Пий XI

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү




Пий XI
Pius PP. XI
[[Файл:Papst Pius XI. 1JS.jpg|280px|Пий XI]]
Байрак
259-нче Рим папасы
6 февраль 1922 — 10 февраль 1939
Сайлау: февраль 1922
Тәхеткә менү: 12 февраль 1922
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Бенедикт XV
Варис: Пий XII
 
Белем алу: Ломбардия университеты
Гыйльми дәрәҗә: илаһият, хокук һәм фәлсәфә докторы
Туганда исем: Аброджио Дамиано Акилле Ратти
Туганда исем
оригиналда:
Ambrogio Damiano Achille Ratti
Туу: 31 май 1857(1857-05-31)
Дезио, Ломбардия-Венеция корольлеге
Үлем: 10 февраль 1939(1939-02-10) (81 яшь)
Ватикан
Күмелгән: Изге Петр җәмигы
Рухани дәрәҗәсен алу: 20 декабрь 1879
Епископлык хиротониясе: 28 октябрь 1919
Кардинал: 13 июнь 1921
C o a Pio XI.svg

Пий XI (лат. Pius XI; тәхеткә күтәрелгәнче — Аброджио Дамиано Акилле Ратти, итал. Ambrogio Damiano Achille Ratti; 1857 елның 31 мае, Дезио1939 елның 10 феврале, Рим) — 1922 елның 6 февраленнән 1939 елның 10 февраленә кадәр идарә иткән 259 нчы Рим папасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Понтифик булганчы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ломбардия-Венеция корольлегендәге Дезио шәһәрендә, вак сәнәгатьче гаиләсендә 1857 елның 31 маенда туган. Римның Ломбардия университетында укып, өч юнәлештә (фәлсәфә, теология һәм хокук белеме) доктор дәрәҗәсе алган. 18821886 елларда Миланда илаһият белемен укыта, 1888 елда шул шәһәрнең Амброзиан китапханәсенең директоры итеп билгеләнә. 1912 елда аны Римга чакыралар һәм Ватикан апостол китапханәсенең җитәкчесе вазифасына куялар.

1918 елда Раттины Польша һәм Балтыйк буенда апостол нунцие итеп билгелиләр. 1919 елның 28 октябрендә папа Бенедикт XV Акилле Раттины Навпакта титуллы архиепискобы итә. Әрхәрәйлеккә күтәрү йоласы Варшауның җәмигъ гыйбадәтханәсендә башкарыла (шуңа күрә көндәлекләрендә ул үзен «ләһ епискобы» дип атый). Совет гаскәрләре белән бәрелешләр вакытында, Төркия консулы белән бергә, «Антихрист урдаларының бәреп керүен горур кыяфәт белән каршыларга» дип, Варшауда кала. 1921 елның 29 апрелендә Адана титуллы архиепискобы итеп куела. 1921 елның июнендә Милан әрхәрәе дип игълан ителә, соңрак кардинал дәрәҗәсе бирелә.

1922 елның февралендә аны Рим папасы итеп сайлыйлар. Сайлаулардан соң ул, 1870 елдан соң беренче тапкыр, Изге Петр җәмигының тышкы лоджиясенә чыгып, «Urbi et orbi» мөрәҗәгатен ясый.

Папа Пий XI[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пий XI

Понтификат Католик чиркәвенең Русиядәге ачлыкны җиңәргә булышуы белән башлана.

Галим һәм дипломат буларак, Пий XI Изге Тәхетнең дипломатик элемтәләрен киңәйтә. Италия хакимияте белән төзелгән Латеран килешүләре нәтҗәсендә, Ватикан бәйсез дәүләт статусын ала. Шуның аркасында 45 конкордат төзелә. Италия белән конкордат ярдәмендә, папа Ватикан әсире булудан туктый һәм, 1870 елдан соң беренче тапкыр, Римның җәмигъ гыйбадәтханәсендә – Латеран базиликасында гыйбадәт кыла башлый.

1925 елда Бельгиядә Пий XI химаясы астында «Христиан эшче яшьләре» оешмасы төзелә. 1926 елда, тарихта беренче тапкыр, алты кытай рухание епископ дәрәҗәсенә күтәрелә, ә 1939 елда беренче африкалы епископка фатиха бирелә. Пий XI җирле мәхәлләре руханиларын миссионерлык эшендә канашырга чакыра, чөнки моңарчы дәгъвәт белән бары махсус дини конгрегацияләр генә шөгыльләнгән. Мексикадагы катлаулы дини вазгыятькә багышлап, папа 3 энциклика яза.

1930 елның 8 февралендә кардинал Помпилийга язган хатында папа ССРБда дингә каршы барган көрәшне фаш итә. Шул к елны ул совет илендә эзәрлекләнүче католикларны хуплап махсус месса оештыра, руханиларны үтерүне һәм «яшьләрне әхлакый яктан аздыру»ны сүгә. Мәскәү моны Советлар берлегенә каршы «тәре явы» игълан итү дип аңлый.

1933 ел Гайсә Мәсихнең тәредәге үлеменең 1900-еллык юбилее дип игълан ителә. 1935 елда Кастель-Гандольфода яңа астрономик күзәтүханә ачыла.

Пий XI 1939 елның 10 февралендә, идарәсенең 17 нче елында, озак авырудан соң вафат була.

Пий XI һәм нацизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елның 19 июлендә нацистлар идарә итә башлаган Алмания һәм Изге Тәхет арасында конкордат төзелә. Аның буенча, Чиркәү нацист режимын таный, ә алман хөкүмәте чиркәү хокукларын гарантияли. Ләкин бик тиздән нацистлар килешүнең шартларын бозырга тотына, кайбер католик оешмалары эзәрлекләнә. Пий XI нацизм белән дә, социализм белән дә көрәшергә мәҗбүр була (бу исә 1937 елгы энцикликаларда чагылыш таба: 14 мартта язылган Mit brennender Sorge – «Зур хафада булып...», һәм 19 мартта чыккан «Divini Redemptoris»). «Mit brennender Sorge»ны Алманиянең барлык католик чиркәүләрендә укыйлар.

Пий XI һәм фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Папа Пий XI фәнгә карата уңай карашы белән билгели. Ул Ватиканда Папа фәннәр академиясен нигезли, анда төрле илләрдән 80гә якын кешене чакыра.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]