Мостай Кәрим
Мостай Кәрим | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мостафа Сафа улы Кәримов |
Туган | 20 октябрь 1919 Уфа губернасы, Кара Якуп вулысы, Келәш авылы |
Үлгән | 21 сентябрь 2005 (85 яшь) Башкортстан, Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты[1] |
Милләт | татар[2][3] яки башкорт[4] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | шагыйрь, язучы, драматург |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Рауза |
Балалар | улы Илгиз, кызы Әлфия |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы - 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) - башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар[2], әмма соңрак милләтен «алыштыра».
1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.
Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, яңадан фронтка китә. Җиңү көненә кадәр татар телендәге Ватан намусы өчен һәм Совет сугышчысы гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.
1930 елларда ук яза башлый. Беренче шигырьләре татар телендә Чишмә районының "Сталинчы" (хәзерге "Чишмә") гәҗитендә басыла[5]. 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.
Иң билгеле әсәрләре:
Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (реж. Ш.Мортазина), «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар, башкорт театрлары сәхнәсендә куела.
Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.
2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була.[6]. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Рауза.
Улы Илгиз Кәримов (1942—2019), тәрҗемәче, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы, Мостай Кәрим фондын оештыручыларның берсе (2013). Илгизнең хатыны Нәзифә Кәримова (1947), язучы, журналист.
- оныклары: Айгөл, Нияз.
Кызы Әлфия Кәримова (Балабан).
- оныгы Тимербулат Кәримов (Тимербулат Балабан, 1974), эшмәкәр, миллиардер. Тимербулатның хатыны Инга (1982), Роснефть башлыгы Игорь Сечинның кызы.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Уфада (2006), Мәскәүдә (2018), Алматыда (2019), Казанда (2019) урамнарга исеме бирелгән.
- Уфада (2013) һәм Казанда (2020)[7] һәйкәлләр куелган.
- Уфаның Милли яшьләр театрына исеме бирелгән.
- 2019 — РФ Президенты указы белән Уфа халыкара һава аланына Мостай Кәрим исеме бирелгән[8]
- 2019 — Нижгарның «Кызыл Сормово» заводында төзелгән круиз лайнерына (5 йолдызлы кунакханә дәрәҗәсендә) исеме бирелгән. Лайнер Идел елгасы буенча йөзәчәк[9].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 http://pomnim.me/search?info=867d5e4a-8e87-11e6-96ac-00199984c65f
- ↑ 2,0 2,1 Автор - Җиһат Солтанов. Мостай Кәрим башкортмы, татармы? // Кызыл таң. 07.05.2013
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова, Рәмис Латыйпов (2020 елның 10 апрель). Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе. Интертат. 2022 елның 7 февраль тикшерелгән.
- ↑ http://pomnipro.ru/memorypage41475/biography(үле сылтама)
- ↑ [1] 2017 елның 5 апрель көнендә архивланган."Чишмә" гәҗите сайты
- ↑ http://mustaykarim.narod.ru/
- ↑ Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк. 2021 елның 22 июнь көнендә архивланган. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 27.08.2020
- ↑ «Уфа» аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде. «Башинформ» МА, 31.05.2019
- ↑ Нижгарда Мостай Кәрим лайнерын суга төшерделәр. «Башинформ» МА, 12.09.2019
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- башкорт телендәге әсәрләре
- рус телендәге әсәрләре
- башка телләрдәге әсәрләре
- Мостай Кәрим. Озын-озак балачак. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- 20 октябрь көнне туганнар
- 1919 елда туганнар
- 21 сентябрь көнне вафатлар
- 2005 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкорт язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- Башкорт драматурглары
- Башкортстан халык шагыйрьләре
- Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Татар язучылары
- Татар шагыйрьләре
- Татар драматурглары
- Фронтовик язучылар
- Мостай Кәрим