Иван IV
| Иван IV Явыз | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Иоа́нн Васи́льевич IV Явыз-Грозный |
| Туган | 25 август 1530 Коломенское |
| Үлгән | 18 март 1584 (53 яшь) Мәскәү |
| Үлем сәбәбе | агулану[d] |
| Күмү урыны | Архангел соборы[d] |
| Ватандашлыгы | Рус дәүләте |
| Һөнәре | Россиянең кенәзе |
| Җефет | 1) Анастасия Романовна 2) Мария Темрюковна 3) Марфа Собакина 4) Анна Колтовская 5) Мария Долгорукая 6) Анна Васильчикова 7) Василиса Мелентьева 8) Мария Нагая |
| Балалар | улылары: Дмитрий, Иван, Фёдор, Дмитрий Углицкий кызлары: Анна, Мария |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Юрий Васильевич[d] |
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Русско-казанская война (1535—1552)[d], Крымский поход на Тулу (1552)[d], Русско-шведская война[d], Ливон сугышы, Русско-литовская война[d], Русско-турецкая война 1568—1570 годов[d] һәм Черемисские войны[d] |
Иоа́нн Васи́лий улы (рәсми историографиядә), Мөдһиш Иван, Явыз Ива́н (1530 елның 25 августында, Коломенский авылында Мәскәү өлкәсендә туган) — Мәскәүнең һәм Русиянең бөек кенәзе (1533 елдан), 1547 елдан бөтен Русиянең патшасы.
1547 елда Иван IV патша (чар) титулын ала. XVI гасырның икенче яртысында Мәскәү дәүләте Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыгын басып ала. Ливониягә каршы уңышсыз сугыш алып бара.
1560 елда «Сайланган рада»ны бетерә, аның җитәкчеләре кулга алына. Явыз Иван Опричнинага нигез сала, аксөякләр һәм гади халык мәхкәмәсез хөкем ителә, дистәләрчә мең кеше җәзалап үтерелә. Явыз Иван дошманнарны үтерүдә шәхсән катнашкан. Явыз Иван боерыгы белән Православ чиркәү башлыгы — митрополит Филипп үтерелгән. Новгород шәһәрендә массалы суеш һәм талаулар оештыра.
Улы Фёдор дөньяга килү белән Явыз Иван Переславль-Залесскийдә чиркәү төзергә кушкан.
1584 елны озак авырган Иван IV газапланып үлә.
Гаиләсе һәм балалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Явыз Иванның хатыннары:
| № | Исеме | Туу | Туй | «Аерылу» | Үлем | Балалары |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Анастасия Роман кызы Захарьина-Юрьева | 1530/2 | 3 февраль 1547 ел | 7 август 1560 ел | Иван һәм Фёдор | |
| 2 | Мария Темрюковна (Кученей), кенәз кызы Черкасская |
1545/1546 | 21 август 1561 ел | 6 сентябрь 1569 | ||
| 3 | Марфа Василий кызы Собакина | ? | 28 октябрь 1571 ел Александровская Слобода |
13 ноябрь 1571 | юк | |
| 4 | Анна Алексей кызы Колтовская (Анна Ивановна, инокиня Дарья) |
? | 28 апрельдән соң — май 1572 | сентябрь 1572 | 5 апрель 1626 | юк |
| Мария Долгорукая | ? | 1573 (?) | 1573 (?) | юк | ||
| (5) | Анна Григорий кызы Васильчикова | ? | сентябрь 1574 — август 1575 Александровская Слобода |
лето 1575/6 | конец 1576 — январь 1577 | юк |
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2025 елның 4 ноябрендә — Халык бердәмлеге көнендә Вологда шәһәрендә 9 метрлы һәйкәле урнаштырылган (скульптор Михаил Красильников [1]; өлкә губернаторы Георгий Филимонов[d] башлангычы белән[2][3]).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Автор памятника Грозному уверен, что скульптура станет «жемчужиной Вологды». «Подъём», 3.11.2025
- ↑ Евгений Ларин. В Вологде в День народного единства открыли памятник Ивану Грозному. РИА Новости, 04.11.2025
- ↑ Александр Дубравин. Памятник Ивану Грозному в Вологде: когда откроют, где установлен, кто недоволен монументом. Газета.Ru, 3.11.2025