Латеран килешүләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латеран килешүләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Латеран килешүләре
итал. Patti Lateranensi лат. Pacta Lateranensia
Килешү төре халыкара килешү[d]
Имзаланган 11.02.1929
Урын Латеран, Рум, Италия
Имзалаучылар ИталияFlag of Italy.svg Италия
Ватикан байрагы Изге тәхет

1929 елгы Латеран килешүләре (итал. Patti Lateranensi; лат. Pacta Lateranensia) — 1929 елда Италия кыйраллыгы белән Рум католик чиркәвенең Изге тәхете арасында төзелгән халыкара килешү. Ике ил арасындагы аңлашылмаучылыкларны хокукый яктан чишү, «Рум мәсьәләсе»н юкка чыгару өчен хезмәт итә; Рум католик чиркәвенең хокукларын һәм өстенлекләрен билгели, аның Италия дәүләте эчендәге халәтенә ачыклык кертә.

Латеран килешүләреннән соңгы Ватикан шәһәр-дәүләтенең чикләре

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. Муссолини, Италия премьер-министры
Пьетро Гаспарри, Изге тәхет дәүләт сәркатибе

1929 елның 11 февралендә Румдә Латеран сараенда имзаланган (килешүнең исеме әлеге сарай исеме белән аталган). Италия ягыннан Италия кыйралы Виктор Эммануэль III исеменнән ил премьер-министры Б. Муссолини, Изге тәхет ягыннан папа Пий XI исеменнән кардинал-дәүләт сәркатибе Пьетро Гаспарри (it) кул куйган.

Килешү 1929 елның 7 июнендә ратификацияләнгән.

Әлеге килешүләр 3 өлештән тора:

  • Килешү
  • Финанс конвенциясе
  • Конкордат

Килешү шарты буенча,

  • католик дине Италиянең «бердәнбер дәүләт дине» дип табыла (1нче маддә).
  • Изге тәхет халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыруда суверенитет, ягъни бәйсезлек ала (2нче маддә).
  • Ватикан дәүләте төзелә, аның чикләре күрсәтелгән план Килешүгә кушымта итеп бирелә (3нче маддә).
  • Үз чиратында, Изге тәхет башкаласы Рум булган Италия дәүләтен таный.

Калган маддәләрдә административ мәсьәләләр, Ватикан дәүләте ватандашлыгы турында, Изге тәхет каршында дипломатик корпус турында һ.б. мәсьәләләр карала.

Финанс конвенциясе буенча,

  • Италия дәүләте Изге тәхеткә, 1870 елда тартып алынган чиркәү милкен компенсацияләү сыйфатында, 750 млн лира акчалата һәм 1 млрд лира 5%лы Италия дәүләт кыйммәтле кәгазьләре белән түләргә тиеш була (1нче маддә).
  • Үз чиратында, Изге тәхет Италия дәүләте оештырылганда барлыкка килгән финанс претензияләреннән баш тарта (2нче маддә).

Конкордат Рум католик чиркәвенең Италиядәге хокукларын һәм өстенлекләрен билгели. Аның шартлары буенча,

Конкордатның башка маддәләре руханиларны Италия мәгърифәтен үстерүгә киңрәк җәлеп итүне, Италия дәүләте тарафыннан «Католик хәрәкәте»н тануны һ.б. мәсьәләрне ачыклауны күздә тота.

Латеран килешүләренең Италия дәүләте белән Рум католик чиркәве арасында мөнәсәбәтләрне ачыклауда төп рольне уйнавы турында фикер Италиянең 1947 елгы Конституциясенең 7нче маддәсендә ныгытыла.

1984 елның 18 февралендә, Италиядә «дәүләт дине» дигән гыйбарә бетерелгәннән соң, килешүләрнең Конкордат өлеше юкка чыгарыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Enciclopedia del Papato. Catania, 1961.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]