А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты latin yazuında])
А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты
Институтның төп бинасы
Халыкара исем
Maxim Gorky Literature Institute
Элеккеге исем
Мәскәү кичке эшче әдәби университеты (1933-1936)
Нигезләнгән 1933
Ректор А. Н. Варламов
Адрес 123104, РФ, Мәскәү, Тверской бульвар урамы, 25
Сайт litinstitut.ru

Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты белән бутамаска
А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты (рус. Литературный институт имени А.М. Горького) – Мәскәүдә урнашкан югары уку йорты, РФ һәм дөньяның иң эре һәм әһәмиятле әдәби югары уку йортларының берсе. 1992-2015 елларда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында булса, 2015 елдан РФ Мәдәният министрлыгы буйсынуында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда, язучы Максим Горький башлангычы белән, ССРБ ҮБК президиумының 1932 елның 17 сентябрендә чыккан карары нигезендә, Мәскәү кичке эшче әдәби университеты (рус. Вечерний рабочий литературный университет) нигезендә ачыла. Элгәресе В. Я. Брюсов исемендәге Югары әдәбият-сәнгать институты (рус. Высший литературно-художественный институт имени В. Я. Брюсова) була. 1936 елдан хәзерге исемен йөртә. 1942 елдан уку йортында ике бүлек: торып уку бүлеге һәм читтән торып уку бүлеге булдырылган. 1953 елдан институтта Югары әдәби курслар эшләп килә. Институтта Константин Паустовский, Виктор Розов, Константин Федин, Михаил Светлов, Лев Озеров, Лев Ошанин кебек күренекле язучы-шагыйрьләр укыта. В. Асмус, И. Толстой, Г. Винокур, А. Реформатский, С. Радциг, А. Тахо-Годи, Б. Тамашевский, С. Бонди һ.б. галимнәр лекцияләр курсы укый. Иҗади семинарларны күренекле язучылардан: С. Есин (?-2017), Е. Рейн, О. Николаева, Р. Киреев, В. Гусев, И. Волгин һ. б., тәрҗемәче Е. Солонович һ. б. алып бара. 1980 еллар ахырына кадәр институтта «Язучы һәм тормыш» (рус. Писатель и жизнь), «Башлам» (рус. Начало) җыентыклары чыгып килә. Бүген «Тверской бульвар, 25» әлманахы чыгарыла. 1993 елдан институтта нәшрият эше җанланган: монографияләр, фәнни хезмәтләр җыентыклары, елга бер мәртәбә «Вестник Литературного Института» чыгарыла.

2010 елда Әдәбият институты Мәскәүдәге Италия мәдәнияте үзәге белән берлектә башлап язучы (яше 35 тән артмаган) РФ һәм Италия язучылары өчен «Салават күпере» (рус. Радуга) исемле әдәби премия булдырган. Элек рус яки итальян телендә беркайда да басылмаган җиңүче хикәя өчен премия күләме — 5 мең евро.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты XVIII гасырXIX гасыр башы архитектура һәйкәле булган шәһәр утарында урнашкан. Биредә Александр Һерцен туган. 1840 елларда йорт хуҗасы Д. Свербеевның әдәби салонында Н. В. Гоголь, В. Г. Белинский, П. Я. Чаадаев, С. Т. һәм К. С. Аксаковлар, А. С. Хомяков, Е. А. Боратынский, М. С. Щепкин һ. б. еш була. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында биредә брадәрән Гранатларның нәшрияты урнашкан булган. 1920 елларда бинада төрле язучы оешмалары урнаша, В. Маяковский, А. Блок, С. Есенин катнашында әдәби кичәләр оештырыла. Бина турында А. И. Һерценның «Былое и думы» китабында, М. А. Булгаковның «Мастер и Маргарита» романында («Грибоедов йорты» һәм «МАССОЛИТ йорты» исеме астында), Осип Мандельштамның «Четвертая проза» әсәрендә телгә алына. Бинада төрле елларда язучылар: Андрей Платонов, Осип Мандельштам, Даниил Андреев, Вячеслав Ивановлар яши.

1925 елда А. И. Һерцен истәлегенә истәлек бронза тактаташы (скульптор Н. А. Андреев) урнаштырылган була, хәзер ул югалган. 1950 елда бина ишегалдында А. И. Һерценга һәйкәл ачыла. Бинада шулай ук О. Э. Мандельштамга, Д. Л. Андреевка, А. П. Платоновка истәлек тактаташлары куелган.

язучы Тулушева Вологдада 29 май 2023

Белем бирү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортында студентларга ике юнәлештә белем бирелә: гомуми һуманитар (рус телен һәм әдәбият белемен тирәнтен өйрәнү аша) һәм иҗади юнәлешләр. Студентларның иҗади үсеше атнага бер (гадәттә, сишәмбе көнне) үткәрелә торган семинарлар (проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть, очерк һәм публицистика семинарлары) аша башкарыла. Семинарларны күренекле совет язучылары алып бару гадәткә кергән була. Институт каршында һуманитар югары белеме булмаган язучылар өчен Югары әдәби курслар, Сәнгати тәрҗемә югары мәктәбе, мөхәррирләр курслары, корректорлар курслары, Н. А. Бонкның чит телләр курслары, әдәби осталык курслары эшли.

Халыкара хезмәттәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт Кёльн университеты (Алмания), Тринити-көллият (Ирландия), Бергамо шәһәре университеты (Италия), Конку һәм Чосон университетлары (Көньяк Корея), «Париж-8» университеты (Франция), Сучжоу шәһәре университеты (Кытай) белән элемтәләр урнаштырган. Уку йортында РФ - Корея мәдәни үзәге ачылган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елда институт Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркем: Әдәбият институтын тәмамлаучылар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Поэты Молдовы