Владимир Ленин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Ленин latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Җенес ир-ат[1][2][3][…]
Сурәт
Имза
Ватандашлык  СССР
Тугандагы исем рус. Владимир Ильич Ульянов
Тәхәллүс Ленин, Ильин, Н. Ленин, Старик, К. Тулин һәм Lenin
Туу датасы 22 апрель 1870(1870-04-22)[2][4][5][…]
Туу урыны Сембер, Сембер губернасы, Россия империясе[6]
Үлем датасы 21 гыйнвар 1924(1924-01-21)[7][8][4][…] (53 яшь)
Үлем урыны Большие Горки[d], РСФСР, СССР
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе мигә кан йөгерү[d]
Җирләнгән урыны Ленин төрбәсе
Ата Илья Ульянов
Ана Мария Ульянова[d]
Кардәш Мария Ильинична Ульянова[d], Ольга Ильинична Ульянова[d], Александр Ильич Ульянов[d], Дмитрий Ильич Ульянов[d] һәм Анна Ильинична Елизарова-Ульянова[d]
Ире яки хатыны Надежда Крупская
Ыруг Семья Ульяновых[d]
Туган тел рус теле
Язма әсәрләр теле алман теле, француз теле, инглиз теле һәм рус теле
Сак астында тоту урыны Дом предварительного заключения[d]
Гаепләнгән политическая деятельность[d]
Җәза ссылка в Сибирь[d]
Һөнәр төре сәясәтче, инкыйлабчы
Эшчәнлек өлкәсе ленинизм[d], сәясәт[9] һәм каммунизем[9]
Эш урыны Санкт-Петербург дәүләт университеты
Башкарган вазыйфа председатель Совета народных комиссаров РСФСР[d], председатель Совета народных комиссаров СССР[d], председатель Совета Труда и Обороны СССР[d], член Политбюро ЦК КПСС[d], член Политбюро ЦК КПСС[d] һәм член Политбюро ЦК КПСС[d]
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының юридик факультеты[d], Казан Император университеты һәм Сембер классик гимназиясе[d]
Активлык урыны Санкт-Петербург[10] һәм Мәскәү[10]
Сәяси фирка әгъзасы Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе, Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Чәч төсе кара чәч
Сәламәтлек торышы өянәк авыруы
Сексуальная ориентация Һетеросексуальлек[11]
Катнашучы Россия инкыйлабы, II съезд РСДРП[d], III съезд РСДРП[d], IV съезд РСДРП[d], V съезд РСДРП[d], VII съезд РКП(б)[d], VIII съезд РКП(б)[d], IX съезд РКП(б)[d], X съезд РКП(б)[d] һәм XI съезд РКП(б)[d]
Сугыш Россия инкыйлабы, Октябрь инкыйлабы һәм Русия ватандашлар сугышы
Әсәрләр исемлеге произведения Ленина[d]
Сәнгать юнәлеше антиимпериализм[d], антикапитализм[d], марксизм һәм классовая борьба[d]
Сәяси идеология ленинизм[d][12]
Йогынтысын кичергән Карл Маркс, Фридрих Энгелс, Георгий Валентинович Плеханов[d], Александр Һерцен[d], Георг Һегель, Карл Каутский[d], Иосиф Дицген[d] һәм Гобсон, Джон Аткинсон[d]
Бүләкләр
Биеклек / буй 165 сантиметр
Изображение памятной доски
Әсәрләр җыентыгы Виктория һәм Альберт Музее
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Биттәге чәчләр борода в стиле ван Дейка[d]
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][13]
Commons Creator бите Vladimir Lenin
 Владимир Ленин Викиҗыентыкта

Владимир Илья улы Ленин (чын фамилиясе Ульянов; рус. Влади́мир Ильи́ч Ле́нин) — Россия империясе һәм СССР сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, инкыйлабчы, большевиклар фиркасен нигезләүче. 1917 елның Бөек Октябрь инкыйлабын оештыручылардан берсе. Фәлсәфәче, марксист, публицист, Өченче коммунистик интернационалны оештыручы, ССРБга нигез салучы. Фәлсәфә һәм икътисад өлкәсенә карый торган фәнни хезмәтләре бар.

В. Ленин җитәкчелегендәге Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә:

  • Россия беренче Бөтендөнья сугышыннан чыга (Солых декреты);
  • алпавыт җирләре фәкыйрь крестьяннарга бүлеп бирелә (Җир декреты);
  • зур ширкәтләр милләтләштерелә;
  • дин дәүләттән аерыла;
  • ил патша хакимияте бурычларын түләүдән баш тарта;
  • милләтләрнең үзбилгеләнү сәясәте үткәрелә башлый (Польша, Балтыйк илләре, Финляндия, Молдавия, Төркия, Кытайның Манҗуриясе, Монголия, АТССР һ.б.);
  • сәнәгый электрлаштыру эшләре тормышка ашырыла (ГОЭЛРО планы);
  • дөнья тарихында иң зур күләмле Наданлыкны бетерү сәясәте үткәрелә;
  • бөтен милләтләрнең хокуклары тигез дип игълан ителә;
  • дөнья тарихында беренче тапкыр хатын-кызларга сайлау хокукы бирелә;
  • В. Ленин башлаган Яңа Икътисади Сәясәт вакытында икътисадый үсеш кайбер елларда 30 процентка җитә;

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атасы — күренекле мәгърифәтче Илья Ульянов, Сембер губернасы дәүләт мәктәпләре буенча баш инспектор. Улы Сембер гимназиясендә укый.

1887 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Биредә үзенең революцион эшчәнлеген башлый. Шул ук елны студентлар арасында фетнәдә катнашканлыктан, университеттан куыла. Мәхкәмә аны хөкем итеп Казан өязендәге Апакай авылына «сөрген»гә җибәрә.

Володя Ульянов — студент (1887)

1888 елда аңа Казанга кайтырга рөхсәт ителә. 1888-89 елларда Федосеев түгәрәкләре эшендә катнаша. Биредә Маркс, Энгельс, Плеханов әсәрләрен өйрәнә башлый.

1891 елда Петербург университетының Юридик Факультетында экстерн рәвешендә имтихан тапшыра, 1891-1896 елларда Самар белән Петербург шәһәрләрендә мәхкәмәдәге присяжный вәкил ярдәмчесе вазыйфасын башкара.

1895 елда Санкт-Петербургда Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш берлеген (рус. Союз борьбы за освобождение рабочего класса) оештыруда катнаша.

1897 елда Енисей губернасына 3 еллык сөргенгә җибәрелә. Шушенское авылында яши.

1900 елдан эмиграциядә; Г. В. Плеханов һ.б. белән берлектә «Искра» гәзитен нәшер итә. РСДРПның II корылтаеннан башлап (1903), Ленин бәлшәвикләр фиркасен җитәкли. Эмиграциядә чакта яшерен фиркане саклап калу һәм ныгыту белән шөгыльләнә.

1912 елның 5 маенда Санкт-Петербургда бәлшәвикләрнең хакимиятләр рөхсәте белән чыккан «Правда» гәзите чыга. Ленин гәзитнең мөхәррияте белән канәгать булмый (мөхәррире И. Сталин була). Ленин көн саен диярлек төрле киңәшләр, күрсәтмәләр, хаталар төзәтеп хатлар җибәрә. Ике ел эчендә аның авторлыгында 270 мәкалә чыга.

1917 елгы Февраль Инкыйлабыннан соң Петроградка кайта, Октябрь Кораллы инкыйлабына җитәкчелек итә. Советларның II Бөтенрусия корылтаенда (1917, октябрь) ХКС рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта 1918 елдан соң Эшче-Игенче Саклау Шурасы (1919 елдан Хезмәт һәм Саклау Шурасы (Советы) рәисе; БҮБК һәм СССР ҮБК әгъзасы.

1922 елның декабреннән, авыруы кәчәеп китү сәбәпле, сәяси эшчәнлектән беркадәр читләшә. Ленин вафатыннан соң СССРда Ленин тәгълиматы Сталин аңлатмасында канунлаштырыла.

1922 елның 24 декабрендә һәм яңа елның 4 гыйнварда ул Х ВКП(б) Корылтаена хат яза. Аңарда ул фирка белән итүгә дәгъва иткән һәм үзенә алмашка киләчәк бәлшәвик сәясәтчеләргә тәнкыйди сыйфатлама бирә. Соңыннан бу хат «Ленин васыяте» исемен алган.

Иосиф Сталинны ул гомумән югары урыннарга куярга кушмаган. Ул аны кабаланучан һәм үз әйләнә-тирәсе белән туктаусыз идарә итәргә мавыгучы бер бюрократ итеп сурәтли. Сталин алга сөргән Татарстан АССР шикелле милли автономияләрнең Советлар Берлегенә РСФСР «арадашчылыгы» белән керүен ул тулысынча хаксызга чыгара. Ленин бу башлангычны Сталинның «милли бәлшәвик»ләргә (республикалардагы коммунистларга) карата җыелган ачуы һәм үч алу нияте белән аңлата.[14]

Ләкин, XI Корылтай (апрель, 1923) Ленинның сүзен аяк астына салып, ВКП(б) беренче секретаре, димәк, ил җитәкчесе итеп Сталинны сайлый.

1924 елның 21 гыйнварында көчле авырудан үлә. Кызыл мәйдандагы Ленин төрбәсендә күмелгән.

Сугыш вакытында, 1941–1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә сакланган[15]. 1945 елның апрелендә Мәскәүгә кайтарылган.

Ульянов-Ленин вә Татарстан Автономиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТАССРны оештыруда хәлиткеч роль уйный: Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы декретка(үле сылтама) кул куя (1920, 27 май).

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ни нәрсә ул "халык дуслары" һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугыша? (Что такое "друзья народа" и как они воюют против социал-демократов?), (1894),
  • Россиядә капитализм үсеше (Развитие капитализма в России, (1899),
  • «Нишләргә?» (Что делать?), (1902) һ.б.
  • «Алга бер адым, ике адым элек (безнең партиядәге Кризис)» («Шаг вперёд, два шага назад (Кризис в нашей партии)»), (1904)
  • "Материализм һәм эпириокритицизм. Критик язмалар турында бер реакцион фәлсәфә» («Материализм и эмпириокритицизм. Критические заметки об одной реакционной философии»), (1909) - Ленинның гносеология буенча төп хезмәте.
  • "Марксизмның өч чыганагы һәм өч состав өлеше» («Три исто́чника и три составны́х ча́сти маркси́зма»), (1913)
  • "Милли мәсьәлә буенча критик язмалар" ("Критические заметки по национальному вопросу"), (1913)
  • "Милләтләрның үзбилгеләнү хокукы турында» («О праве наций на самоопределение»), (1914)
  • “Русларның милли горурлыгы турында” (“О национальной гордости великороссов”), (1914)
  • "Дәүләт һәм инкыйлаб. Марксизмның дәүләт турында тәгълимат һәм инкыйлабта пролетариат бурычлары». («Государство и революция. Учение марксизма о государстве и задачи пролетариата в революции»), (1917)
  • «Съездга хат» («Письмо к съезду»), (1922) «Ленинның васыятьнамә» кебек да билгеле

Күптомлы сайланма әсәрләре (1-45 томнар, 1954-1973) Татарстан китап нәшриятында татар телендә нәшер ителә.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин хөрмәтенә меңнәрчә торак пунктлар (мәсәлән, Ленинград, Ульяновск, Лениногорск), урамнар (мәсәлән, Казанның Вахитов районында Ленин һәм Ульянов-Ленин урамнары) һәм бер астероид аталган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #7393146 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. BeWeB
  4. 4,0 4,1 Eesti biograafiline andmebaas ISIK
  5. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  6. P. Vi. Lenin, Vladimir Ilich // The Enciclopædia Britannica — 12 — London, NYC: 1922.
  7. Ленин Владимир Ильич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1973.
  8. Resis A. Encyclopædia Britannica
  9. 9,0 9,1 Czech National Authority Database
  10. 10,0 10,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118640402 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  11. Service R. Lenin: A Biography — 2000. — ISBN 978-0-674-00828-1
  12. Сталин И. В. Об основах ленинизмаПравда, 1924.
  13. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  14. Политические руководители Советского государства в 1922 — начале 1923 гг.
  15. Рәшит Минһаҗ. Локман Закиров: «Мин – очраклы кеше». «Ватаным Татарстан», 09.02.2018

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]