10 октябрь
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
10 октябрь — Милади тәкъвимендә унынчы айның унынчы көне. Ел ахырына 82 көн кала.
← октябрь → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | |||||
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | ||||||
2022 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
БМО — Халыкара психик сәламәтлек көне (ингл. World Mental Health Day).[1]
Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Куба — Куба бәйсезлеге өчен көрәш башланган көн (исп. Manifiesto de la Demajuagua, ингл. Beginning of the Independence War).
Япония — Спорт көне (яп. 体育の日, ингл. Health and Sports Day), 2000 елдан бирле октябрьның икенче дүшәмбесендә билгеләнә.
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Украина:
- Китапханә хезмәткәрләре көне.
- Стандартлаштыру һәм метрология хезмәте вәкилләре көне (укр. День працівників стандартизації та метрології).
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1906 — Уфада Зыя Камали «Галия» мәдрәсәсен ача.
- 1911 —
Чиң империясендә
Кытай Җөмһүрияте һәм
Богдо-хан Монголияне (русча) барлыкка китерүче, һәм соңрак
Кытай Халык Җөмһүрияте формалашуына нигез салучы Синьхай инкыйлабы (русча) башлана.
- 1924 — «Сабантуй» газетасы чыга башлый. 1991 елның 3 гыйнварына кадәр «Яшь ленинчы» дип аталды
- 1990 —
Башкортстан үзен
ССРБ составындагы союздаш җөмһүрият буларак игълан итте.
- 2007 —
/
Госманлы империясе махсус оештырган дип исәпләнелгән әрмәннәр геноцидын
АКШ таный.
- 2010 —
Ubuntu ОС-ның 10.10 (Maverick Meerkat тат. Хөр фикерле Сурикат) юрамасы чыга.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:10 октябрь көнне туганнар
- 1813 — Джузеппе Верди, итальян композиторы.
- 1888 — Заһидулла Яруллин, татар композиторы.
- 1906 — Демьян Фәтхи, татар шагыйре.
- 1920 — Әнвәр Тайсин, географ, педагог, фән докторы (2000), дәреслекләр авторы.
- 1929 — Алимҗан Орлов, татар тарихчысы, төбәкне өйрәнүче.
- 1946 — Наото Кан, Япония премьер-министры.
- 1948 — Сергей Саначин, ТР атказанган архитекторы.
- 1953 — Фәһим Ситдиков, татар артисты.
- 1971 — Гөлназ Әдһәмова, рәссам.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:10 октябрь көнне вафатлар
- 1875 — Алексей Толстой, рус шагыйре.
- 1963 — Эдит Пиаф, француз җырчысы.
- 1992 — Садия Биглова, татар хокук белгече.
- 2000 — Сиримаво Бандаранаике,
Шри-Ланка премьер-министры.
- 2021 — Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче, татар милли хәрәкәте әһеле, ТР ДШ һәм Русия Дәүләт Думасы депутаты.