Эчтәлеккә күчү

Риза Ишморат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риза Ишморат latin yazuında])
Риза Ишморат
Туган телдә исем Ризаэтдин Фәхретдин улы Ишморатов
Туган 1 ноябрь 1903(1903-11-01)
РИ, Уфа губернасы, Бәдрәш
Үлгән 29 октябрь 1995(1995-10-29) (91 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия[1]
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре драматург
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

 Риза Ишморат Викиҗыентыкта

Риза Ишморат, тулы исеме Ризаэтдин Фәхретдин улы Ишморатов — татар драматургы, режиссёр, тәрҗемәче, публицист, мемуарист, прозаик. 1938 елдан СССР (ТАССР) Язучылар берлеге әгъзасы[2].

Әдип 1903 елның 1 ноябрендә хәзерге Башкортстанның Яңавыл районы Бәдрәш авылында туа. Аның әтисе Фәхретдин, ярлы крестьян гаиләсеннән булганлыктан, малай чагында батраклык итә, соңрак мәдрәсә тәмамлап, башта Бәдрәштә укыта, аннары указлы мулла була. 1913 елда рухани дәрәҗәсеннән баш тартып, туган авылы Уразайга (хәзерге Татарстанның Актаныш районы) кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр игенчелек белән шөгыльләнә[2].

Алты яшеннән Ризаэтдин әтисе Фәхретдин укыткан мәктәптә укый, башлангыч белемне туган авылыннан 50-60 чакрым ераклыкта Бөре кантоны (хәзерге Яңавыл районы) Янбарис авылы мәдрәсәсендә һәм Сарыш авылы рус–татар земство мәктәбендә ала. 1916―1918 елларда укуын Минзәләдә һәм Уфада «Госмания» мәдрәсәсендә дәвам итә. 1920 елда Уфада педагогик курсларны тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Эчке куркынычсызлык гаскәрләренең Уфа сәяси бүлегендә хәрби хезмәткәр булып эшли, аннары 1923 елның көзенә кадәр Актаныш башлангыч мәктәбендә укыта һәм Минзәлә балалар йортында тәрбияче булып эшли[2].

1923 елның көзендә Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлагач, Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли. Үзенең беренче әсәрләрен ― «Йокы патшалыгында», «Фәйләсүф Өтек» сатирик комедияләрен үзе, режиссер буларак, сәхнәгә куя[2].

1927―1930 елларда Ленинградта сәнгать тарихы институты[d] каршындагы театр сәнгате буенча югары курсларда укый. Казанга кайткач, Татарстан АССР Мәгариф халык комиссариатында сәнгать эшләре буенча инспектор, режиссерлар коллегиясе җитәкчесе, режиссер–куючы, Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли[2].

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы сәнгать эшләре идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфасында була. Бу чорда танылган язучы-драматургка әверелә. Аның «Пожар» (1929), «Данлы гасыр», «Мәдинә» (1930), «Тургай» (драматург Кәрим Тинчурин белән берлектә, 1932), «Ил өчен» (1936), «Ватан» (1938), «Гөлзада» (1940) драмалары авылда сыйнфый көрәшне, колхоз төзелешен, эшчеләр, интеллигенция, студентлар тормышын чагылдыра, республиканың төрле театрларында куела һәм тамашачылар тарафыннан танылу ала[2].

1942 елның маенда фронтка китә. Воронеждан Берлинга кадәр сугышчан юлны Воронеж фронты сәяси идарәсе, 1943 елның 20 декабреннән Украина фронты органы «Ватан намусы өчен» исемле татар газетасының хәрби корреспонденты, аннары җаваплы мөхәррире сыйфатында уза. Берлинда урам сугышлары вакытында авыр яралана. Сугышчан казанышлары өчен Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән[2].

Сугыш елларында «Дошман лагеренда» (1941), «Ил кызлары» (1941), «Кайту» (1942) пьесалары иҗат ителгән[2].

Сугыштан соң тулысынча иҗат эшенә бирелә. Язучы иҗатында «Якты юл» (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» (1952), «Шайтан таягы» (1954), «Иске дуслар» (1957), «Серле көй» (1959), «Дулкыннар шаулый» (1964) кебек драма һәм комедияләр күренекле урын алып тора. Мәсәлән, эшче кызның тынычсыз һәм бер үк вакытта нык холкы турында сөйләүче «Бистә кызы Гөлсинә» пьесасы берничә ел дәвамында сәхнәдән төшми[2].

Тарихи шәхес образларын тудыру ― Риза Ишморат драматургиясенең төп темаларыннан берсе. «Үлемсез җыр» (1954–1955) героик драмасы, мәсәлән, Муса Җәлил батырлыгына багышлана. Рус теленә тәрҗемә ителгән драма Казанның Зур драма театры сәхнәсендә куела. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге вакытында күрсәтелә[2].

1961 елда «Алар дүртәү иде» драмасын яза, аның геройлары ― Әсхәт Җиһаншин (1938―2017) һәм аның иптәшләре Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский, Иван Федотов Тын океанда давыллар белән көрәшәләр. 1963 елда В. И. Ульяновның Казан университетында укыган елларын чагылдырган «Давыл алдыннан» драмасын иҗат итә. Бу драма Качалов театры сәхнәсендә дә куела[2].

1982 елда драматург «И мөкатдәс моңлы сазым» драмасын тәмамлый. Бу әсәр татар халык шагыйре Г. Тукай һәм аның мәшһүр замандашлары Ф. Әмирхан, С. Сүнчәләй, С. Рәмиев һәм башкалар язмышына багышланган[2].

Риза Ишморат ― кырыкка якын сәхнә әсәре авторы. Күп кенә пьесалары башка милли театрлар ― рус, башкорт, казакъ, үзбәк, чуаш һ. б. театрлар сәхнәләрендә дә куела[2].

Әдипнең иҗаты күпкырлы. Ул публицист, тәрҗемәче, әдәбият белеме һәм тәнкыйть мәкаләләре авторы буларак та билгеле. Авторның «Тургайлар җырласын» дигән документаль повесте якташлары, сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләренең тормышы һәм хезмәте турында сөйли[2].

Риз Ишморат татар теленә В. Ивановның[d] «Бронепоезд» (1929), М. Горький хикәяләрен, И. Франконың[d] «Урланган бәхет» пьесасын (1951), Д. Фонвизинның[d] «Недоросль» комедиясен (1953), башка рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә[2].

Драматургның беренче әсәрләре 1926 елда дөнья күрә. Шуннан соң ул үзенең «Данлы чор», «Ил өчен», «Ватан», «Гөлзадә», «Бүләк», «Кайту», «Яңа Бистә», «Үлмәс җыр», «Давылга таба», «Якты юл», «Якын дус», «Алар дүртәү иде» һ.б. әсәрләрен иҗат итә.

1996 елда вафат булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оныгы Айрат Ишморатов - композитор, 1998 елдан Канадада яшәп, иҗат итә.

  • Беренче хатыны (1923 елда өйләнгән) ― Сәгадәт. Кызлары Гөлнар (1936). Гөлнарның ире Хәйдәр. Аларның кызы Этери (1968). Этери кызлары Анна (1989), Юля (1996).
  • Икенче хатыны (1937 елда өйләнгән) ― Рәшидә Җиһаншина (1917―2003).
    • Өлкән улы Рафаил (1938). Рафаилның хатыны Рәзимә (Гатина, 1938). Аларның уллары Антуан (1967), Айрат (1973).
      • Антуанның хатыны Эльвира (Мәһдиева), балалары Ринат (1997), Камилла (2000). Айратның хатыны Эльвира (Мисбахова), кызлары Алина (2003).
    • Кече улы Рөстәм (1940). Рөстәмнең хатыны Александра (Михеева). Кызлары Снежана (1972), Ирма (1981).
      • Снежананың ире Игорь, балалары Инга (1996), Марат (2003). Ирманың улы Степан.
  • Өченче хатыны (1946 елдан) ― Фатыйма. Уллары Фәрит (1946). Фәрит 3 тапкыр өйләнгән, балалары: Даниядән ― Айсылу (1972), Гөлфиядән ― Фәрхәт (1976), Татьянадан ― Тимур (1981). Айсылуның кызы Айнур (1994).
  • Дүртенче хатыны (1948 елдан) ― Рәисә Ишморатова (Чабдарова, 1917―1997). Рәисәнең үз улы Геннадий (1939). Уртак уллары Равил (1949). Равилнең балалары: Зоядан ― Тимур (1975), Рәхиләдән Марат (1980).[3].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #142622907 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 Ишмуратов Риза Фахретдинович (1903 – 1996). Земляки – знаменитости.(үле сылтама) Янаульский историко–краеведческий музей(рус.)
  3. Рустам Ишмуратов. Ишмуратовы. // Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. К.:ТКИ, 2012. стр. 372-373. ISBN 978-5-298-02215-6