһәрендә поляк армиясе поручигы һәм мөгаллимә гаиләсендә туган. Аңа 8 яшь булганда, аның әнисе вафат була, ә 12 яшендә ул абыйсын югалта.

Яшьлегендә театр белән кызыксына һәм актер булырга хыяллана. 14 яшендә мәктәп драма түгәрәгендә уйный башлый, шул чорларда ук «Король-Рух» исемле пьеса яза. Кароль мәктәпнең Мәрьям җәмгыятен җитәкли. 14 яшендә Ченстохов Алла Анасы иконасы янына, Ченстохов шәһәренә зиярәт кыла. 1938 елда ул мира сөртү тылсымын кабул итә һәм урта белем алуын тәмам итә.

Яшьлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кароль яхшы укый. 1938 елда лицейны тәмамлап, Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан ул Краковтагы Ягеллон университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Шул ук чорда «Студия 38» исемле театр түгәрәге әгъзасы була. Алман оккупациясе чорында, Алман иленә куылудан качып, ул укуын калдыра һәм Краков тирәсендә таш вата, соңрак Solvay компаниясенең химия заводына күчә[1].

1942 елда Кароль Войтыла яшерен Краков дини семинариясенең гомуми белем курсларына языла. Шул ук чорда ул яшерен рәвештә эшләгән «Рапсодик театр» оештыручыларының берсенә әйләнә. 1944 елда Краков архиепискобы (әрхәрәе) кардинал Стефан Сапега куркынычсызлык чараларын күреп, Войтыланы башка семинаристлар белән бергә әрхәрәй сараендагы епархия идарәсенә эшкә ала. Кароль монда сугыш ахырына кадәр эшли. Яшь чагында ук Войтыла полиглотка әйләнә һәм 11 телдә җиңел сөйләшергә өйрәнә – туган теле поляк теленнән кала, ул словак, урыс, украин, белорус, итальян, француз, испан, португал [2], алман һәм инглиз телен белгән. Рухани буларак, әлбәттә, латин телен камил дәрәҗәдә куллана алган.

Чиркәүгә хезмәт итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рухани Кароль Войтыла Неговичта, 1948 ел
Краковтагы Изге Ана янына килү чиркәвенә сәфәр вакытында

1946 елның 1 ноябрендә Кароль Войтылага руханилык йөкләнелә һәм берничә көннән соң, ул, рухани гыйлемен дәвам итәр өчен, Римга китә. 1948 елның июнендә Папаның «Ангеликум» халыкара Атенеумында XVI гасыр испан мистигы, кармелитлар орденының реформаторы изге Хуан де ла Крус әсәрләре буенча докторлык диссертациясе яклый. Соңрак ул Польшага кайта һәм июль аенда аны Негович авылы мәхәлләсе остазының ярдәмчесе итеп билгелиләр. Шул ук елның декабрендә Ягеллон университетының Академик сенаты Войтылага Римда бирелгән дипломны дөрес дип таный һәм аңа доктор дәрәҗәсен бирә. 1949 елның августында исә аны Краковтагы Изге Флориан мәхәлләсе рухание ярдәмчесе итеп куялар, ләкин 1951 елның сентябрендә ул университет укытучысы вазифасына имтиханга әзерлек сәбәпле эшеннән вакытлыча азат ителә[3].

Университет эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елда Войтыла Ягеллон университетының теология факультетында христиан этикасын алман фәлсәфәчесе Макс Шелерның (1874-1928) этика системасыннан чыгып нигезләү мөмкинлеге хакында диссертация яклый. Шуннан соң ул университетта этика һәм әхлакый теологияне[4] укыта башлый, ләкин тиздән Польшаның коммунистлар хөкүмәте факультетны яба һәм белем бирүне Краков дини семинариясенә күчерергә мәҗбүр булалар. Шул ук чорда Войтылага Люблин католик университетында укытырга тәкъдим ясыйлар һәм 1956 елның ахырында ул этика кафедрасын җитәкли башлый[3][5].

Епископ, әрхәрәй һәм кардинал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 4 июлендә папа Пий XII Войтыла атакайны Краков архиепископлыгының викарий-епискобы һәм Омби титуляр епискобы итеп билгели. 28 сентябрьдә аның епископ дәрәҗәсенә йөкләү үткәрелә. 1962 елның 16 июлендә Архиепископ (әрхәрәй) Эугениуш Базякның вафатыннан соң ул Краков архиепископлыгының капитул викарие итеп сайлана[6].

1962 һәм 1964 еллар арасында ул папа Иоанн XXIII җыйган Икенче Ватикан җыенының барлык дүрт сессиясендә дә катнаша. Ул иң яшь катнашучыларның берсе була һәм «Gaudium et Spes» руханилык конституциясен һәм дини ирек турындагы «Dignitatis Humanae» декларациясен әзерләүдә бик әһәмиятле роль уйный[7]. Бу эшчәнлеге нәтиҗәсендә ул 1964 елның гыйнварында Краков митрополиты, архиепископ дәрәҗәсенә күтәрелә.

1967 елның 26 июнендә папа Павел VI Кароль Войтылага pro hac vice Сан-Чезарео ин Палатио чиркәү титулы белән кардинал-рухани дәрәҗәсен йөкли[8]. 1978 елның августында, Павел VI үлеменнән соң, Войтыла папа Иоанн Павел I сайланган конклавта катнаша, ләкин яңа папа 33 көннән соң вафат була.

Октябрь аенда тагын конклав җыела. Анда катнашучылар ике италияле намзәт – кадими карашлары белән билгеле Генуя архиепискобы Джузеппе Сири һәм либеральрәк карашта торучы Флоренция архиепискобы Джованни Бенелли тарафдарларына аерылалар. Ахыр чиктә Кароль Войтыла компромисслы намзәт булып кала һәм папа итеп сайлана. Тәхеткә утырганда Войтыла алдагы папаның исемен ала һәм Иоанн Павел II була.

Иоанн Павел II, Рим папасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн Павел II 1978 елның 16 октябрендә, 58 яшендә папа була. Элеккеге папа кебек үк, ул үзенең вазифасын мөмкин кадәр гадиләштерергә тырыша, король атрибутларын бетерергә омтыла. Үзе хакында сөйләгәндә, ул, патшалар кебек, без дип әйтми, мин зат алмашлыгын куллана. Папа коронациядән баш тарта, аның урынына гади тәхеткә менү мессасы башкарыла. Ул папа тиарасын кими һәм һәрдаим үзенең Servus Servorum Dei (Алла колларының колы) дигән титулы аша башкарырга тиешле ролен ассызыклый.

1970-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 ел
  • 24 гыйнвар – Иоанн Павел II ССРБ тышкы эшләр министры Андрей Громыконы кабул итә. Бу чор өчен бу тиңе булмаган вакыйга, чөнки бу вакытта әле ССРБ һәм Ватикан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр әле урнаштырылмаган, өстәвенә, папаның коммунистлар идеологиясенә карашы һәм совет хакимиятенең католиклыкны сөймәве һәркемгә билгеле булган.
  • 25 гыйнвар – папаның Мексикага рухани буларак сәяхәте башлана. Бу понтификның чит илләргә ясаган 104 сәяхәтенең беренчесе.
  • 4 март – папаның беренче энцикликасы – Redemptor Hominis (турыдан-туры: «Кешелекне Йолып калучы») нәшер ителә.
  • 6 март – Иоанн Павел II үзенең васыятен яза. Соңыннан ул аны вакыт-вакыт яңадан укып чыга торган була һәм берничә төзәтүне исәпкә алмаганда, васыять папаның үлеменә кадәр үзгәрешсез кала.
  • 2 июнь – Войтыла Рим католик чиркәве башлыгы буларак беренче тапкыр туган иле Польшага килә.
  • 28 июнь – понтификатның беренче консисториясе үткәрелә, 14 кардиналга кызыл башлыклар тапшырыла.

1980 елда Ватиканга рәсми тәшриф белән инглиз патшабикәсе (Англия чиркәве башлыгы) Елизавета II килә. Бу тарихи очрашу була, чөнки күп гасырлар буена Британия патшалары һәм рим понтификлары арасында дошманлык саклана. Патшабикә Ватиканга дәүләт тәшрифе белән килүче беренче Британия монархы.

Һөҗүм итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 18 маенда Иоанн Павелның идарә чоры изге Петр мәйданында ясалган һөҗүм аркасында тәмамлана яза. Һөҗүмне «Соры бүреләр» исемле төрек уңчылары төркеме әгъзасы Мәхмәт Гали Агҗа ясый. Италиягә ул кеше үтереп һәм банклар талап хөкем ителгәч ябылган төрек төрмәсеннән качып эләгә. Агҗа папаның корсагын яралый һәм җинаять урынында ук кулга алына.

1983 елда папа тоткынлыкта булган Али Агҗа янына килә. Алар икәүдән-икәү калып әңгәмә коралар, ләкин бу сөйләшүнең эчтәлеге хәзер дә мәгълүм түгел.Очрашудан соң Иоанн Павел II сөйләшүләрнең сер булып калачагын һәм җинаятьчене гафу итүен хәбәр итә.

1980-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1982 елда папа Ясир Арафәт белән очраша.
  • 1983 елның 11 декабрендә Иоанн Павел II лютеран чиркәвенә кергән беренче папа була. 1986 елда исә папа апостол чорларыннан соң беренче тапкыр синагогага керә һәм яһүдиләрне сәламләп, аларны «өлкән кардәшләр - абыйлар» дип атый.
  • 1986 елның 27 октябренә Ассизи шәһәрендә дөньяның төрле дин вәкилләре катнашында Бөтендөнья дога кылу көне үткәрелә.
  • 1987 елда папа Чилига бара һәм Аугусто Пиночет белән очраша.
  • 1989 елның 1 декабрендә понтифик Ватиканда совет лидерын – Михаил Горбачевны кабул итә. Иоанн Павелның тәрҗемәи хәлен язучы Джордж Ваагель бу вакыйга хакында: «Горбачевның Ватиканга килүе дәһри гуманизмның кешелек үсешенә альтернатива буларак капитуляция ясау акты» дип әйтә. Бу очрашу ССРБ һәм Ватикан арасындагы мөнәсәбәтләр өчен кискен борылыш була. 1990 елның 15 мартында Ватикан һәм Совет берлеге арасында дипломатик статуска ия рәсми мөнәсәбәтләр урнаштырыла. 1991 елда Русия, Беларусь һәм Казакъстанда католик чиркәү структураларын кире кайтару хакында документка кул куела.

1990-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1992 елда понтификка эчәклектәге шешне алу буенча операция ясала.
  • 1993 елның 30 декабрендә Ватикан һәм Исраил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла.
  • 1994 елның 29 апрелендә папа душтан чыкканда егылып китә һәм бот сөягенең бер өлешен сындыра. Кайбер белгечләр фикеренчә, нәкъ шушы чорда папа Паркинсон авыруы белән җәфа чигә башлый.
  • 1995 елның маенда Иоанн Павел II гә 75 яшь тула. Бу уңайдан ул иң якын киңәшчесе, Дин доктринасы конгрегациясе җитәкчесе кардинал Йозеф Ратцингерга бу яшькә җитү сәбәпле вазифасыннан китү хәерле булырмы-юкмы дигән сорау бирә. Үткәрелгән тарихи-теологик тикшеренүеннән соң Чиркәүгә эштән киткән папага караганда, картайган папаның якынрак һәм кирәгрәк булуы ачыклана[9].
  • 1995 елның 21 маенда папа католикларның башка конфессия вәкилләренә карата кылган явызлыгы өчен гафу үтенә.
  • 1996 елда папа Куба юлбашчысы Фидель Кастроны кабул итә. 1998 елда исә ул коммунистлар яшәгән Кубага рухани сәяхәтен башлый. Кастро белән Гаванадагы Инкыйлаб сараендагы очрашуда Иоанн Павел II Кубага карата булган икътисадый санкцияләрне сүгә, шул ук вакытта юлбашчыга 302 кубалы сәяси тоткыннардан торган исемлекне тапшыра. Бу очрашудан соң ил хакимияте берничә тоткынны азат итә, Раштуаны үткәрергә, яңа миссионерларга илгә керергә рөхсәт бирә.
  • 1999 елда папа Иран президенты белән күрешә, нәтиҗәдә, Иран халыкара изоляциядән чыга башлый. Шул ук елны Рим понтифигы Румыниягәправослау дәүләтенә сәяхәт ясый.

2000-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ Конгрессының алтын медале
2005 ел
Папаның гәүдәсе Изге Петр җәмигында
  • 1 февральдә Иоанн Павелны ашыгыч рәвештә Рим хастаханәсенә салалар.
  • 23 февральдә папаның соңгы китабы сатуга чыгарыла.
  • 13 мартта папа хастаханәдән икенче кат чыга һәм Ватиканга кайта, ләкин пасха алдыннан булган чараларда катнаша алмый.
  • 27 мартта Пасха мессасыннан соң понтифик Апостол сарае тәрәзәсеннән мәйданга җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итмәкче була, ләкин бер сүз дә әйтми.
  • 30 мартта папа халык алдында соңгы тапкыр күренә, ләкин җыелган кешеләрне сәламли алмый.
  • 2 апрельдә Паркинсон авыруы, артрит һәм башка берничә авыру белән иза чиккән Иоанн Павел II 84 яшендә җирле вакыт буенча 21:37дә вафат була. Гомерең соңгы сәгатьләрендә аның өчен дога кылып, Ватиканда бик күп кеше җыела.
  • 8 апрельдә җеназа үткәрелә, 17сендә матәм вакыты тәмамланып, папаның идарә чоры рәсми рәвештә тәмамлана. Иоанн Павелның шәхси мөһерен һәм балдагын ваталар һәм юк итәләр.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антикоммунист[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн Павел II коммунизм идеяләренә дә, хәзерге капитализмның начар якларына – халыкның сәяси һәм социаль рәнҗетелүенә – дә каршы көрәшкән кеше буларак билгеле.

Туган иле Польшага ул беренче тапкыр 1979 елда ук килә. Советларга буйсынган дәһри режим хакимиятендә яшәгән поляклар өчен ватандаш кешенең папалыкка сайлануы көрәшүгә һәм «Солидарность» хәрәкәтен барлыкка китерүгә рухи этәргеч була. «Аннан башка коммунизм бетмәс иде, бетсә дә, бу хәл күпкә соңрак һәм күпкә канлырак булыр иде», - Лех Валенсаның сүзләрен Financial Times Британия газетасы шулай җиткерә. Понтификат чорында Иоанн Павел II үз Ватанына 8 тапкыр кайта. 1983 елда коммунистлар папаның килүеннән оппозиция файдаланыр, дип куркалар. Ләкин понтифик 1983 елда да, 1987 елгы сәфәрендә дә гаепләүләргә сылтау булдырмый. Оппозиция лидеры Лех Валенса белән ул шәхси очрашу гына үткәрә. Совет чорларында Польша җитәкчелеге папаның илгә килүенә ССРБның мөмкин булган реакциясен исәпкә алып кына рөхсәт бирә торган була. Ул вакыттагы Польша җитәкчесе Войцех Ярузельский исә папаны илгә кертеп, үзенең, беренче чиратта поляк һәм ватанпәрвәр, соңыннан гына коммунист булуын күрсәтергә тели. Соңрак папа 1980-еллар ахырында Польшада хакимият алышынуының кан коюсыз гына башкарылуында зур роль уйный. Генерал Ярузельский белән әңгәмә нәтиҗәсендә, идарә тыныч юл белән Лех Валенсага тапшырыла, соңгысына исә папа демократик реформалар үткәрергә фатиха бирә.

Иоанн Павел II, тугры кадимче-консерватор буларак, католик чиркәвенең элеккедән калган дини өйрәтмәләрен һәм социаль доктринасын яклый. Мәсәлән, ул Латин Америкасы илләрендәге католиклар арасында популяр булган азат ителү теологиясенә каршы чыга һәм Никарагуаның сандинистлар хөкүмәте әгъзасы булган Эрнесто Карденальны чиркәүдән чыгара.

Католик чиркәве Иоанн Павел II чорында абортлар һәм контрацепция чараларына карата килешмәс карашта кала. 1994 елда Изге Тәхет аркасында БМОда гаиләләрне планлаштыруны хуплау хакында резолюция кабул ителми. Папа гомосексуаль никахка һәм эвтаназиягә, хатын-кызларның рухани булуына кискен рәвештә каршы чыга, католик чиркәвендә урнаштырылган целибат идеясен яклый.

Шул ук вакытта, дини кануннарны саклаган хәлдә дә, фәнни-техник прогресс казанышларын танып һәм хәтта интернетның яклаучысын – изге Севильяле Исидорны[10]. – билгеләп, ул католик чиркәвенең дөнья белән бергә үзгәрә һәм үсә баруын дәлилли.

Католик чиркәвенең тәүбә итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн Павел II алдагы папалар арасында кайбер католикларның кылган хаталары өчен тәүбә итүе белән дә аерылып тора. 1962 елда, Икенче Ватикан җыены вакытында, Войтыла җитәкчелегендә поляк епископлары алман коллегаларына дуслашу һәм килешү хакында хат язалар һәм: «Без гафу итәбез һәм гафу сорыйбыз», - дип әйтәләр. Папа булгач исә, Иоанн Павел инквизиция һәм тәре походлары чорындагы җинаятьләр көнбатыш христианнары исеменнән тәүбә итә.

1992 елның октябрендә Рим католик чиркәве Галилео Галилейны реабилитацияли (галимнең үлеменнән соң 350 ел үткәч).

1997 елның августында папа 1572 елның 24 августында - Варфоломей төнендә - Франция протестантларын юк итүдә чиркәүнең гаебен таный. Ә 1998 елда ул Изге инквизициянең архивын ачтыра.

2000 елның 12 мартында Изге Пётр җәмигындагы гадәти якшәмбе мессасында Иоанн Павел II католик чиркәве әгъзалары исеменнән тәүбә итә. Ул чиркәү әһелләренең гөнаһлары - чиркәү бүленешләре һәм дини сугышлар, яһүдиләргә карата «нәфрәт, дошманлык һәм дәшми калу актлары», Американы мәҗбүри христианлаштыру, җенси һәм милли үзенчәлекләр буенча дискриминация, социаль һәм икътисадый гаделсезлек күренешләре өчен гафу үтенә[11]. Кешелек тарихында бер диннең яки конфессиянең дә мондый тәүбә китергәне булмый.

Иоанн Павел II католик чиркәвенә карата гаепләүләрне, шул исәптә, Икенче бөтендөнья сугышы һәм Холокост вакытында дәшмәүне таный.

Тынычлык урнаштыручы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теләсә нинди сугышларга каршы чыгыш ясап, 1982 елгы Фолкленд утраулары кризисы вакытында папа Бөекбританиядә дә, Аргентинада да булып кайта һәм илләрне тынычлыкка чакыра. 1991 елда папа Фарсы култыгындагы сугышны сүгеп чыгыш ясый. 2003 елда Гыйракта сугыш башлангач, понтифик бер кардиналны тынычлык миссиясе белән Багдадка җибәрә, ә икенчесен АКШ Президенты Джордж Буш белән әңгәмә корырга һәм Ватиканның бу һөҗүмгә карата кискен каршы фикерен җиткерергә фатихалый.

Конфессия һәм дин ара мөнәсәбәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динара мөнәсәбәтләр дә Иоанн Павел IIне башка папалардан аерып тора. Ул башка конфессияләр белән элемтә корган беренче папа.

1982 елда елда, англикан чиркәвенең Рим католикларыннан аерылганнан соң 450 ел үткәч беренче тапкыр, папа Кентерберри әрхәрәе белән очраша һәм уртак гыйбадәт кыла.

1985 елның августында король Хәсән II чакыруы буенча Мароккода 50 мең яшь мөселман каршында чыгыш ясый. Ул мөселманнар һәм христианнарның мөнәсәбәтләрендә элек булган аңлашылмаучанлык һәм дошманлык хакында сөйли һәм «Җир йөзендә бердәм җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр һәм милләтләр арасында тынычлык һәм бердәмлек» урнаштырырга чакыра.

1986 елның апрелендә папа католик чиркәве тарихында беренче тапкыр синагога керә һәм, Римның югары раввины янында утырып, яһүдиләрнең өлкән кардәшләр булуын игълан итә. 2000 елда исә ул Иерусалимда була һәм Хәсрәт дивары янында дога кыла.

1886 елның октябрендә Ассизи шәһәрендә беренче тапкыр диннәр арасында очрашу үткәрелә. Монда төрле христиан конфессияләреннән 47 делегация һәм 13 башка дин вәкиле җыела.

2001 елның 4 маенда Иоанн Павел Грециягә бара. Бу Рим католик чиркәве башлыгының 1054 елдан соң Грециягә беренче сәяхәте була.

Шул ук елны папа Димәшкъ мәчетендә тынычлык хакында дога кыла.

Апостол сәфәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн Павел II сәяхәт ясаган илләр

Иоанн Павел II 100дән артык сәяхәт ясап, 130га якын илдә була. Ешрак ул Польша, АКШ һәм Франциягә (алтышар тапкыр), шулай ук Испания белән Мексикага (бишәр тапкыр) килә. Бу сәфәрләргә папа дөньяда католикларның тоткан урынын ныгыту һәм католиклар белән башка диннәр арасында (беренче чиратта, ислам һәм иудаизм) элемтәләр төзү максатыннан кузгала. Һәр җирдә ул кеше хокуклары яклый, көчләү һәм диктатор идарәләренә каршы чыга.

Гомумән алганда, понтификат дәверендә папа 1 167 000 чакрым җир үтә.

Иоанн Павелның мондый сәяхәт буенча бер генә хыялы чынга ашмый – ул Русиягә бара алмый. Совет чорында бу мөмкин булмый, ә соңрак папаның килүенә Рус православ чиркәве каршы чыга. Мәскәү патриархлыгы Рим католик чиркәвен православларның кануни биләмәләренә экспансия ясауда гаепләп чыга.

2002-2007 елларда Алла Анасы архиепархиясе митрополиты булган әрхәрәй Тадеуш Кондрусевич фикеренчә, Иоанн Павел II идарәсенең төп казанышларының берсе ул Русиядә Рим католик чиркәвенең административ структураларын кире кайтару. Ләкин нәкъ менә шушы үзгәрешләр Изге Тәхет һәм Мәскәү патриархаты арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландыралар.

Изге Ана иконасын Казанга кайтару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн Павел II га һәйкәл, Казан шәһәре, "Изге Тәре торгызуы" католик чиркәве

Казан мэры Камил Исхаков белән Иоанн Павел II ике тапкыр (2000, 2004 елда) очраша. Сөйләшүләрдә Изге Ана иконасы Казанга кайтаруы мөмкинлеге тикшерелә. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Иоанн Павел II Изге Ана иконасы Казанга кайтаруына рөхсәт бирә. 2005 елда, Казан Меңьеллыгы тантанасында, Изге Ана иконасы Казанга кире кайта. 2006 елда Казанда "Изге Тәренең күтәрелүе" исемле яңа католик чиркәү ачыла. Чиркәүнең бер фронтонында, эшчәнлеге һәм Казанга карата яхшы мөнәсәбәте өчен, Иоанн Павел II га һәйкәл куела.

Алоизие Степинацны әүлияләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Иоанн Павел II фашист-хорват хакимиятен яклаган рухани Алоизие Степинацны әүлия дәрәҗәсенә күтәрә. Алоизие Степинац усташлар Хорватиясендә архиепископ булганда, хорват-фашист хакимиятен яклаган һәм аларның эшчәнлеген хуплаган. Усташлар хакимиятенең сәясәте нәтиҗәсендә бер миллион серб һәм яһүдиләр үтерелгән, шул исәптән картлар һәм балалар юк ителә. Геноцидны яклаган Степинацны 1946 елны хөкем карары буенча 16 елга иректән мәхрүм итәләр. Ләкин Иоанн Павел II бу руханига әүлия дәрәҗәсен бирә. Бу папа эшчәнлегенең каршылыклы нәтиҗәсе буларак билгеле.

Вафатыннан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайгы уртаклашулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Италиядә, Польшада, Латин Америкасы илләрендә, Мисырда һәм башка бик күп илләрдә өч көнлек матәм игълан ителә, Бразилиядә – католиклар иң күп яшәгән илдә – җиде көнлек, Венесуэлада – биш көнлек матәм үткәрелә.

Иоанн Павел II үлеменә карата бик күп сәяси һәм рухи лидерлар үз фикерләрен белдерәләр.

АКШ Президенты Джордж Буш аны “ирек рыцаре” дип атый.

«Мин ышанам, Иоанн Павел IIнең тарихта тоткан урыны, рухи һәм сәяси мирасы кешелек тарафыннан тиешенчә бәяләнер», - дип әйтелә Русия президенты Владимир Путинның телеграммасында.

«Борынгы Рим кафедрасы башлыгы яшьлегендә сайлаган юлына тугрылыгы, христианнарча хезмәткә ныклы теләге белән аерылып тора иде», - дип әйтә Мәскәү һәм барча Русь патриархы Алексий II.

«Без беркайчан да аның кыерсытылган халыкларны, шул исәптән, фәләстыйнлыларны да яклавын онытмабыз», - дип мөрәҗәгать итә Гарәп дәүләтләре лигасының генераль сәркатибе Гамрә Муса.

Исраил премьер-министры Ариэль Шарон, хөкүмәтнең атналык утырышын ачканда, болай ди: «Иоанн Павел II тынычлык кешесе, яһүдләрнең Исраил Җиренә хокукын таныган дусты иде. Ул яһүд диненең христианлык белән тарихи татулашуы өчен бик күп эшләде. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән Изге Тәхет Исраил Дәүләтен таныды һәм 1993 ел ахырында аның белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырды».

Фәләстыйн милли идарәсе рәисе Мәхмүд Габбас мөрәҗәгатендә исә папаны «гомерен тынычлыкны, ирек һәм тигезлекне яклауга багышланган гаҗәеп дин эшлеклесе» буларак хәтерләячәкләрен ассызыклады. Фәләстыйнны азат итү өчен халык фронты, ХАМАС һәм «Ислам җиһады» кебек фирка һәм хәрәкәтләр дә кайгы уртаклашалар.

Җеназа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн Павел II белән саубуллашу һәм аның җеназасы кешелек тарихында иң зур чараларның берсе булып чыга. 300 мең кеше матәм литургиясендә катнаша, 4 млн хаҗи (шуның миллионнан артыгы – поляклар) понтификны соңгы юлга озата; миллиардтан артык дин тотучылар аның җаны өчен дога кылалар; 2 млрд телевизор караучы туры эфир аша церемонияне күзәтәләр.

Понтификны озатырга 100дән артык ил һәм хөкүмәт башлыклары җыела. Монда 11 монарх, 70 президент һәм премьер-министр, берничә халыкара оешма җитәкчеләре, шул исәптән, БМО Генераль сәркатибе Кофи Аннан килә. 2 мең тирәсе кеше 176 ил делегациясен тәшкил итә.

Папаның җеназасы 2005 елның 8 апрелендә Изге Петр җәмигында үткәрелә һәм Иоанн Павел II 1996 елда үзе раслаган литургия текстлары һәм Апостол конституциясе маддәләренә нигезләнә.

8 апрельгә каршы төнне Изге Петр җәмигына дин тотучыларга керүне тыялар, һәм папаның гәүдәсен кипаристан эшләнгән табутка – күмгәндә папага тиешле өч табутның беренчесенә (калганнары цинктан һәм нараттан) – салалар. Табут капкачын ябыр алдыннан Иоанн Павелның йөзен махсус ак ефәк кисәге белән каплыйлар. Гадәт буенча, табутка понтификат дәвередә чыгарылган тәңкәләр салынган кечкенә капчык һәм Иоанн Павел II тормышы бәян тиелгән кәгазь белән тимер пенал куялар.

Дога кылудан соң табут Изге Петр фасады алдындагы паперть янына күчерәләр. Монда сәгать 10да кардиналлар җеназа мессасын үткәрәләр. Литургия латин телендә бара, ләкин аерым урыннар испанча, инглизчә, французча, суахили, полякча, алманча һәм португалча укыла. Көнчыгыш католик чиркәүләренең патриархлары папаны грекча озаталар[12].

Папа Иоанн Павел II изге Петр җәмигы эчендәге Ченстохов Алла Анасы капелласында күмелә.

Әүлияләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гореф-гадәт буенча, Рим католик чиркәвендә әүлияләштерүне (әүлия дәрәҗәсенә ирешүне) һәм изгеләштерүне аерып карыйлар. Әүлия булыр өчен ике дәлилләнгән могҗиза, изге дип саналыр өчен 4 могҗиза кирәк. Яңа папа Бенедикт XVI 2011 елның 1 маенда Иоанн Павел IIны әүлия дип игълан итә[13].

Изгеләштерү (канонизация)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Тәхетнең изгеләрне канунлаштыру буенча конгрегациясе 2013 елның 3 июлендә изгеләштерү өчен кирәк булган могҗизаның билгеле булуын игълан итә. Канунлаштыру турында карар хәзерге папа Франциск тарафыннан кабул ителгән. Иоанн Павел II 2014 елның 27 апрелендә Франциск тарафыннан изгеләштерелде.

Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн Павел II 120дән артык фәлсәфә һәм илаһит белеме буенча фәнни хезмәт, 14 энциклика һәм биш китап авторы.

Иоанн Павел II каршында иң әһәмиятле бурыч – христиан динен тарату була. Иоанн Павел Чиркәүгә һәм бөтен дөньяга зур йогынты ясаган бик мөһим документлар авторы.

Энцикликалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Понтификат чорында Иоанн Павел II 14 энциклика яза. Алар Чиркәүнең социаль тәгълиматына, экуменизмга, экклезиологиягә, пневматологиягә, әдәп һәм әхлакка багышланган.

Латинча исем Татарча исем Кыскача эчтәлек Язылу вакыты Текстка сылтама
1.Redemptor Hominis «Кешелекне Йолып алучы» Гайсә Мәсих дөньяны йолып алучы буларак. Иоанн Павел II идарә чорының планын тәкъдим итә 4 март 1979
2.Dives in Misericordia «Шәфкате белән бай» Чиркәүгә һәм бөтен дөньяга бирелгән Илаһи Шәфкать хакында 30 ноябрь 1980
3.Laborem Exercens «Хезмәт кылып» Лев XIII язган «Rerum Novarum» энцикликасының 90-еллыгы уңаеннан. Рим католик чиркәвенең ялланган хезмәт һәм капитал буенча социаль тәгълиматын ачып бирә 14 сентябрь 1981
4.Slavorum Apostoli «Славяннарның апостоллары» Изге Кирилл и Мефодий истәлегенә. Аларны Аурупаның яклаучылары итеп игълан итә һәм аларның славян халыкларын христианлаштыруда әһәмиятле ролен күрсәтә 2 июнь 1985
5. Dominum et Vivificantem «Раббының һәм Тереклек тудыручының» Изге Рухның Чиркәү һәм дөньяда роле хакында 18 май 1986
6. Redemptoris Mater «Йолып алучының Анасы» Мәрьям ананың Чиркәү тормышында урыны 25 март 1987
7. Sollicitudo Rei Socialis «Социаль эшләр хакында кайгырту» Павел VI язган «Populorum Progressio» энцикликасына егерме ел тулу уңаеннан. Рим католик чиркәвенең социаль тәгълиматын ача 30 декабрь 1987
8.Redemptoris Missio «Йолып алу миссиясе» Чиркәү дәгъвәте хакында 7 декабрь 1990
9. Centesimus Annus «Йөзенче ел» «Rerum Novarum» энцикликасының йөз еллыгы уңаеннан. Чиркәүнең социаль тәгълиматын күрсәтә. 1 май 1991
10. Veritatis Splendor" «Хакыйкать яктылыгы» Рим католик чиркәвенең әхлакый тәгълиматына кагылышлы нигез сорауларны тикшерә. 6 август 1993
11. Evangelium Vitae" «Яшәү Инҗиле» Кеше тормышының кыйммәте, кагылсызлыгы һәм әһәмиятенә кагылышлы нигез сорауларны тикшерә 25 март 1995
12. Ut Unum Sint «Һәм Барыгыз да бердәм булыгыз» экуменизм хакында 25 май 1995
13. Fides et Ratio «Акыл һәм Иман» Иман һәм гакыл мәсьәләсен тикшерә 14 сентябрь 1998
14. Ecclesia de Eucharistia «Евхаристия чиркәве» Евхаристия тылсымлы йоласының Чиркәү тормышындагы урыны турында 17 апрель 2003

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмнарда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кароль.Рим папасына әйләнгән кеше»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп серияле телевизион фильм (2005 ел), Италия и Польша эшләнмәсе, режиссеры Джакомо Баттиато, композитор Эннио Морриконе .

«Кароль. Кеше булып калган Рим папасы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп серияле телевизион фильм (2006 ел), Италия, Польша һәм Канада эшләнмәсе, режиссеры Джакомо Баттиато, композитор Эннио Морриконе

«Шаһитлек»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Папаның шәхси сәркатибе Стефан Дзивишның истәлекләр китабы буенча төшерелгән фильм.

Филателиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәңкәләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
кардинал Эугениуш Базяк
Краков архиепискобы
13 гыйнвар 196416 октябрь 1978
Аннары:
Францишек Махарский
Элгәре:
Иоанн Павел I
Рим папасы
16 октябрь 1978 ел2 апрель 2005 ел
Аннары:
Бенедикт XVI