Гөлзадә Сафиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлзадә Сафиуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөлзадә Сафиуллина
Туган 8 синтәбер 1946(1946-09-08) (73 яшь)
Шекә, Тукай районы[d], Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ
Яшәгән урын Үзәк урам, Казан[1]
Әлма-матер Казан ветеринар институты
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТР халык артисты Җәлил премиясе лауреаты

Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина — җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районының Шекә авылында 1946 нчы елның 8 сентябрендә туа. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, 14 яшеннән фермага сыер савучы булып эшкә урнаша һәм бер үк вакытта Яңа Кенәр кичке яшьләр урта мәктәбен тәмамлый, 1965-1970 нче елларда Казан дәүләт ветеринария институтында укый. Казанда укыган вакытта ук үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Институтны тәмамлагач, яшь белгеч Үзбәкстанга эшкә җибәрелә һәм анда кошчылык фабрикасында ветеринария табибы булып эшли. Анда да ул сәнгатьне ташламый. Ахунбабаев исемендәге мәдәният сараендагы үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнаша. Үзешчән драма түгәрәген җитәкли. Шул ук вакытта Ташкәнт театр институтының режиссерлык бүлегендә дә укый. Ләкин аны туган яклары тарта. 1973-1980 нче елларда Самар, Ырынбур, Сембер филармонияләрендә нәфис сүз остасы һәм җырчы буларак таныла.

1980 нче елда Гөлзадә Сафиуллина Казанга кайта һәм И. Шакиров белән Ә. Афзалова төркемендә эшли. 1985 нче елдан 1990 нчы елга кадәр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, үз төркемен оештыра. 1988 нче елда Муса Җәлил исемендәге бүләккә лаек була. 1990 нчы елда “Мирас” кече ширкәтен оештыра – шунда җырчы да, җитәкче дә. Гөлзадә оештырган ширкәт күп кенә хәйрия эшләре дә башкара. Дистәләгән концерт программалары арасында аның: “Кеше тавышы”, “Йөрәкләрне җыр кавыштыра”, “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә”, “Безгә дөнья дәшә” (балалар өчен программа), “Мәрхабә” – мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары кичәсе, “Җиңүнең 50 еллыгына багышланган хәйрия концерты”, “Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла...”, “Минем җырым”, “Үлемсез Ил җыры” һ.б. бар.

Гөлзадә Сафиуллина гастрольләр белән Нью-Йоркта, Вашингтонда һәм Байкоңгырда чыгыш ясады. Италия, Греция, Франса, Мальта, Кипр, Мисыр, Исраил, Төркия буйлап Бөтендөнья мәдәният миссиясе составында татар җыр сәнгатен пропагандалады, Һиндстан тамашачысына татар мөнәҗәтләренең сихри көчен күрсәтте.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул еш кына картлар һәм балалар йортларында чыгыш ясый. Бөтендөнья татар балалары – “Сөембикә варислары” җыр конкурсы башында да Гөлзадә тора, ул конкурсның оештыручысы да, режиссеры да, жюри рәисе дә.

Җырчы Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлектә, татарлар яши торган Литва, Себер, Кавказ, Урал, Ташкәнт, Бохара, Урта Азия республикаларында чыгышлар ясый. 2012 елда Ерак Көнчыгышта Находка, Уссурийск, Владивосток шәһәрләрендә татарларны туплап, фольклор ансамбле төзеп, Рәсәй күләмендәге Сабан туена җыеп алып чыга.

Ул үзенең иҗат студиясен төзеп, милләтебезнең бай мәдәни мирасын пропагандалу эшен җәелдереп җибәрә. Рухи мирасыбызга багышланган бихисап тематик аудио-альбомнар чыгара.

Республика радио фондында аның башкаруында 150дән артык җыр, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе фондында 8 концерты саклана, аның тарафыннан 2 грампластинка дөнья күрде – “Мөнәҗәтләр, бәетләр” (1993) һәм “Сине эзлим” – татар халык һәм композиторлар җырлары. Бу пластинкалар бөтен татар дөньясына таратылды.

Гөлзадә Сафиуллина - Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы, “Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Бөек Тукай Ватаны син,  Арча. Казан: “Яңалиф” нәшрияты.-2009.-344 бит.</ref>
  • "Савап савытым тулсын"//"Юлдаш".- №1, гыйнвар, 2010[2]
  • "Җырла, Гәлзадә!"//Шәһри Казан.-1991. - 27 сентябрь[3]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты
  2. "Савап савытым тулсын"//"Юлдаш".- №1, гыйнвар, 2010
  3. "Җырла, Гәлзадә!"//Шәһри Казан.-1991. - 27 сентябрь