Фазыл Искәндәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фазыл Искәндәр
Fazil Iskander in 2010.jpg
Ф.А. Искәндәр (1929-2016)
Тугач бирелгән исеме: Фазыл Абдул улы Искәндәр
Туу датасы: 6 март 1929(1929-03-06)
Туу урыны: Сухуми, Абхазия ССР, ССРБ
Үлем датасы: 31 июль 2016(2016-07-31) (87 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: шагыйрь, прозаик
Иҗат итү еллары: 1956-2016
Юнәлеш: реализм
Жанр: сатира, истәлекләр, шигырь, пьеса, роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Тау сукмаклары» (рус. Горные тропы) (1957)
Бүләкләр:
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Имза: Култамга

Фазыл Искәндәр, Фазыл Абдул улы Искәндәр, (абх. Фазиль Абдул-иҧа Искандер, рус. Фазиль Искандер (1929 елның 6 марты, Абхазия ССР, Сухуми — 2016 елның 31 июле, Мәскәү, Переделкино) — абхаз милләтеннән, әсәрләрен рус телендә иҗат итүче совет һәм РФ язучысы. ССРБ дәүләт премиясе (1989), РФ дәүләт премияләре (1994, 2013) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 6 мартында Абхазия ССР Сухуми шәһәрендә туган. Әтисе Абдулны —Иран чыгышлы кирпеч заводы хуҗасын — 1938 елда ССРБдан сөргәч, абхаз милләтле әнисенең туганнарында – Чегем авылында үсә. Рус мәктәбен алтын медальгә тәмамлагач, Мәскәүгә китапханә институтына укырга керә. 3 курс укыгач, М. Горький исемендәге Әдәбият институтына күчә һәм аны тәмамлый (1954).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләре «Тау сукмаклары» (рус. Горные торпы) китабында (Сухуми, 1957), «Юность» (Мәскәү) журналында басыла. 1962 елдан проза әсәрләре яза башлый. 1966 елда «Новый мир» журналында басылган «Кәҗәүгез йолдызлыгы» (рус. Созвездие Козлотура) повесте танылу китерә.

«Чегемнан Сандро» (рус. Сандро из Чегема) роман-эпопеясын, «Чикның балачагы» (рус. Детство Чика) эпосын, «Кроликлар һәм буар еланнар» (рус. Кролики и удавы) повестен, «Россия турында уйлаучы һәм америкалы» (рус. Думающий о России и американец) эссесын язган. «Кеше һәм аның тирә-ягы» (рус. Человек и его окрестности), «Мәктәп вальсы, яки Оятның көче» (рус. Школьный вальс, или Энергия стыда), «Шагыйрь» (рус. Поэт), «Кеше кую урыны» (рус. Стоянка человека), «Софичка» повестьлары, «Гераклның унөченче батырлыгы» (рус. Тринадцатый подвиг Геракла), «Башлану» (рус. Начало), «Әтәч» (рус. Петух), «Диңгез турында хикәя» (рус. Рассказ о море), «Бабакай» (рус. Дедушка) хикәяләре һ.б. әсәрләре игътибарга лаек.

Әсәрләре «Литературная Абхазия», «Новый мир», «Неделя» басмаларында дөнья күрә. «Метрополь» бәйсез әлманахында «Зур сексның бәләкәй гиганты» (рус. Маленький гигант большого секса) повесте басыла. Күп кенә әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән.

Карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ югары шурасы депутаты булып сайлана (1989-1991). Башкача сәясәт белән шөгыльләнми. Абхазия бәйсезлеген яклап, сүз әйтмәве өчен, Абхазия лидеры Владимир Ардзинба белән аралары киеренке була[1].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Антонина Хлебникова, шагыйрә.

  • улы, кызы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ермолин Е. Последние классики. М.: Совпадение, 2016. ISBN 978-5-903060-36-2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]