Альберт Хәбибуллин
Внешний вид
Альберт Хәбибуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы |
Туган | 24 август 1958 (66 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР↓ РФ |
Бүләк һәм премияләре | , “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “2006 елда авыл хуҗалыгы халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале, “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале |
Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы (1958 елның 2 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Баулы) — Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Баулы районының Мактаулы гражданы. 2019 елдан VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы - 1958 елның 2 августында ТАССРның Баулы районы Баулы бистәсендә туган. 1977 елда коммуналь-төзелеш техникумын, 1992 елда «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын, 2000 елда “Икътисад һәм агрария җитештерүенә идарә” белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Мактаулы гражданы.
Хезмәт эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1977 елда-«Башремстрой»трестының ремонт-төзелеш идарәсе мастеры.
- 1977-1979 елларда-Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
- 1980-1981 елларда-авыл хуҗалыгы идарәсенең МОКСа өлкән инженеры.
- 1981-1984 елларда-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мокс начальнигы.
- 1986-1987 елларда-ТАССРның Баулы районы агросәнәгать берләшмәсе рәисе урынбасары.
- 1987-1989 елларда - «Ленагрострой»хуҗалыкара төзелеш оешмасы башлыгы.
- 1989-1992 елларда-халык депутатларының Баулы район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.
- 1992-2001 елларда-Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгының төзелеш, икътисад, шәһәр буенча урынбасары.
- 2001-2005 елларда-Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы.
- 2005 елда-Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы.
- 2006 елдан 2014 елга кадәр - «Баулы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, советы рәисе.
- 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2014 елның ноябреннән-Бөтенроссия җирле үзидарә органнарының Татарстан төбәк бүлеге рәисе.
- 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2019 елның сентябреннән — ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- “Фидакарь хезмәт өчен” медале
- “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале
- “2006 елда авыл хуҗалыгы халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале
- “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хабибуллин Альберт Галимзянович — Татцентр.ру
- Депутатлар корпусы 2021 елның 6 сентябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төркемнәр:
- 24 август көнне туганнар
- 1958 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Баулыда туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Баулы районында туганнар
- Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Баулы районының мактаулы гражданнары
- Татарстанның атказанган төзүчеләре