Николай Гоголь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Гоголь latin yazuında])
Николай Гоголь
Туган телдә исем Никола́й Васи́льевич Го́голь
Әйтелеш
Туган 1 апрель 1809(1809-04-01)
Великие Сорочинцы[d], Миргород өязе[d], Палтау губернасы, Россия империясе[1][2]
Үлгән 4 март 1852(1852-03-04) (42 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Новодевичье зираты[d][3] һәм Данил кәшишханәсе[d]
Ватандашлыгы / Россия империясе
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Ата-ана

 Николай Гоголь Викиҗыентыкта

Николай Василий улы Гоголь (Яновский, 1809, Полтава губернасы -1852, Мәскәү) — күренекле рус язучысы, шагыйре, драматургы, тәнкыйтьче, әдип. Рус әдәбиятының классигы. Борынгы дворян Гоголь-Яновский ыругыннан чыккан.

Аның иң танылган әсәрләре: "Мертвые души", "Вечера на хуторе близ Диканьки", «Сорочинская ярмарка», «Вечер накануне Ивана Купала», «Майская ночь, или утопленница», «Пропавшая грамота»; «Ночь перед Рождеством», «Страшная месть, старинная быль», «Иван Фёдорович Шпонька и его тётушка», «Заколдованное место», "Миргород" җыентыгында: «Старосветские помещики», «Тарас Бульба»; «Вий», «Повесть о том, как поссорился Иван Иванович с Иваном Никифоровичем», "Ревизор".

Биографиясе

Николай Гоголь 1809 елда 20 мартта Полтава губернасының Сорочинцы авылында туа. Аның әтисе Василий Гоголь-Яновский 1805 елда отставкага чыккан, өйләнгән һәм хуҗалык белән шөгыльләнә башлаган. Тиздән ул элеккеге министр Дмитрий Трощинский белән дуслашкан һәм аның белән бергә йорт театрын барлыкка китергән. Тамашалар өчен украин телендә комедияләр язган, ә сюжетларны халык әкиятләреннән алган. Николай Гогольның әнисе–Мария Косяровская–14 яшендә кияүгә чыккан.

Николай Гоголь гаиләдә өченче бала була. Соңрак гаиләдә тагын сигез бала барлыкка килә, әмма Мария, Анна, Елизавета һәм Ольга кызлары гына исән калалар. Гоголь бик күп вакытын апалары белән бергә үткәрә, хәтта кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Ул иртә иҗат эше белән мавыга һәм биш яшендә үз әсәрләрен яза башлый.

Гоголь, ун яшь тулгач, Полтавада укуга әзерләнә башлый. 1821 елда Николай Гоголь югары фәннәр Нежинск гимназиясенә укырга керә. Ул тырыш укучы булмый, ләкин аның хәтере бик яхшы була. Булачак язучының яраткан дәресләре–рәсем һәм рус әдәбияты. Аңа Александр Пушкинның иҗаты бик ошый башлый. Үзе дә уйлап чыгарган «Разбойники» поэмасын, «Братья Твердиславичи» повестен кулъязма журналында урнаштыра. Николай Гоголь гимназиядә театр түгәрәге оештыра. Ул үзе спектакльләр өчен пьесаларны сайлый, рольләрне бүлә һәм декорацияләр ясый. Анда актерлар укучылар була.

1825 елда Гогольнең әтисе үлә. Ул бу югалтуны бик авыр кичерә. Әтисе үлгәннән соң акча белән кыенлыклар башлана. Гоголь сеңелләре файдасына мирасыннан баш тарта.

1827 елда Гоголь «Ганц Кюхельгартен» поэмасын яза. Бер ел үткәч, язучы Нежинский гимназиясен тәмамлый һәм Петербургка китәргә уйлый.

1828 елның декабрендә Николай Гоголь Петербургка хезмәткә урнашырга килә. Ләкин язучы эш таба алмый. 1829 елда Гоголь «Италия» шигырен яза һәм имзасыз «Ватан улы» журналына җибәрә. Әсәрне бастыралар, һәм бу язучыга ышаныч бирә. Ул «Ганц Кюхельгартен» поэмасын да бастырырга була. Әмма бу юлы китап таралмый. Николай Гоголь бөтен тиражны сатып алып яндыра. Бу вакыйгадан соң ул актер булырга тырышып карый, ләкин язучыны эшкә алмыйлар. 1829 елның җәендә Германия буйлап сәяхәткә китә.

1829 елның көзендә Николай Гоголь Петербургка кайта. Акча җитмәгән өчен язучы коллеж асессоры булып эшли башлый. Ә буш вакытында ул Украинадагы тормыш турында повестьлар иҗат итә. 1830 елда «Ватан язмалары» журналында язучы «Вечер на кануне Ивана Купала» повестен бастыра.

Акрынлап Гоголь журналлар өчен яза башлый. Антон Дельвиг яшь авторны Василий Жуковский һәм Петр Плетнев белән таныштыра. Язучылар Николай Гогольгә яңа эш табарга ярдәм итәләр. Ул хатын-кызлар Патриотик институтында укытучы булып эшли башлый, ә ялларда бай дворяннарның балаларына дәресләр бирә. Шул ук вакытта Николай Гоголь Украина турында хикәяләр сериясе өстендә эшли.

1831 елда Гогольнең «Вечера на хуторе близ Диканьки» дигән китабы чыга, ул шул ук вакытта популяр була. Авторны Александр Пушкин, Евгений Баратынский, Иван Киреевский һәм башкалар мактый. 1832 елда Гоголь ул китапның икенче томын чыгара. Бу китапны да бик ошатып алалар. Гогольне барлык әдәби кичәләргә чакыралар, ул еш кына Александр Пушкин белән күрешә башлый. 1832 елның җәендә язучы туганнарын күрергә уйлый һәм юлда беренче тапкыр Мәскәүдә була, анда публицистлар Сергей Аксаков һәм Михаил Погодин, актер Михаил Щепкин белән таныша.

1834 елда язучыга Санкт-Петербург университетында гомуми тарих кафедрасында эшләргә тәкъдим итәләр. Көндез Николай Гоголь Урта гасырлар һәм халыкларның Бөек күчеше чоры турында лекцияләр укый, кичен Украинадагы крестьян-казак восстаниеләре тарихын өйрәнә. 1835 елда Гогольнең «Арабески» исемле тагын бер җыентыгы чыга, анда төрле жанрлар әсәрләре берләшкән була. Бер ай үткәч, «Миргород» дигән тагын бер китабы чыга. Бу китапта вакыйгалар Запорожьеда була. «Миргород»ка «Старосветские помещики», «Тарас Бульба», «Вий» һәм « Как поссорился Иван Иванович с Иваном Никифоровичем» повестьлары керә. «Арабески» һәм «Миргород» җыентыкларының бөтен тиражын тиз сатып алып бетерәләр.

1835 елда Николай Гоголь «Мертвые души» яза башлый. Шул ук елның көзендә Николай Гоголь университеттан китә. Ул профессиональ рәвештә әдәбият белән шөгыльләнергә һәм пьеса иҗат итәргә уйлый. Язучы Пушкиннан әсәр өчен идея бирергә сорый. Шулай Николай Гоголь «Ревизор» әсәрен яза,1836 елда комедияне тәмамлый. Ул аны Василий Жуковскийда кунакта Александр Пушкин, Петр Вяземский, Иван Тургенев һәм башкаларга укый. Пьеса тыңлаучыларга бик ошый. Әмма комедия цензураны үтә алмый, шуның өчен императорның үзеннән театрны куярга рөхсәт сорыйсы була. Берничә айдан соң Гоголь Петербургта Александр театрында репетицияләргә керешә. Комедия премьерасына 1836 елның маенда император Николай I килә һәм спектакльны ошата.

Соңыннан язучы Германиядә, Швейцариядә була, аннары Парижга күченә. Анда Гоголь «Мертвые души» романын язуын дәвам итә. 1837 елның февралендә Пушкин һәлак була. Язучы шагыйрьнең үлемен бик авыр кичерә. Әмма Россия урынына Гоголь Италиягә китә. Анда 1841 елда ул «Мертвые души» романының беренче томын тәмамлый һәм әсәрне бастыру өчен Мәскәүгә әйләнеп кайта.

1842 елның язында «Мертвые души»ны бастыруга рөхсәт бирелә. Шул ук елда тагын бер Гогольның «Шинель» повесте чыга.

1842 елның июнендә Гоголь яңадан чит илгә китә. Бу вакытта ул «Мертвые души»ның икенче томын яза башлый. Ләкин 1845 елда Гоголь аның икенче томы белән үзенең барлык кулъязмаларын яндыра. Дусларына хатлар язмый башлый, ә 1848 елда Иерусалимга китә.

1849 елда язучы Россиягә кайта. 1852 елның 21 февралендә язучы вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]