Нигъмәтулла Габдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нигъмәтулла Габдуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 23 май 1937(1937-05-23) (83 яшь)
Туу урыны Казаклар (Тукай районы), Тукай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Бүләкләр
Ленин ордены Социалистик Хезмәт Каһарманы Хөрмәт Билгесе ордены

Нигъмәтулла Габдуллин (тат. Niğmətulla Tөxfətulla uğlı Ğabdullin, Нигъмәтулла Төхфәтулла улы Габдуллин; 1937 елның 23 майы) — төзүче-новатор, монтажчы, балта остасы, бетонщик 23 май 1937(1937-05-23) (83 яшь), Казаклар (Тукай районы), Тукай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981), Яр Чаллы шәһәренең Почётлы гражданы (1999).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдуллин Нигъмәтулла Төхфәтулла улы 1937 елның 23 маенда Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге — Тукай) районы Казаклар авылында туган.

1955 елда Воткинск машина төзү заводына эшкә керә.

1966 елда Воткинск машина төзелеше техникумын тәмамлый.

1970 елда «Камгэсэнергострой» «Металлургстрой» төзелеш идарәсенең СМУ-24 комплекслы бригадасы бригадиры була. Төзүче булып эшләгәндә, Түбән Кама ГЭСы (шлюзларның биек терәк стенасы, гидростанциянең 5 нче секциясе), двигательләр һәм запас частьләр ремонтлау буенча заводлар «КамАЗ» Җитештерү Берләшмәсенең Кою заводының югары катлам фундаментлары төзелешендә катнашкан.

1987 елда, Түбән Кама энергия-төзелеш техникумын тәмамлап, прораб, аннары Татарстанның Алабуга районы «Котловский» совхозының баш инженеры итеп билгеләнә.

1992 елдан алып 1998 елга чаклы Яр Чаллы шәһәрендәге «Янус» ПФК (хәзер ООО) баш инженеры булып эшли.

Бүләкләре һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1981 елда 2нче чиратны төзегәндә һәм КАМАЗ куәтләрен үзләштерүдә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә. Абдуллин бригадасы өч ел һәм 9 ай эчендә 10нчы бишьеллык (1976—1980) биремнәрен, ә бригадир үзе 7 еллык норманы үтәгән.
  • Шулай ук Абдуллин ике Ленин ордены, «Хөрмәт билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
  • 1999 елда Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины итеп сайлана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елда Казанда Р. Вәлиевның Абдуллин бригадасына багышланган «Таяну ноктасы» дигән китабы чыга.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Энциклопедия города Набережные Челны. — Казань: «Идель-Пресс», 2007. — 431 с., 16 л. ил., цв. ил., портр. — ISBN:978-5-85247-177-2.
  • Татар энциклопедия сүзлеге. — Казан, 1999.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстанның Социалистик Хезмәт Каһарманнары

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]