Зыя Камали
Зыя Камали | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Зыяэтдин Җамалетдин улы Камалетдинов |
Туган | 21 декабрь 1873 Уфа губернасы Келәш авылы |
Үлгән | 1942 Самар |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Әл-Әзһәр үнивирситите |
Һөнәре | мәгърифәтче |
Эш бирүче | «Галия» мәдрәсәсе |
Зыя Камали, Зыяэтдин әл-Кәмали, Зыяэтдин[1] Җамалетдин улы Камалетдинов (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге БР Чишмә районы) Келәш авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсенә[2] кереп укый.
Мисырда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында укый[3] (остазы — галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905).
Уфада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була, рус телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара.
«Ислам дөньясы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәгариф тарафдары З. Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә «Ислам дөньясы» («Әлгаләмел Ислам») газетасы чыгара башлый (1906-1907). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрләренә өнди[4].
«Галия» мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, З. Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә «Галия» мәдрәсәсе («Мәдрәсәи Галия Диния») эшли башлый[5] З. Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-1918, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, хОдесса, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге), психология фәннәреннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңлаешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була.
Дарелмөгаллимәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
З. Камали — хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт (рус. учительская семинария) оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара.
Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фәлсәфәи Исламия (4 җилд)
- Дини тәдбирләр
- Аллаһ гадәләте
- Коръән Кәрим тәрҗемәсе (басылмый калган)
- Коръән Кәрим һидаятьләре (басылмый калган)
- Дини мәктәп вә мәдрәсәләребез (басылмый калган)
Элемтәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Маҗар (яһүд) ислам белгече Һерман Вамбери (1832-1913) белән хат алыша, кайбер басма хезмәтләрен Будапештка җибәреп, Һ. Вамберидан югары бәяләмә ала.
1920-1930 елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдинов (1859-1936) даирәсендә (Габдрахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Бубый (1869-1937) һ. б. белән), Диния нәзарәтендә әгъза булып хезмәт итә. Уфада 1924-1927 елларда нәшер ителгән «Ислам мәҗәлләсе» журналы битләрендә фәлсәфәи мәкаләләре басыла.
Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бинахакка хөкем ителеп, олыгайган көнендә кимсетүләр кичереп, 1942 елда Самар шәһәрендә корбан була.
Цитата[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Ул Зыя — эш һәйкәле, йөзләр яшәсен шан илә. Дошман янсын, гүзәл эзләр ясасын «Галия»[6]. |
![]() |
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ислам в Среднем Поволжье: история и современность. Очерки. Казань: Мастер Лайн, 2001.
- Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүчесе Заһид Шәфигый). Казан, ISBN 5-298-00949-2
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ф. Сукталиев. Галия мәдрәсәсе. «Гасырлар авазы», 1996 ел, 3-4 саннар. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Кәмали З. Фәлсәфәи исламия. Икенче җөзьэ. Фәлсәфәи гыйбәдәт.pdf
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Кайбер чыганакларда Фәрвәй, Пәрвәзетдин, Фәрвәэтдин исеме дә күрсәтелә
- ↑ 1887 елда ахун Хәйрулла Госман (1847-1907) тарафыннан ачылган
- ↑ «Төрки-татар дөньясы» сайтында
- ↑ Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘЛ-ГАЛӘМЕ ӘЛ-ИСЛАМИ». Китапта: Әдәби сүзлек. Казан, 2001.
- ↑ Р.Үтәбай-Кәрими. Галия мәдрәсәсе. Башкорт белешмәлеге.(үле сылтама) ISBN 978-5-88185-143-9
- ↑ Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 114нче бит. ISBN 5-298-01052-0
- 21 декабрь көнне туганнар
- 1873 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чишмә районында туганнар
- 1942 елда вафатлар
- Мөгаллимнәр
- Мөдәррисләр
- Тәрҗемәчеләр
- Ректорлар
- Татар язучылары
- Мәгърифәтчеләр
- Татар мәгърифәтчеләре
- Сталин репрессияләре корбаннары
- Репрессияләнгән татарлар
- Госмания мәдрәсәсен тәмамлаучылар
- Әл-Әзһар университетын тәмамлаучылар