Әл-галәми әл-Ислами
Внешний вид
«Әл-галәми әл-Ислами» | |
Tөр |
дини-фәлсәфи һәм әдәби-иҗтимагый газета |
---|---|
Формат |
4 битле |
| |
Нәшер итүче | |
Нигезләнгән |
1906 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1907, гыйнвар |
Төп офис |
«Әл-галәми әл-Ислами» газетасы («Ислам дөньясы») — Уфада 1906-1907 елларда чыккан татар дини-фәлсәфи һәм әдәби-иҗтимагый газетасы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче саны 1906 елның 20 маенда басыла. Аның эше 8 ай дәвам итә һәм төрле сәбәпләр аркасында 42 саны чыккач, 1907 елның гыйнварында туктала. Рәсми яктан мөхәрире һәм нашире Шәехгаттар Абызгилдин булса да, чынлыкта газетаны Зыя Камали һәм Мөхәммәтсабир Хәсәни чыгара. 29 нчы саны чыккач, наширлек эше Галләм Мостафинга, ә мөхәрирлек Баһаветдин Максудига күчә.
Газетаның һәр саны Уфа губерна басмаханәсендә, 4 битле булып чыгып килә.
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘЛ-ГАЛӘМЕ ӘЛ-ИСЛАМИ» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.