Рафаил Газизов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаил Газизов latin yazuında])
Рафаил Газизов

Тугач бирелгән исеме: Рафаил Шәкүр улы Газизов
Туу датасы: 26 апрель 1947(1947-04-26) (76 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Юнәлеш: шигърият, проза
Жанр: шигырь, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: 1960-еллар
Премияләр: Шәйхи Маннур премиясе
Фатих Хөсни премиясе
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган укытучысы
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Һ. Х. Андерсен исемендәге халыкара Диплом

Рафаил Газизов, Рафаил Шәкүр улы Газизов (1947 елның 26 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән) — язучы, шагыйрь, укытучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1992 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (1994), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 26 апрелендә Мамадыш районы Кирмән Башы (Кече Кирмән) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе Шәкүр, Бөек Ватан сугышында катнашкан танкист, райфо инспекторы, өлкән улы Рафаил 4 яшьтә вакытта вафат, ике баланы әнисе Хөснурый, авыл шурасы сәркатибе, үстерә. Энесе Илсур (1950). Туган авылының сигезьеллык (1962), Мамадышның 2нче урта (1965) мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1972), читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген (1986) тәмамлаган. Туган авылы мәктәбендә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире, 19722010 елларда мәктәп директоры вазифаларын башкара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме матбугат битләрендә, ТР һәм БР шагыйрьләренең күмәк җыентыкларында 1960-еллардан күренә. Шигъри һәм чәчмә әсәрләрендә авыл тормышын, авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын үзенә бер җылылык, моңлылык һәм эчкерсезлек белән бирә. «Бөре керфекләре» (1985, ТКН), «Җиләкле алан» (1988, ТКН), «Чөгендер хикмәтләре» (1990, ТКН), «Хат» (1994, ТКН), «Түбән оч малайлары» (1998, К.: «Татар китабы»), «Кичер, кичерә алсаң» (1998, К.: «Татар китабы»), «Ак болыт» (2003, Яр Чаллы: Газета-китап нәшрияты), «Бүләгем» (2003, К.: «Мәгариф», Һ. К. Андерсен дипломына лаек була), «Чакматаш» (2004), «Яшен ташы» (2007), «Бердәнбер» (2012), «Тәрәзәләр» (2014), «Саумы, болын» (2016), «Ачык тәрәзәләр» (2017, «Елның иң укылган китабы»[1]), «Күрше кызы» (2018) һ. б. китаплары нәшер ителгән. Мамадыш төбәге энциклопедиясе булган «Мамадышым – язмышым» (2005), «Мамадыш – судьба моя» (2007) китапларының баш мөхәррире була. Остазлары итеп Шәйхи Маннур, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллинны саный [2].

Билгеле татар җырчылары (ИлСаф, Азат Тимершәех, Илдар Әхмәтов һ. б.) башкара торган «Тәрәзәләр-әни күзләре», «Бездә, тик бездә генә», «Мамадыш - гүзәл кала»[3] (көйләрен Вәсим Әхмәтшин язган), «Татлы сагыш», «Кирмән башы» (көйләрен Илгиз Закиров язган), «Сине көтәм» (Айдар Тимербаев көе), «Шомырт» (Роберт Газизов көе) һ. б. популяр җырлар авторы.


« Мин моңарчы авыл җырчысы дип Мөхәммәт Мәһдиевны, Василий Шукшинны белә идем. Үзем өчен яңалык – инде менә Рафаил Газизовны ачтым. Ике генә битлек хикәяләрендә дә авыл кешеләренең характерын коеп кына куя...
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рәсимә, балалары: уллары Рузил, ?, кызы Алсу.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. К.: «Мәгариф», 2005.
  • Рафаил Шәкүр улы Газизов. «Мәйдан», 2017 ел, апрель, 4-24нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]