Бөек Мәскәү кенәзлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөек Мәскәү кенәзлеге latin yazuında])
Мәскәү кенәзлеге
рус. Великое княжество Московское
Бөек Мәскәү кенәзлеге


 

1263 ел — 1478 ел



Байрак Мәскәү кенәзлеге гербы

1500 еллардагы Мәскәү кенәзлеге
Башкала Мәскәү
Тел(ләр) рус теле
Дин православие
Мәйдан 3 млн. км² (1547)
Халык 1460-елларда 3 млн. кеше
1530-елларда 6 млн.
Идарә итү төре монархия
Кенәзләр
 - 1263-1303 Даниил Александр улы (Рус Олысы)
 - 1303-1325 Юрий Даниил улы (Рус Олысы)
 - 1325-1340 Иван I Калита (Рус Олысы)
 - 1340-1353 Симеон Үктәм (Рус Олысы)
 - 1353-1359 Иван II Кызыл (Рус Олысы)
 - 1359-1389 Дмитрий Донской (Рус Олысы)
 - 1389-1425 Василий I (Рус Олысы)
 - 1425-1433 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1433 Юрий Дмитрий улы Рус Олысы
 - 1433-1434 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1434 Юрий Дмитрий улы (Рус Олысы)
 - 1434 Василий Кыек (Рус Олысы)
 - 1434-1445 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1445 Дмитрий Шемяка (Рус Олысы)
 - 1445-1446 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1446-1447 Дмитрий Шемяка (Рус Олысы)
 - 1447-1462 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1462-1505 Иван III

Бөек Мәскәү кенәзлеге - 1480 елда Угра елгасындагы басып торганнан соң, Алтын Урдага кергән Рус Олысы нигезендә оештырылган бәйсез урта гасырлар дәүләт, бүгенге Россия Федерациясенең территориясендә урнашкан булган, башта Бөек Владимир кенәзлеге бүленмәсе, а соңрак - бөек кенәзлек.

Рус Олысы эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1240-1243 елда Бату хан рус кенәзлекләрен басып ала, алар Алтын Урдага Рус Олысы буларак керә. Бату хан басып алган территориядә яңа бердәм дәүләткә нигез сала. Шул ук елны Бату хан Болгар әмире, рус кенәзләре, Кырым, Кавказ бәкләрен чакырып, яңа тәртипне урнаштыра: салым, ясак зурлыгын куя, баскаклар, даруглар билгели, 7 олысның һәр хакиме Алтын Урда ханы биргән ярлык белән билгеләнә.

Мәскәү кенәзлеге XIII гасырның 60нчы - 70нче елларында Бөек Владимир кенәзлегеннән аерыла. 80нче еллардан алып, кенәз Даниил идарә иткән чорда, Мәскәү кенәзлегенең төньяк-көнчыгыш Россиягә карата сәяси һәи икътисади йогынтысы бик көчле була.

Иван Калита заманында да Мәскәү кенәзлеге үзенең йогынтысын көчәйтеп, үзенә тагын да зуррак территорияләр: Владимир, Тверь, Рязань кенәзлекләрен һәм Новгород республикасын үзенә яулый башлый. Шулай ук Мәскәү кенәзлеге Россия дәүләтнең үзәге булып формалашты.

Бәйсез Мәскәү кенәзлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1480 елда Угра елгасындагы басып тору нәтиҗәсендә Иван III җитәкләгән Рус Олысы Сарай шәһәренә ясак түләргә туктаган (ләкин Казан ханлыгына 1487 елга кадәр, Кырым ханлыгына һәм Касыйм ханлыгына 1681 елга кадәр салым түләгән), 1480 елда Мәскәү кенәзлеге фактик рәвештә бәйсез дәүләткә әверелә.

1537 елны Бөек Мәскәү кенәзлеге Литвага Гомель белән Любечны биргән.

1547 елда Иван IV Явыз патша титулын алгач, кенәзлек патшалыкка әйләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]