Иоанн XXIII

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иоанн XXIII latin yazuında])



Изге
Иоанн XXIII
Sanctus Johannes PP. XXIII
[[Файл:|280px|Иоанн XXIII]]
Байрак
Байрак
261-нче Рим папасы
28 октябрь 1958 ел — 3 июнь 1963 ел
Тәхеткә менү: 1958 елның 4 ноябре
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Пий XII
Варис: Павел VI
 
Белем алу: Бергамо семинариясе
Рим семинариясе
Туганда исем: Анджело Джузеппе Ронкалли
Туганда исем
оригиналда:
Andelo Guiseppe Roncalli
Туу: 25 ноябрь 1881(1881-11-25)
Сотто иль Монте, Бергамо, Италия
Үлем: 3 июнь 1963(1963-06-03) (81 яшь)
Ватикан
Күмелгән: Изге Петр җәмигы
Рухани дәрәҗәсен алу: 10 август 1904
Епископлык хиротониясе: 19 март 1925
Кардинал: 12 гыйнвар 1953


Изге Иоанн XXIII (лат. Johannes PP. XXIII; тәхеткә күтәрелгәнче – Анджело Джузеппе Ронкалли, итал. Angelo Guiseppe Roncalli; 1881 елның 25 ноябре1963 елның 3 июне) – 1958 елның 28 октябреннән 1963 елның 3 июненә кадәр Рим папасы. Ватикан дипломаты буларак, Болгария, Төркия, Греция һәм Франциядә папа нунцие (илчесе) вазифасын башкарган. Папа тәхетенә күтәрелгәч, тынычлыкны һәм төрле социаль системалар урнашкан дәүләтләр арасында тыныч мөнәсәбәтләрне яклаган. Католик чиркәвен, дөньяның үзгәргән шартлары белән бәйләп, заманага туры китерергә теләгән. 1962 елда Икенче Ватикан җыенын чакыра.

Хезмәт итүнең башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анджело Джузеппе Ронкалли Италиянең төньягында, Бергамо вилаятенең Сотто-иль-Монте коммунасында, 1881 елның 25 нче ноябрендә туа. крестьян гаиләсендә туган хәлдә, ул гомеренең соңгы елларына кадәр, авылдагы туганнары, абыйлары-энеләре белән элемтәсен өзми саклый.

1900 елда Ронкалли Бергамо дини семинариясен, 1904 елда Римның папа семинариясендә теология бүлеген тәмамлый. Илаһиятчы дипломын алып һәм рухани дәрәҗәсен кабул итеп, Ронкалли ун елдан артык Бергамо әрхәрәе Д.М. Радини Тедескиның сәркатибе була, шул ук вакытта Бергамо семинариясендә чиркәү тарихын укыта.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында гаскәрдә хезмәт итә, башта фронт госпиталенең санитары, соңрак хәрби капеллан була.

1921 елда Дин дәгъвәте изге конгрегациясе әгъзасы итеп билгеләнә. Ул миссионерлык хезмәтенең эшен үзгәртү белән шөгыльләнә һәм папаның Латеран университетында патрология дәресләре алып бара.

Дипломат буларак хезмәт итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда Ронкаллига әрхәрәй дәрәҗәсе бирелә һәм аны София шәһәрендә нунций итеп билгелиләр. Болгар патшасы православ чиркәвендә, ә аның Савой династиясеннән булган хатыны католиклыкта була. Никах католик йоласы буенча үткәрелсен өчен, бу гаиләдәге балалар католик динендә тәрбияләнергә тиеш була, ә бу исә патшага ошамый. Монда еш кына нунций үзе дә чыгу юлын бик зур авырлык белән генә тапкан каршылыклар килеп чыккан.

1935 елда Ронкалли нунций сыйфатында Әнкарага килә. Ул шул ук вакытта Афиналарда да папа тәхетенең илчесе булганга күрә, ул үзара каршылыкта булган ике мохиттә эшли. Бу катлаулы шартларда да ул үз вазифаларын яхшы үти, нәтиҗәдә, аны Парижга нунций итеп җибәрәләр. Париж илчелеге беренче әһәмияткә ия була. Ронкаллидан алдарак эшләгән Валери, Виши режимы белән дустанә мөнәсәбәттә булганга күрә, режим бетерелгәч, Шарль де Голльның таләбе белән кире кайтарыла. Француз әрхәрәйләренең күпчелеге коллаборационист була. Ронкалли алдында катлаулы проблемалар килеп чыга, ләкин ул якын арада де Голльнең ышанычын яулый һәм, Парижда булганда, ССРБ вәкилләре белән элемтәләр кора.

Папа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елда аңа кардинал дәрәҗәсе бирәләр һәм Венеция патриархы итеп куялар.

1958 елның көзендә конклав Ронкаллины папа итеп сайлый. Ул XX гасырның сайланган чакта иң карт папасы була. Яңа понтифик Иоанн XXIII исемен сайлый. Бу исем күпләр тарафыннан каршылыклы кабул ителә, чөнки бу исем белән үзен антипапа Бальтазар Косса йөрткән була, һәм 550 ел дәвамында бер понтифик та үзен Иоанн дип атамаган. Ронкалли үзе исә моны Иоанн исемле әтисенең истәлеге белән аңлаткан.

Понтификлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн XXIII тулы булмаган биш елга сузылган идарәсе Ватикан сәясәтенең яңа чынбарлыкка туры килгән һәм илләр, диннәр һәм конфессияләр арасында мөнәсәбәтләрне җайга салырга, шулай ук, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче дин тотучыларның социаль халәтен яхшыртырга чакырган яңа юнәлешен игълан итә. Күпчелек тикшеренүчеләр Иоанн XXIII дөньяның иң ярлы кешеләрен яклауга юнәлдерелгә сәясәтен христиан социализмын урнаштыруның бер мисалы итеп күрсәтә.

Нәтиҗәләр һәм бәяләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идарә дәверендә папа 8 энциклика нәшер итә.

Иоанн XXIII сәясәтенең дошманнары аны «кызыл папа», ә тарафдарлары «тынычлык папасы» дип атыйлар. Күп санлы истәлекләр буенча, папа Ронкалли игътибарлы, әдәпле, мәрхәмәтле, аралашканда бик күңелле кеше булган. Аны шулай ук «мәрхәмәтле папа» дип тә йөрткәннәр.

Икенче Ватикан җыены кабул иткән чиркәүне «яңарту» программасын папаның үзенә гамәлгә ашырырга насыйп булмый. Ул 1963 елның 3 июнендә ашказаны рагыннан вафат була. Ул Изге Петр җәмигында күмелгән. Аның бәллүр табуты алтын кысага кертелгән кыйммәтле ташлар белән бизәлгән.

2000 елда Иоанн Павел II папа Ронкаллины әүлияләр рәтенә кертә (беатификләштерә). Католик чиркәве Иоанн XXIII хәтерен 11 октябрьдә искә ала. 2014 елның 27 апрелендә Франциск тарафыннан изгеләштерелде.

Энцикликалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иоанн XXIII 1958 елның 28 октябреннән 1963 елның 3 июненә кадәр, экклезиология, экуменизм, Рим католик чиркәвенең социаль өйрәтмәсе һәм әхлак өлкәсендә 8 энциклика бастырып чыгара.

Латинча атама Татарча атама Кыскача эчтәлек Язулы вакыты Текстка сылтама
1.Ad Petri Cathedram «Петр кафедрасына» Иоанн XXIII идарәсенең төп чараларының планы җиткерелгән: II Ватикан җыенын чакыру, Рим әрхәрәйләр синодын үткәрү, Кануни хокук кодексын яңарту. Иоанн XXIII энцикликасында Католик чиркәвенең доктрина һәм йола буенча бердәмлегенә, социаль тәгълиматка игътибар бирә 1959 елның 29 июне * «Ad Petri Cathedram» (ингл.)
2.Sacerdotii Nostri Primordia «Безнең Руханилыкның башы» Әлеге энциклика руханиларның рухи тормышына багышланган 1959 елның 1 августы
3.Grata Recordatio «Шатлыклы хатирә белән» Әлеге энцикликада Иоанн XXIII октябрьне Гыйффәтле Мәрьямга дога кылу ае итеп игълан итә 1959 елның 26 сентябре
4.Princeps Pastorum «Югары Ияртүче» Бу энцикликада Иоанн XXIII барлык католикларны миссионерлык эшендә катнашырга чакыра 1959 елның 28 ноябре
5. Mater et Magistra «Ана һәм Остаз» Бу энциклика папа Пий XI чыгарган «Quadregesimo Anno» эникликасының утызъеллыгы уңаеннан язылган Анда төп игътибар икътисади һәм сәяси система формалаштыруга юнәлтелгән. Иоанн XXIII эшчеләрнең сыйнфый көрәшен таный һәм аны яклауны Католик чиркәвенең вазифасы дип игълан итә. 1961 елның 15 мае
6. Aeterna Dei Sapientia «Мәңгелек Илаһи Хикмәт» Бу энциклика экуменизмны төрле аспектлардан чыгып өйрәнә 1961 елның 11 ноябре
7. Paenitentiam Agere «Гөнаһ өчен Тәүбә итү» Бу энцикликада Иоанн XXIII дин тотучыларны Ватикан җыены уңышлы үтсен өчен дога кылырга чакыра, доганы тәүбә итү рәвешендә кылуны сорап, изге Иоанн Мария Вианней тормышын изгелек һәм тәүбә итү мисалы итеп күрсәтә 1962 елның 1 июле
8.Pacem in Terris «Җирдәге Тынычлык» Әлеге энцикликада экуменизм яңа аспектларда карала: Иоанн XXIII төрле христиан конфессияләрен хезмәттәшлек итүгә һәм тынычлыкка чакыра. Энциклика социаль мәсьәләгә игътибар итә һәм Алла юлыннан бару капитализм белән социализм арасында каршылыкны чишәчәк, ди. Иоанн XXIII дин тотучыларны гаделлек өчен көрәшүче хәрәкәтләр белән бердәм булырга чакыра. Мондый бердәмлек мөмкин генә түгел, ул кирәкле дә. 1963 елның 11 апреле

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Иоанн XXIII темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]