8 сентябрь
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
8 сентябрь — Милади тәкъвимендә тугызынчы айның сигезенче көне. Ел ахырына кадәр 114 көн кала.
← сентябрь → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | ||
6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 |
13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 |
20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 |
27 | 28 | 29 | 30 | |||
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ЮНЕСКО — "Халыкара уку-язу белүне җәелдерү көне" (ингл. International Literacy Day).[1].
Халыкара журналистлар бердәмлеге көне (рус. Международный день солидарности журналистов, исп. Día del Periodista)[2].
- Халыкара муковисцидоз чирен истә тоту көне[2].
Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
АКШ — Милли әби-бабайлар көне төшә алган беренче көн (соңгысы 14 сентябрь); хезмәт көненән соң беренче якшәмбе бәйрәм ителә[3].
Андорра — Милли көн (ингл. Our Lady of Meritxell Day, кат. Diada de Meritxell).
Испания — Волонтёр көне (исп. Día del Cooperante).
Канада — Милли әби-бабайлар көне төшә алган беренче көн (соңгысы 14 сентябрь); сентябрь аеның икенче якшәмбесендә котланыла[3].
Македония — Бәйсезлек көне (ингл. Independence Day, мак. Ден на независноста на Македонија,
Югославиядән, 1991 ел).
Мальта — Җиңү көне (ингл. Victory Day, мальт. Jum il-Vitorja).
Русия Федерациясе[4]:
- Русия хәрби даны көне.
- Ленинград саклаучыларны, һәлак булганнарны һәм исәннәрне искә алу көне, Ленинград камалышы башланган көн.
Төрекмәнстан — Төрекмән бахши көне төшә алган беренче көне (соңгысы 14 сентябрь); сентябрь аеның икенче якшәмбесендә котланыла[3].
Эстония — Милли әби-бабайлар көне төшә алган иң беренче көн (соңгысы 14 сентябрь); сентябрь аеның икенче якшәмбесендә котланыла[3].
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Халыкара физиотерапия көне (1951 елда
Копенгаген шәһәрендә Халыкара физиотерапия конфедерациясе барлыкка килә)[5][6].
Ислам Пакъстан Җөмһүрияте — Хәрби диңгез флоты көне (ингл. Navy Day, Хәрби диңгез флотының "Дварка операциясе", 1965 ел (ингл.)).
Русия Федерациясе — финансист көне[4].
Төрекмәнстан — Нефть, газ, энергетика һәм геология тармагы хезмәткәрләре көне төшә алган иң беренче көн (соңгысы 14 сентябрь); сентябрь аеның икенче шимбәсендә котланыла[3].
Өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
АКШның
Нью-Мексико штатында билгеләнгән Санта-Фе шәһәре бәйрәменең (Fiestas de Santa Fe) беренче көне — Зозобра эффигиясен (үле кеше һәйкәле) яндыру белән билгеләнә[3].
Испанияның[2]:
Астурия вилаяте көне.
Эстремадура автоном җәмгыяте көне.
- төрле муниципалитетларда дини вакыйгаларны искә алучы муниципаль бәйрәмнәр.
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1380 —
Бөек Мәскәү кенәзлеге һәм Алтын Урда төмәне Мамай җитәкчелегендәге гәскәрләр арасында Куликово сугышы була.
- 1636 —
АКШның иң борынгы
Гарвард университетына нигез салына.
- 1856 —
Монреальда беренче һава шары очышы уза.
- 1888 елның 8 сентябрендә Уфа тимер юл күперне рәсми ачу тантанасы уза.
- 1926 —
/
Веймар Җөмһүрияте (Алмания)
Милләтләр Лигасына кертелә.
- 1941 — Ленинград камалышы башлана.
- 1991 —
Македония бәйсезлекне яулый.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:8 сентябрь көнне туганнар
- 1841 — Антонин Дворжак, чех композиторы.
- 1923 — Расул Гамзатов, авар шагыйре.
- 1927 — Габделхәй Әхәтов, татар тел белгече, җәмәгать эшлеклесе.
- 1929 — Мәкъсүт Зарипов, физика галиме, профессор.
- 1933 — Әзһәр Мөхәммәдиев, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор.
- 1941 — Берни Сандерс, Вермонт штатыннан сул карашлы АКШ сәясәтчесе, демократик фирка әгъзасы.
- 1941 — Шамил Хаҗиәхмәтов, язучы, тәрҗемәче, мөхәррир.
- 1946 — Гөлзадә Сафиуллина, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе.
- 1958 — Азат Хәлимов, баянчы, ТР атказанган артисты (1999).
- 1976 — Роман Шаронов, Русия футболчысы.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:8 сентябрь көнне вафатлар
- 1811 — Симон Петер Паллас, алман сәяхәтче, табигатьне өйрәнүче һәм атаклы географ, медицина докторы.
- 1949 — Рихард Штраусс, алман композиторы, дирижер.
- 1965 — Герман Штаудингер, химия галиме, профессор.
- 1971 — Әкъдәс Нигъмәт Курат, татар тарих галиме.
- 1991 — Рудольф Зарипов, математика галиме.
- 1997 — Хәмзә Мөхәммәдиев, совет сугышчысы, Советлар Берлеге каһарманы.
- 2000 — Борис Иванов, органик химия галиме, профессор.
- 2000 — Гаипназар Паллаев, таҗик совет дәүләт эшлеклесе.
- 2005 — Алексей Салмин, тарихчы, сәясәт галиме.
- 2009 — Александр Аксёнов, беларус совет дәүләт эшлеклесе.
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Исем бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ "Халыкара грамоталылыкны җәелдерү көне" ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 14нче сессиясенең 1.141 санлы резолюциясе белән кабул ителде
- ↑ 2,0 2,1 2,2 http://es.wikipedia.org/wiki/8_de_septiembre#Celebraciones
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 http://en.wikipedia.org/wiki/September_8#Holidays_and_observances
- ↑ 4,0 4,1 http://ru.wikipedia.org/wiki/8_сентября#.D0.9F.D1.80.D0.B0.D0.B7.D0.B4.D0.BD.D0.B8.D0.BA.D0.B8
- ↑ http://it.wikipedia.org/wiki/8_settembre#Laiche
- ↑ http://www.wcpt.org/history