Айрат Хәмидуллин (1966)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Хәмидуллин (1966) latin yazuında])
Айрат Хәмидуллин
Туган телдә исем Айрат Хәйретдин улы Хәмидуллин
Туган 1966(1966)
Үлгән 10 октябрь 2020(2020-10-10)
РФ, Татарстан, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре архитектор, һәвәскәр композитор
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе - 2011

Бу Әлмәт архитекторы турында мәкалә, Казан рәссам-педагогы турында биредән укыгыз.

Айрат Хәйретдин улы Хәмидуллин (1966 ел2020 елның 10 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) ― архитектор, «Татнефтегазстрой» ЯАҖ техник бүлеге башлыгы; меценат, һәвәскәр композитор, Әлмәтнең «Прокомп» проектлау-төзелеш оешмасы ЯАҖ генераль директоры (2001―2020)[1]. Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе (2011).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда туган.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елга кадәр Айрат Хәйретдин улы Хәмидуллин «Татнефтегазстрой» ЯАҖ техник бүлеге башлыгы, Әлмәттә 2001 елда теркәлгән «Прокомп» ЯАҖ генеральдиректоры булып эшләгән. Компания эшчәнлегенең төп төре итеп «архитектура өлкәсендә архитектура объектын булдыру белән бәйле эшчәнлек» дип күрсәтелгән[2].

Айрат Хәмидуллин Әлмәт һәм Татарстанның төзелеш даирәсендә шактый танылган. Мәсәлән, ул Әлмәттә узган «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча республика олимпиадасының жюри рәисе булган[2].

Әлмәт шәһәренең Нефтьчеләр мәйданын реконструкцияләү турында фикер алышуда катнашып, 500 урынга исәпләнгән парковка, санузеллар, тамашачылар ложелары һәм күчмә сәхнә белән үз проектын тәкъдим иткән[2].

Әлмәт районы Габдрахман авылында 3 катлы бассейнлы яңа спорт комплексы [3], Туган якны өйрәнү музее һәм башка бик күп социаль объектлар проектлаган[2].

Элвин Грейның продюсерлык үзәген проектлау белән шөгыльләнгән[4].

Айрат Хәмидуллин 2002-2020 елларда «Нефтегазстрой» ААҖ Директорлар советы составына кергән һәм 2001-2016 елларда «ПСД-ТНГС» ҖЧҖ директоры булган. [5].

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айрат Хәмидуллин кечкенәдән музыка белән мавыга. Җиденче сыйныфта, «Артек» пионер лагерендә ял иткән вакытта, ул яшь композиторлар конкурсында катнашып, лауреат исемен ала. 1980-1990 елларда Түбән Мактамадагы «Строитель» мәдәният йорты каршында шул елларда бик популяр булган «Биләр» студиясен оештыра[6].

Айрат Хәйретдин улы, үзешчән композитор буларак, үзе дә бик матур җырлаган. Ул гомумшәһәр чараларында еш чыгыш ясаган. Аның җырларын татар һәм башкорт эстрадасы артистлары башкара. Соңгы елларда Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей буларак танылган) белән тыгыз хезмәттәшлек иткән[4]. Радик Юльякшин Айрат Хәмидуллинның «Туган Әлмәт», «Ирләр» җырларын репертуарына керткән.

Айрат Хәмидуллин «Әлмәт төзүчеләре гимны»н язган. Яңартылган җырны Элвин Грей башкара. Гимн ел саен Әлмәт район Сабантуенда, Шәһәр көнендә, Нефтьчеләр көнен бәйрәм иткәндә яңгырый, шулай ук Вильнюста узган Европа Сабантуенда да яңгыраган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]