Җидегәнчелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җидегәнчелек latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

«Җидегәнчелек» — 1930 елда бер төркем татар әдәбиятчыларына карата контрреволюцион, милләтчел берләшмә төзүдә гаепләүгә нигезләнгән сәяси эш.

Яла ягу, талантлы язучыларны пычрату эшен журналист М. Парсин башлап җибәрә: “Җидегән” — 1928 елда Уфада оешкан татар язучылары оешмасы. Оештыручылары: фабрикант улы Кутуй, сәүдәгәр улы Минский һәм динче-милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае Нәкый Исәнбәт һәм мәгълүм Зыя Камалиның кияве Сәйфи Кудаш керәләр...”.[1]

1930 елның 13 августында Т.Ченәкәйнең «Башкортстан» гәзитендә «Җидегән» турында объектив булмаган, «үзтәнкыйть» мәкаләсе чыга. Бу мәкалә авторга дивиденд бирмәсә дә, анда исемнәре аталган татар язучылары ОГПУ оператив күзәтүенә эләгәләр.

1930 елның 31 августында ТАПП (Татарская ассоциация пролетарских писателей — Пролетар язучыларының Татарстан ассоциациясенең) гомуми җыелышы булып, анда бик иркенләп «җидегәнчелек» мәсьәләсе тикшерелә һәм «тиешле» карар кабул ителә. Төп докладчы Г.Гали була. Җыелышта Т.Ченәкәйнең «Башкортстан», Ф.Мобарьнең «Кызыл Татарстан» гәзитләрендә чыккан мәкаләләре, Г.Кутуйларның аңлатма язулары тикшерелә. «Җидегән» оешмасы яшерен һәм контрреволюцион буларак сыйфатлана. Нәтиҗәдә Исәнбәт, Кудаш, Кутуй, Минский РАППтан чыгарылалар (Ченәкәйне инде аңарчы «чистарттылар»), әдәби эшчәнлектән читләштерделәр.

«Җидегән» исеме, имеш, аның составында җиде язучы булганга күрә бирелгән. Ләкин канга сусаган журналистлар, партия эшлеклеләре, «без — эшчедән чыккан» дип күкрәк киереп, шигырь, роман язган булып йоргән талантсызлар җиде белән генә канәгатьләнергә теләмиләр. «Без — пырлитар язучылары» дип күкрәк сугып йоргән уртакул язучы Л.Гыйльми, мәсәлән, аларның санын тугызга җиткерә: Г.Рәхим, Н.Исәнбәт, Т.Ченәкәй (псевдонимы — Сәмави), М.Бөдәйли, Ф.Бурнаш, Г.Кутуй, Н.Гальгаф, Г.Минский, С.Агиш. Кайбер әләкләрдә бу исемлеккә журналист З.Галине дә кертәләр.

1931 елның 7 февралендә Казанда Кутуй, Исәнбәт, Ченәкәй һәм Минский кулга алыналар. Аларны контрреволюцион оешма төзүдә гаеплиләр. 8 ай буена барган тикшерү көрчеккә терәлә. Минский белән Исәнбәт 15 апрельдә азат ителәләр («под подписку о невыезде»). Кутуй белән Ченәкәйне 16 сентябрьдә дәлилләр җитмәү сәбәпле прокуратура иреккә чыгара.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]