Аслан Масхадов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аслан Масхадов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аслан Масхадов
Aslan Maskhadov.jpg
Чечен Ичкерия Җөмһүрияте президенты
Вазыйфада
1997 елның 12 феврале – 2005 елның 8 марты
Шәхси мәгълүмат
Туган 21 сентябрь 1951(1951-09-21)
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ, Казакъ ССР, Караганда өлкәсе, Шокай
Үлгән 8 март 2005(2005-03-08) (53 яшь)
РФ, Чечня, Толстой-Юрт
Сәяси фирка КПСС (1972-1991)
Белем Тифлис югары артиллерия команда укуханасе,
Ленинград хәрби-артиллерия академиясе
Сугышлар/бәрелешләр Вилнүс вакыйгалары[d], Беренче чечен сугышы, Грозный бәрелеше (1994)[d], Грозный бәрелеше[d], «Үч алу» гамәлияте[d], «Җиһат» гамәлияте[d], Чичәнстан сугышара кризисы[d], Икенче чечен сугышы һәм Сражение за Шатой (2000)[d]

Аслан Масхадов (чеч. Масхадов Іаьлин кІант Аслан (Халид), 1951 елның 21 сентябре, ССРБ, Казакъ ССР, Караганда өлкәсе, Шокай — 2005 елның 8 марты, РФ, Чечня, Толстой-Юрт) — Чечен Ичкерия Җөмһүриятенең хәрби, сәяси, дәүләт эшлеклесе. Чечен Ичкерия Җөмһүрияте гербы Чечен Ичкерия Җөмһүриятенең президенты (1997 елның 12 феврале2005 елның 8 марты). 1969—1991 елларда ССРБ Кораллы көчләрендә хезмәт итә, полковник.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 21 сентябрендә Казакъ ССР Караганда өлкәсе Осакаров районы Шокай бистәсендә туган. Гаиләсе 1944 елда чеченнәр һәм ингушлар сөргене вакытында Казакъстанга сөрелгән булган. 1957 елда гаиләсе белән Чечен-Ингуш АССР Надтеречный районы Зебир-Юрт авылына кайта.

Совет чорында яхшы хәрби карьера ясый. Надтеречный авылы урта мәктәбен (1967), Тифлиста югары артиллерия команда укуханасен (1972), Ленинградта М. И. Калинин исемендәге хәрби-артиллерия академиясен (1981) тәмамлый. Тифлис хәрби уку йортын тәмамлагач, 1972-1977 елларда ССРБ-Кытай чигендәге Ханка күлендә, Ленинград хәрби уку йортын тәмамлагач, 1981-1986 елларда Маҗарстанда, 1986-1992 елларда Вильнюста хезмәт итә. 1990 елда ул җитәкләгән хәрби бүлге сугышчан һәм сәяси әзерлектә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Чечен Ичкерия Җөмһүрияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда «полковник» дәрәҗәсендә отставкага чыга. Д. Дудаевның ышанычлы көрәштәшенә әйләнә: 1992 елдан Чечняның гражданнар саклануы башлыгы, 1994 елдан Чечен Ичкерия Җөмһүриятенең Кораллы көчләре баш сәргаскәре.

Беренче чечен сугышы вакытында А. Масхадов чечен кораллы көчләренең иң эре хәрби хәрәкәтләрен планлаштыра һәм тормышка ашыра. 1996 елның 31 августында генерал А. Лебедь белән «РФ белән Чечня Җөмһүрияте арасында мөнәсәбәтләрнең нигезләрен билгеләүче Принципларны эшләү турында» Хасавюрт килешүләрен имзалый.

1997 елның 27 гыйнварында, сайлаучыларның 59,3 % тавышын җыеп, Чечен Ичкерия Җөмһүриятенең президенты итеп сайлана.

1997 елның маенда РФ Президенты Борис Ельцин белән «РФ белән ЧИҖ арасында солых һәм мөнәсәбәтләр нигезләре турында килешүне» имзалый.

Сайлаулардан соң ярты ел үткәч, А. Масхадов ЧИҖ премьер министры итеп Шамил Басаевны билгели.

Икенче чечен сугышы башлангач, А. Масхадов ЧИҖ Дәүләт саклану комитеты (Мәҗлис–әл-Шура) җитәкчесе вазифасын ала.

2004 елның 8 сентябрендә РФ ФСБсы Ш. Басаев белән А. Масхадовны тотарга (юк итәргә) ярдәм итүче мәгълүмат өчен 300 млн сум түләргә вәгъдә итә.

2005 елның 8 мартында махсус операция вакытында үтерелә[1][2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны (1972 елдан) — Кусама Семиева, телефончы. Балалары: улы Анзор (1979), кызы Фатыйма (1981). Икенче хатыны (2002 елдан), бер баласы. Масхадов үтерелгәч, гаиләсе Финляндиядә сәяси сыену урыны алган. 2016 елда Кусама Семиева Чечняга кайта.

Элгәре:
Зелимхан Яндарбиев (в.б.)
Чечен Ичкерия Җөмһүрияте президентлары
Ичкерия гербы

гыйнвар 1997март 2005
Аннары:
Габделхәлим Садулаев

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Икесе - хәрби, берсе – төзүче. «Татарстан яшьләре», 29.11.2018

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Убит Аслан Масхадов. «Коммерсантъ», № 40 (3124) от 09.03.2005
  2. Уничтоженные чеченские боевики. Справка // РИА «Новости», 9 марта 2005