Әстерхан дәүләт татар драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әстерхан дәүләт татар драма театры latin yazuında])
(Әстерхан татар театры битеннән юнәлтелде)
Әстерхан татар театры
Урынлашу Әстерхан
Нигезләнгән 1907, 1918
Ябылган 1941

Әстерхан дәүләт татар драма театры (рус. Астраханский государственный татарский драматический театр) — Әстерхан шәһәрендә 1907-1941 елларда (1907 елдан үзешчән, 1918-1921, 1928-1941 елларда һөнәри дәүләт театры) эшләгән татар театры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан шәһәрендә татар телендә беренче публичный спектакльләр шәһәрнең рус театры бинасында һәм Кышкы театрында 1907 елның гыйнварында уйнала.

Беренче премьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның 13 гыйнварында Әстерханның рус театры бинасында халык өчен «Төшенү, яхуд Указ бәласе» дигән спектакль уйнала. Бу театрның җанланып китүенә Габдулла Кариевның «Сәйяр» труппасы гастрольләре һәм шәһәрнең милли җанлы мәдәни оешмалары - «Шураи Ислам», «Җәмгыяте исламия»ларның һәм Әстерханда чыгып яткан газеталар тирәсендә тупланган татар яшьләре тәэсир иткән. 1908 елда «Татар драма артистлары иптәшлеге» (рус. Товарищество татарских драматических артистов) исеме белән үзешчән татар драма түгәрәге оеша. Катнашучыларның үҗәтлеге һәм һөнәри осталыкларын даими күтәрү нәтиҗәсендә түгәрәк һөнәри труппага кадәр үсә. 1918 елда әлеге һөнәри труппа «Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлеге (рус. Союз астраханских мусульманских артистов) исемен ала.

Куелган спектакльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда Әстерхан мөселман артистлары берлегенә (рус. Союз астраханских мусульманских артистов) трагик артист Х. Араблинский һәм махсус Бакыдан чакырылган Азәрбайҗан драма театры артисты Х. Терегулов алына, берлекнең исеме Әстерхан татар дәүләт драма театры итеп үзгәртелә. Театр җитәкчесе һәм режиссер – Зәйни Солтанов, актерлар - Мохтар Мутин, Камал I, Камал III, Сара Байкина, Җәлал Байкин, Зөлкарнәй Байкин, Мәрзия Давытова, Суна Сафиуллина, Гаил Донской, Хәдичә Ханская, Исмәгыйль Кугушев, Габдулла Уральский һ. б.
1918-1928 еллар аралыгында театр тамашаларын ун меңнәрчә кеше карый. «Өйләнү», «Аршин мал алан», «Җөйче Гайшә» спектакльләре даими аншлаг белән уза. Шәһәр үзәгендә урнашкан Кышкы театрга «Вулкан» татар дәүләт драма театры исеме бирелә. Труппага Казаннан һәм Әстерханнан яшь талантлы актерларны алу дәвам итә. Актерларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан, татар театры каршында сәхнә осталыгы теориясе һәм практикасы курслары ачыла. Курсларның оештыручысы һәм җитәкчесе Зәйни Солтанов була. Актерларга сәхнә сәнгате тарихы, дикция һәм декламация, мимика һәм пластика, рольгә керү осталыгы һәм грим салу серләре укытыла. Укытуга Әстерхан рус драма театрыннан белгечләр О. Е. Любимов–Ланской, М. А. Кирсанова, И. Г. Паромонов, К. Г. Решимов җәлеп ителә.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарга классика да, заманча әсәрләр дә алына. Театр активында 150 дән артык милли һәм классик пьесалар була.

1920 елдан башлап, театр вакытлыча кризис кичерә: инкыйлабтан соңгы ачлык, авыр еллар сәбәпле труппадан билгеле актерлар күчеп китә. 1922 елда янәдән Һөнәри эшче театры (рус. Профессиональный трудовой коллектив) исеме белән татар театры тернәкләнеп китә, «Вулкан» театры актерлары Г. Уральский, И. Кугушев, Г. Ильясов, М. Сафина–Кугушева театрга кире кайта, Казаннан И. Хәйруллин, Г. Донской, Габдулла Капкаев, Асаевлар, Г. Әхмәтов килә. 1923 елда Әстерханга Зәйни Солтанов кире кайткач, театр эшчәнлеге яңа көч белән җанланып китә.

1928 елда эшче театрына дәүләт театры статусы бирелә. Труппага Камал I, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Камалова кушыла. Театр яңа статуста Идел буе, Кавказ алды шәһәрләренә гастрольләргә чыга башлый. Бөтенроссия театр бәйгеләрендә җиңү яулый. Кыш көне театр арендага алынган Рус драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Яз айларында балыкчылар, колхозчылар янында чыгыш ясый, чәчү, балык тоту вакытларында хезмәт күрсәтә. Җәй көне үз бинасы сәхнәсендә (хәзер Әстерхан ТЮЗы урнашкан урында) тамашалар күрсәтә. Театрның үз симфоник оркестры була. Оркестр җитәкчеләре булып Шиппер, Г. Байкин, М. Л. Тритуз, Гомәров эшли.

1941 елда «Вулкан» Әстерхан татар дәүләт театры эшчәнлеге туктатыла.

Театр ябылгач, аның актерлары Әстерхан филармониясе составында концертлар һәм спектакльләр белән чыгыш ясый. 1957 елда Гали Әхмәтов үзешчәннәрдән яңа театр коллективы туплый. Аның чыгышларында Әстерхан рус драма театры артистлары да катнаша. Беренче булып, Юныс Әминовның «Чәчәк» әсәрен сәхнәләштерәләр. Аннары Муса Җәлил шигырьләре буенча «Үлмәс җыр» спектакле куела. Хәй Вахит, Таҗи Гыйззәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Мостай Кәрим әсәрләрен сәхнәгә куялар. Тамашачы яратып өлгергән әлеге коллективка 1959 елда Әстерхан татар халык театры исеме бирелә. 1960 елда халык театрына Царев елгасы күпере артындагы татар мәдәният йорты бинасы тапшырыла. 4 кеше штатта тора (режиссер, куючы режиссер, баянчы, машина йөртүче). 25 үзешчәннән торган Әстерхан татар халык театрының беренче директоры — Мандур Гайнетдинов. Сәнгать җитәкчеләре һәм спектакльләр куючылар — Гали Әхмәтов, Гата Нуруллин, Рамазан Крутов, Сылу ханым Досаева, Рәис Җаббаров (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре). Актерлар — Мәрхәбә Сәгыйтова, Лена Кадыйрова, Зәйнәп Асанова, Рөстәм Садретдинов һ.б. «Балакайларым» Г. Сәгыйдуллаев, «Язмышлар шундый» Ф. Садриев, «Комедия, комедия» С. Шәкүров, «Сугыш кешеләрен онытмабыз» Ш. Рәкыйпов әсәрләре сәхнәләштерелә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Яваева М. Татарскому народному — 40. «Горожанин», 1999 ел, № 38 (сентябрь).
  2. Усманова А. Астраханский государственный татарский драматический театр. «Идель», 1999 ел, № 9 (февраль), № 10 (март), № 11 (март), № 13 (март),
  3. Усманова А. Прошлое. Настоящее. Будущее. «Идель», 1998 ел, № 13 (март).

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]