Нәкый Исәнбәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәкый Исәнбәт latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Нәкый Исәнбәт
Туган телдә исем Нәкый Сираҗетдин улы Закиров
Туган 29 декабрь 1899(1899-12-29)
Малаяз авылы, Уфа губернасы, РИ
Үлгән 12 сентябрь 1992(1992-09-12) (92 яшь)
РФ, ТР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы
Җефет I Гөлсем (1900-1967)
II Нәҗибә
Балалар Арлат (1926―1995)
Празат (1927―2001)
Үзбәк (1933―)
Йолдыз (1936―2021)[1]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Нәкый Исәнбәт Викиҗыентыкта


Нәкый Исәнбәт, чын исеме Нәкый Сираҗетдин улы Закиров ( 29 декабрь (10 гыйнвар) 18991992 елның 12 сентябре) — күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнвары) Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында Сираҗетдин мулла һәм Таибә абыстай гаиләсендә туган.

« Минем исем, фамилиям болай: Нәкый Сираҗетдин улы Закиров. Шәҗәрәмне дә әйтим: Нәкый ← Сираҗетдин ← Закир ← Әһлулла ← Рәхимкол ← Мөхәммәтрәхим ← Исәнбәт ← Сөембәк. Болар Малаязга Урал артындагы Юлыктан килгәннәр. М. Фәйзи эшләгән авылдан. Ул Орски өязендәге зур татар авылы.
Н. Исәнбәт[2]
»

Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. 1910 елдан Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый. Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була. Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә Шәехзадә Бабич фатиха бирә. 1914-1916 елларда, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда, «Аң», «Сөембикә», балалар өчен чыгарылган «Ак юл» һәм «Балалар дөньясы» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга. Беренче әсәрләренә «Н.И.», «Кара сакал», «Мәргән», «Аллаяр», «Дәрвиш», «Кабил», «Мәлгун» һ.б. псевдонимнары белән кул куя.

Нәкый Исәнбәт туган якларындагы Атау, Тастүбә, Үрге Кыйгы мәктәпләрендә татар телен укыта (1917 елның көзеннән, 1920 елның җәенә кадәр), халык авыз иҗатын җыю белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).

1920-1922 елларда, укытучылык эшеннән аерылмыйча, Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында укый.

Нәкый Исәнбәт – тел галиме дә. Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды.

Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый.

Яңа тормыш корырга тотынган хезмәт кешеләренең образларын гәүдәләндергән романтик-оптимистик рухлы шигырьләр, сәхнә жанрында иҗат ителгән «Һиҗрәт» (1923), «Культур Шәңгәрәй» (1927), «Пикүләй Шәрәфи» (1929), «Портфель» (1929) кебек сатирик комедияләр, көндәлек матбугатта басыла килгән публицистик мәкаләләр, фельетоннар — болар һәммәсе Н. Исәнбәтне 1920 еллар татар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныталар.

1930 елның февралендә Казанга күченгән Исәнбәтне каты эзәрлекләү башлана. Матбугатта аның «Җидегән» дигән оешмада торуын «фаш иткән» нахак мәкаләләр басыла. Бу вакыйгалардан соң Исәнбәт ун ел буе матбугаттан, әдәбияттан читләтелеп яши. Ишле гаиләне туйдыру өчен «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында, Әтнә ягында китеп эшли.

1941 елның июнендә Мәскәүдә узасы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек барган вакытта Исәнбәтне искә төшерәләр. Декада программасына Татар дәүләт академия театры «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй» спектакльләре премьерасын әзерли. «Идегәй» трагедиясе Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының 1944 елда Татарстанда идеология эшенең торышына, әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган махсус карарында бу әсәргә «зарарлы» дигән мөһер сугыла, һәм ул куярга да, бастырып чыгаруга да яраксыз табыла.

Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар. Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, А.С. Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.

Туган әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелде.

Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.

Нәкый Исәнбәт 1992 елның 12 сентябрендә Казанда вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Казанның Совет районындагы (Гвардия микрорайоны, элекке Клыковка) бер тыкрыкка Нәкый Исәнбәт исеме бирелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәгариф.рф сайты
  2. Н. Ханзафаров. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. 11нче биттә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]