8 март
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
/
Алман империясе: Сайлау һәм сайлана алу хакыбызны тәләп итәбез. Хатын-кызлар көне, 8 март 1914.
8 март – Милади тәкъвимендә өченче айның сигезенче көне. Ел ахырына кадәр 298 көн кала.
← март → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
29 | 30 | 31 | ||||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сүрия – Инкыйлаб көне (гарәп. ثورة الثامن من آذار), 1963 елда кораллы түнтәрелеш (ингл. 1963 Syrian coup d'état) нәтиҗәсендә
Гәрәп социалист Баат фиркәсенең (2000 елдан бирле Cүрия бүлеге en җитәкчесе - Бәшәр Әсәд) хөкүмәткә килүе билгеләнә.
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Балкарлар сөргене корбаннарын искә алу көне.
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1010 — Фирдәүси үзенең "Шаһнамә" эпик поэмасын тәмамлый.
- 1669 — Этна янартавының иң көчле атуы.
- 1914 — 1911 елдан билгеләнә башлаган Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр 8 мартка туры килә.
- 1924 — Зиннәт Вәли, язучы.
- 1930 — Һиндстанда Маһатма Ганди җитәкчелеге астында граждан буйсынмау кампаниясе башлана.
- 1944 — Балкар халкын туган җирләреннән Казакъ һәм Кыргыз ССР җирләренә сөргенгә җибәрү чаралары башлана.
- 1950 — СССР үзенең атом бомбасы булуы турында игълан итә.
- 1973 — Төньяк Ирландиядәге референдумда 59 процент кеше бу ил өлеше Бөекбританиядә калсын дигән тавыш бирәләр.
- 1983 — АКШ президенты Рональд Рейган ССРБны «явызлык империясе» дип атый.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:8 март көнне туганнар
- 1892 — Александр Червяков, беларус совет дәүләт эшлеклесе.
- 1894 — Вәйнө Аалтонен, фин сынчысы.
- 1912 — Абдурәим Рәшидов, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 1915 — Зыя Нуриев, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе (Башкортстан).
- 1921 — Әнвәр Калиев, Бөек Ватан сугышы чоры Кызыл Гаскәре пехота старшинасы, Советлар Берлеге каһарманы.
- 1924 — Баян Дәүләтов, Бөек Ватан сугышы чоры Кызыл Гаскәре укчылар взводы командиры, лейтенант, Советлар Берлеге каһарманы.
- 1927 — Габриэль Гарсиа Маркес, Колумбия язучы-прозаигы, журналист, матбагачы һәм сәяси эшлекле.
- 1929 — Эбе Камарго, Бразилия җырчысы һәм кинематограф актрисасы, телевидение һәм радио программалары алып баручысы.
- 1930 — Җәвит Акчурин, фотохәбәрче, КФУ доценты.
- 1932 — Азат Вергазов, язучы.
- 1941 — Реваль Закиров, галим.
- 1955 — Рафис Гыйззәтуллин, татар язучысы һәм журналист.
- 1955 — Вәгыйзь Шәйхетдинов, татар рәссамы.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:8 март көнне вафатлар
- 1844 — Карл XIV Юхан (Жан-Батист-Жюль Бернадот) , Швеция һәм Норвегия короле.
- 1869 — Гектор Берлиоз (Louis Hector Berlioz), француз композиторы.
- 1923 — Йоханнес Ван дер Ваальс, голландияле галим, Физика өлкәсендә Нобель премиясе.
- 1940 — Гыймазетдин Вәҗетдинов, Совет-фин сугышы чоры Кызыл Гаскәре укчылар ротасы командиры, кече лейтенант, Советлар Берлеге каһарманы.
- 1944 — Миңнегали Гобәйдуллин, Бөек Ватан сугышы чоры Кызыл Гаскәре укчылар взводы командиры, лейтенант, Советлар Берлеге каһарманы (матросовчы).
- 1955 — Халикъ Садрый, татар язучысы.