6 март
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
6 март — Милади тәкъвимендә өченче айның алтынчы көне. Ел ахырына кадәр 300 көн кала.
← март → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
29 | 30 | 31 | ||||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гана — Бәйсезлек көне (ингл. Independence Day), 1957,
Бөекбританиядән.
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аурупа Берлеге — Гаделлеләр көне (ингл.
European Day of the Righteous), үз әхлакый җаваплылыгы белән кешелеккә каршы җинаятьләренә каршы торган шәхесләрне искә алуга багышланган.
Австралия /
Норфолк утравы (en) — Нигезләү көне (ингл. Foundation Day), 1788 елда Филип Гидли Кинг (en) башлыгында беренче аурупалы урнашучыларының килүе.
АКШ:
Гуам — Магеллан көне.
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1868 — Дмитрий Менделеев периодик таблицаның беренче вариантын тәкъдим итә.
- 1902 — «Реал Мадрид» футбол клубы нигезләнә.
- 1917 — Финляндия автономиясен торгызу турында манифест чыга.
- 1997 — Бөекбритания патшабикәсе Елизавета II тарихта беренче патша сайтын ача.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:6 март көнне туганнар
- 1475 — Микеланджело (Michelangelo di Lodovico Buonarroti Simoni), итальян сынчысы, рәссам, архитектор.
- 1889 — Хәмзә Ниязи, Үзбәкстан халык шагыйре, драматург.
- 1892 — Нигъмәт Зөлкарнәй, татар язучысы, укытучы, һәвәскәр тарихчы.
- 1894 — Сәхибгәрәй Сәетгалиев, татар милләтле совет сәяси һәм фирка эшлеклесе.
- 1902 — Мансур Мозаффаров, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, композитор.
- 1909 — Нурулла Фазлаев, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 1928 — Фәрит Исәнгулов, матбугат эшлеклесе, башкорт язучы.
- 1929 — Фазыл Искәндәр, язучы.
- 1931 — Азат Курчаков, татар җәмәгать эшлеклесе.
- 1937 — Валентина Терешкова, совет космонавты.
- 1943 — Гөлсинә Җантимерова, Оргсинтез заводы аппаратчысы, Социалистик хезмәт каһарманы.
- 1956 — Рәис Хәннанов, үзешчән татар композиторы (Башкортстан).
- 1967 — Хулио Бокка, аргентин балет биючесе.
- 1992 — Илмира Нәгыймова, татар җырчысы.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:6 март көнне вафатлар
- 1961 — Борис Вилькицкий, һидрограф, геодезист, Арктиканы тикшерүче.
- 1994 — Тенгиз Абуладзе, гөрҗи кинематограф режиссёры.
- 2003 — Лев Замарин, ветеринария галиме, профессор.
- 2005 — Ханс Бете (Hans Albrecht Bethe), Америка астрофизигы, Нобель премиясе лауреаты.
- 2008 — Әмир Абдразаков, кинорежиссёр, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2006).
- 2009 — Габделхак Саматов, күренекле Ислам эшлеклесе.