Инсан Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инсан Хөсәенов latin yazuında])
Инсан Хөсәенов
Туган телдә исем Инсан Галим улы Хөсәенов
Туган 1 гыйнвар 1956(1956-01-01) (68 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Солтангол
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре биюче, балетмейстер
Балалар өч улы
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2021ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре - 1988

Инсан Хөсәенов, Инсан Галим улы Хөсәенов (1956 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Солтангол) ― хореограф, балетмейстер, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры (1982 елдан), сәнгать җитәкчесе. Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган күп фестивальләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 1 гыйнварында Татарстан АССР Актаныш районы Иске Солтангол авылында күп балалы (биш малай, биш кызлы) гаиләдә тугызынчы бала булып туган. Әтисе гармунда уйнаган, авыл сәхнәсендә үзе уйнап-җырлап Хәлил ролендә чыгыш ясаган. Инсанга аягына күн кунычлы читек киеп сәхнәгә чыкканчы, озын балаклы итек киеп ферма сазлыгын таптарга, кулына каләм урынына сәнәк тотарга туры килә. Сигезенче классны бетергәч, ике ел фермада бозаулар карый, кичке мәктәптә укып, урта белем ала (1974). 1972―1973 елларда колхоз акчасына Биектау районы Шәпше авылында оештырылган баянчылар курсында укый, бер ел Богады мәдәният йортында эшли. Олы сәхнәгә чыгу елы ― 1974 елда Казаннан килгән балетмейстер Котдус Хөсәенов куйган «Кама» сюитасында катнашып, телевидениедә төшә. «Әтәч» биюе белән сәхнә юлын башлап җибәргән биюче.[1] Ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. «Бию коллективы җитәкчесе» белгечлеге буенча Алабугада урнашкан Татарстан республика мәдәният-агарту училищесын (2013 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1979). Училищены тәмамлагач, 1979 елда туган ягына ― Актаныш мәдәният йортына эшкә кайта. 1980 елдан «Агыйдел» җыр һәм бию халык ансамбленең (2012 елдан дәүләт дәүләт җыр һәм бию ансамбле)[2] баш балетмейстеры, соңрак сәнгать җитәкчесе. Ансамбльнең беренче балетмейстеры Азат Мөхәммәтгали улы Закиров эшкә өйрәтеп, үз урынына калдыра.[3] 25 ел эшләү дәверендә, йөзләгән яшүсмер егет һәм кызны биергә өйрәтә, татар, мордва, мари, тау халыклары, молдаван, казакъ һ. б. халык биюләрен сәхнәгә куя. Ансамбльнең уңышларында Инсанның зур өлеше бар. Коллектив 1990 елда республиканың Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек дип табылган. Ул сәхнәгә куйган «Уңыш бәйрәме», «Язгы ташкыннар», «Сабан туе» кебек зур күләмле хореографик композицияләр ансамбльнең зур казанышы булып торалар. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Маҗарстанда (1988), Йошкар-Ола, Мәскәү, Ленинград, Барнаулда, Удмуртия (Воткинск, Камбарка), Уфада, Татарстанның район һәм шәһәрләрендә гастрольләрдә булган.[4][5]

1984―2009 елларда Актаныш СПТУ-80 (хәзерге Актаныш технология техникумы) курсантларының үзешчән бию коллективын җитәкли, әлеге егетләр һәм кызлар «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле составын тулыландыралар.

Соңгы вакытта Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йортында балетмейстер, ветераннар бию коллективы җитәкчесе, мәдәният чараларын оештыручы (культорганизатор) булып эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч улы да Актаныш сәнгать мәктәбен тәмамлаган биючеләр. Илдар белән Айнур 2015 елга кадәр «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биегәннәр. Улы Айнур Инсан улы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган хореограф, Ә. Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йортында «Ядкарь» үзешчән халык (2021) бию коллективы, Актаныш технология техникумында бию ансамбле җитәкчесе.[8][9][10]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 218нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]