Галия Нигъмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галия Нигъмәтуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галия Нигъмәтуллина
Г.Н.Нигъмәтуллина.jpg
Туган телдә исем Галия Нигъмәтҗан кызы Нигъмәтуллина
Туган 2 гыйнвар 1907(1907-01-02)
РИ, Ырынбур губернасы, Орски өязе, Орски
Үлгән 4 гыйнвар 1990(1990-01-04) (83 яшь)
ССРБ, РСФСР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Горький урамы, 13[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист
Балалар улы Марсель Сәлимҗанов, режиссер

Галия Нигъмәтуллина, Галия Нигъмәтҗан кызы Нигъмәтуллина (1907 елның 2 гыйнвары, Ырынбур губернасы, Орски өязе, Орски1990 елның 4 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Казан) — театр актрисасы. Әстерхан һәм Камал (1930 елдан) театрлары артисты. ТАССР халык артисты (1975). Камал театры режиссерлары — Хәким Сәлимҗановның хатыны, Марсель Сәлимҗановның әнисе. Казан татар театр укуханәсенең беренче чыгарылыш (1926) укучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның 2 гыйнварында Ырынбур губернасы Орски өязе үзәге Орски шәһәрендә бай гаиләдә туган. Орскида 1911 елда драматург Мирхәйдәр Фәйзи ачкан драмтүгәрәктә шөгыльләнә. Сәхнәгә беренче мәртәбә 1923 елда Мифтах Әпсәләмов җитәкчелегендә һәвәскәрләр куйган Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» спектаклендә Зөһрә ролендә (Таһир ролендә — Хәким Сәлимҗанов) чыга. Шул спектакльдән кергән акчага Мифтах Әпсәләмов Галияне һәм Хәкимне Казанга алып китә. Казанда Татар театр техникумының 1926 елдагы беренче чыгарылыш укучысы[2]. Техникумны (1962 елдан Казан театр укуханәсе) тәмамлагач, 1926 елның җәендә техникум тәмамлаган студентларның Александр Ключарев (концертмейстер), артист Әсгать Мәҗитов катнашында «Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин), «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин), «Директор Җәмилев» (Гадел Кутуй), «Казан кызы» (Кәрим Әмири), «Һиҗрәт» (Нәкый Исәнбәт) спектакльләре белән Свердлау, Троицк, Петропавловск, Симәй, Омск, Томск шәһәрләренә дүрт ай ярымлык гастрольләрендә, 1927 елның җәендә педагог һәм театр режиссеры Гомәр Дәвешев җитәкчелегендә Муром, Касыйм, Чистай, Алабуга, Лаеш, Чаллы, Минзәлә шәһәрләренә гастрольләрендә катнаша. Берара Әстерхан татар театрында эшли. 1930 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә. Камал театрындагы беренче роле — Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» спектаклендәге Сара роле.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Драматик рольләрне дә, көлкеле рольләрне дә бердәй оста башкаручы артистка. Репертуардагы тискәре образларны да килештереп уйный торган була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Хәким Сәлимҗанов (1903-1981), Камал театрының режиссеры һәм артисты, ТАССР халык артисты (1957).

Улы Марсель Сәлимҗанов (1934-2002), Камал театрының баш режиссеры, ССРБ халык артисты (1984).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәким Сәлимҗанов. Артист язмалары. Казан: ТКН, 1966.
  2. И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2
  3. И. Илялова. Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. Казань: Татарское книжное издательство, 2005.
  4. Безнең кавем. Гыйнварда кабынган йолдызлар. Галия Нигъмәтуллина. «Сөембикә», 2017 ел, гыйнвар, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]