Бакый Зыятдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакый Зыятдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бакый Зыятдинов
Bakyjj-Zyyatdinov-150x150.jpg
Туган телдә исем Зыятдинов Бакый Шәймулла улы
Туган 19 гыйнвар 1930(1930-01-19)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Таузар
Үлгән 22 гыйнвар 2014(2014-01-22) (84 яшь)
РФ, ТР, Балтач районы, Карадуган
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Русия байрагы (Татарстан байрагы)
Һөнәре укытучы, музей директоры, китаплар авторы
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Зыятдинов Бакый Шәймулла улы (1930-2014) - РСФСР һәм Татарстан АССР атказанган укытучысы, 1962-1994нче елларда Карадуган мәктәбе директоры, Балтач районының Карадуган авылындагы «Себер юлы тарихы» музее директоры, китаплар авторы, шактый еллар Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсенең җитәкчесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зыятдин бабай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зыятдин - Бакый Зыятдиновның бабасы. Ул авылда алдынгы карашлы кеше булган, чөнки сугышка кадәр үк “Кызыл Татарстан” газетасын алдырып укыган. Авылда буыннан-буынга сөйләнеп күчә торган риваятьләр яши. Гражданнар сугышы елларында Таузарга бер әфәнде килеп, сәнәкчеләр сугышына китәргә җыеп, өндәп сөйли. Хәтта барырга, сәнәкчеләр төркеме төзергә теләүчеләр дә була. Шунда әлеге Зыя бабай сорап куя: “Кемгә каршы сугышка барабыз инде?” Әфәндебез кызылларга каршы сугышырга кирәклеген аңлата. Ә Зыя бабай: “...һе-е алай... минем бер улым кызылларда иде, ә икенчесен аңа каршы сугышырга өндисезме?!”- ди. Җыелган халык хикмәтне аңлап, ухылдап куя, тавыш күтәрә... Ә теге әфәнде килгән юлыннан кире китә. Ике-өч көн үтүгә, бу яктан барган сәнәкчеләрне Арчаның кирпеч заводы елгасы ярыннан пулеметчылар уты кырып каршы алу турында хәбәр килеп җитә, ә авыл халкы Зыя бабайга рәхмәтен үзеннән соң килгән яшьләргә аңлата килә.

Зыя бабай белемгә дә бик кырыс кеше була. Юкса 35-40 чакрым җирне җәяүләп үтеп, 70 яшьлек карт оныкларын Казан күрсәтергә алып бармас иде. Аның хыялы оныкларын зыялы һәм укымышлы итеп күрергә теләвендә.

Гасыр кичкән Шәймулла бабай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зыятдин бабайның улы Шәймулла бабай-аның дәвамчысы. Ул гасыр кичкәндә дөньяга килгән һәм илдә булган һәр үзгәрештә аның эзе калган. Тормыш авырлыкларының барысын да үз җилкәсендә татыган кешеләрнең берсе ул. Шәймулла абзый гражданнар сугышы елларында Колчакка каршы, Урта Азиядә басмачларга каршы көрәше, сул кулындагы ярасыннан тыш, ул елларның сугыш авырлыгы-ачлык һәм хәерчелектән тунган зәңгелә, тиф, бизгәк авырулары аны берничә мәртәбә фани дөньядан алып китә язып кала. Әмма көчле рух, әллә инде яшәү бәхетеме җиңә-исән кала. Бервакыт үлекләрне җыеп күмә торган чокырда эшләүче кеше: “Бу бәндә яшәргә җыена тугелме?!”-дип, аралап ала аны. Гражданнар сугышы беткәч, Донбасс шахталарында күмер чаба, татарларны яклаучы батыр шахтер булуы турында күңелле истәлекләре бар. Шулай бервакыт шахтерлар арасында татарларны кимсетү башлана. Татарлар сан ягыннан күп, әмма ялланып эшләргә риза булып килгән гади шахтер егетләр үзләрен сакларлык, акларлык дәрәҗәдә кыю булмыйлар, ахры. Шунда Зыя Шәймулласы дөреслекне үзенең кулы белән аңлатырга мәҗбүр була. Тавыш башын оештыручының җилкәсе Шәймулла абзыйның биш бармагының да эзе төшеп, икенче көнне кара көеп чыга. Бу инде “татар пичате” дигән һәркем өчен гыйбрәтле бизәк була. Уралда һәм Себердә алтын приискасында, Мәскәүдә метро төзелешендә эшли Шәймулла бабай. Эшләгән һәр җирендә мактала бара. Мәскәүдә калдыру өчен фатир да вәгъдә итәләр, әмма авылда әтисе Зыя бабай аның кайтуын көтә. Авылга кайткач, бригадир була, Казанда алты айлык совет-хуҗалык хезмәткәрләре курсында укып кайта. 1941 нче елда колхоз рәисе булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнашып яралана, өенә бер аяк һәм ике таяк белән кайта. Яралары бераз төзәлгәч, ул колхозны җитәкләү эшенә алына. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык һәм ятимлекне кәгазьгә язып бетерерлек түгел. Шәймулла бабай ару-талуны белми, хәтта агач аяк сөякләрен кырып канатканда да зарланмый. Заманына күрә укымышлы, үткен фикерле кеше була. Вакытлы матбугаттан тыш , революциягә кадәр чыккан китапларны укып, эчтәлеген тормыш иптәше-Ламига әбигә сөйли торган була. Шәймулла бабай белән Ламига әби алты бала тәрбияләп үстерәләр, аларның дүртесе егет-Бакый, Сәйдәш, Азат, Илгиз һәм икесе кыз-Фәния һәм Тәэминә. Шәймулла бабай киләчәктә балалары, оныклары күренекле кешеләр булуларына нык ышанган. Хыяллар тормышка аша, алты баланың барысы да югары белем алалар. Илебезнең төрле почмакларында тырышып эшлиләр.

Балачагы, юл башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакый Зыятдинов 1930нчы елның 19 гыйнварында Таузар авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Балалык һәм яшьлек чорлары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы иң авыр елларга туры килә. Шуңа карамастан, ул гади укытучы һәм район мәгариф бүлеге инспекторы баскычларын үтеп, мәктәп директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1944 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ел туган авылындаг "Көрәш" колхозында эшли. 1945-1948 елларда белем алуын Балтач урта мәктәбендә дәвам итеп, урта белем ала. Аннары Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына керә. 1950нче елда институт тәмамлап, Карадуган җидееллык мәктәбенә физика, математика фәннәрен укытырга кайта.

Бөтен тормышын мәктәпкә багышлый[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиздән Балтач урта мәктәбенә күчерелә. Шуннан ул Совет Армиясе сафларына китә. 1952-1954 елларда солдат хезмәтендә була. Армия сафларыннан кайткач, бер ел Балтач урта мәктәбендә, ике ел Кенә мәктәбендә балалар укыта. 1957-1960 елларда Кенә урта мәктәбендә директор фазыйфасын башкара. 1960-62нче елларда район мәгариф бүлеге инспекторы була. 1962нче елның августыенда сигезьеллык Карадуган мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Бу коллектив белән ул 1994 елга кадәр җитәкчелек итә. Аның чын оештыручы, талантлы педагог, оста хуҗалык итә белүче җитәкче сыйфатлары нәкъ менә шушы чорды ачыла: сигезеллык мәктәптән урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1978 елда аның яңа бинасы төзелеп сафка баса, матди–техник базасы киңәя һәм ныгый, мәктәп республика күләмендә билгеле педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелә. Монда тирән белем бирү белән беррәттән тәрбия эшләрен киң һәм максатчан алып баруга зур игътибар ителә. Физкультура–спорт хәрәкәте киң колач ала, үзешчән сәнгать камилләшә. 1976 елда, күпъеллык эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, М.Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган музей ачыла, аңа 1990 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә. Ул чын мәгънәсендә милли–патриотик тәрбия үзәгенә әйләнә. Эшләү дәверендә ул балаларның гына түгел, укытучыларның да, гомумән авыл халкының да иң дәрәҗәле, иң абруйлы якын кешесенә әверелә.

Җәмәгать эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп еллар буе мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитетын җитәкли, Калинин исемендәге колхоз парткомиссиясенең оешма секретаре, КПСС райкомының парткомиссия рәисе була.Авыл җирлегендә эшләгән җитәкче лектор, пропагандист, партоешма секретаре дә була ул. Укытучыларның республика съездларында катнаша, ә 1990 елда укытучылар һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Бөтенсоюз съездларына бара.

Халык аңа рәхмәтле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакый абыйга авыл халкы бик рәхмәтле, чөнки урта мәктәпле булу бик зур бәхет. Үзенең эшләү дәверендә ул бик күп эшләр башкарган: җылы гараж, типовой мәктәп, хезмәт кабинеты, барлык авыл халкы файдаланган “Бакый күле”.Лаеклы ялга киткәннән соң да Б.Зыятдинов эшчәнлеген туктатмады. Иң зур хезмәте Мортаза бай исеме белән бәйләнгән бинада (элек мәктәп шунда урнашкан була) “Себер тракты” музее. Материалларны туплау өчен кайларда гына булмый: Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан, Малмыж һ.б. Петербургка барып бай материаллар алып кайта. Ә Мортаза байның оныклары үзләренең истәлек ядкярләрен музейга тапшыралар. Эзләнүләр бушка китми, хәзерге көндә әлеге музей дәүләт музее филиалы. 1999 елда туган төбәге тарихына багышланган мәкалә һәм очеркларын берләштереп “Себер юлы серләре”, 2004 елда туган авылы тарихын яктырткан “Мәгърифәтле Таузар иле” исемле саллы китаплары басылып чыкты. Б.Зыятдинов ихлас күңелле милләтпәрвәр. Ул – икенче һәм өченче Бөтендөнья татар конгрессы делегаты. 1994 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.

Энесе Азат Зыятдинов хакында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Зыятдиновлар нәселенең икенче дәвамчысы Түбән Кама нефть-химия антының фәнни-технологик үзәге директоры Азат абый. Ул түбәннән-тормышның төбеннән бары тик үз көче белән күтәрелеп зур галим булган кеше. Авылдашларыбыз сүзендә дә хаклык бардыр. Янәсе, “абыйсы укытучы булгач, бары да китапка ябышты, укыйлар да укыйлар”. Ләкин халыкта шундый мәкаль дә бар: “Оясында ни күрсә...” Бик укыйсы килеп башлый Азат абый, ләкин кече энесен карар кеше булмагач, бер елга соңга калып укырга керә. Казанга барып уку өчен рус телендә сөйләшергә кирәк икәнен аңлап, Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлагач, тагын бер ел күрше авылда җиденче классны рус мәктәбендә кабатлап укый. 1955-1959 нчы елларда Казан технология техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайта. Ул елларда казан авиация институтында уку һәм “космос” дигән серле биеклек яшьләрне үзенә тарта. Азат абый да, космонавт булу теләге белән КАИ га укырга керә, студент еллары башлана. Азат абый эшли-эшли укый: урам да себерә, вагон да бушата,чөнки ул укуның тәмен, яшәүнең ямен белә.
       Тормышның 30 елдан артыгы Русиянең һәм Татарстан Республикасының иң алдынгы нефтьхимиясе сәнәгате предприятиеләренең берсе-“Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте белән бәйләнгән. “Ничекләр өлгерәсең, кайлардан көч табасың?”-дип сораган кешегә ышанычлы итеп: “Авылдан!”-дип җавап бирә.
       Чыннан да, Азат абый авылны бөтен барлыгы, ягъни ничек бар-шулай ярата. Фәнгә, химия могҗизаларына колагыннан чумса да, Азат абыйның шигърияткә мәхәббәте күпләрне сокландыра. Ул “Җидегән чишмә” иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. Үзе дә шигырьләр иҗат итә.
                                     Нәкъ шул якта, Шушма буйларында
                                     Нәсел башым-авылым Таузар да.
                                     Ун бабам да шунда гомер сөргән
                                     Мәгърифәтле булган алар да.          (“Татар мин”)
       Азат абый шәһәрнең һәм җөмһүриятнең күренекле милләтпәрвәр шәхесләренең берсе. Ул көчле рухлы, зыялы кеше иде. Һәрвакыт милләтебезнең язмышы, аның киләчәге өчен борчылып, янып яшәде, әби-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап калуга зур кйч куйды. Тәҗрибәле җитәкче, галим, академик актив җәмәгать эшлеклесе һәм милләт җанлы шәхес буларак ресбпубликабызның һәм Русиянең төрле төбәкләрендә беләләр һәм хөрмәт итәләр иде. Тормыш иптәше Сания апа Татарстанның атказанган укытучысы. Улы Нариман-фән кандидаты, кызы Гөлнара –чит телләр белгече.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше Мәдинә белән алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның өч балалары да үзләре кебек тырыш. Олы кызлары Нурия югары категорияле табиб, Казанда эшли, икенче кызлары университетта математика укыта, әти-әнисенең дәвамчысы, фәннәр кандидаты. Уллары Булат «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе, киленнәре - Фирая, Бакый абый башлап җибәргән эшне дәвам итә.

Музей турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карадуган авылында ике катлы бинада ( элек бу йорт Морза Муликов төзеткән ике катлы Себер трактында кунакханәсе булган ) ике музей урнашкан. Берсе Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музее, икенчесе – Себер тракты тарихы музее. М. Җәлилгә багышланган музейның эшчәнлеге пионер дружинасы исеменнән башлана. 1955 елдан мәктәпнең пионер дружинасы Муса Җәлил исемен йөртә. Укучылар әлеге шагыйрь язмышын, иҗатын тирәнтен өйрәнәләр, ул булган урыннарга сәфәр кылалар. Әлеге эзләнүләр нәтиҗәсендә бик күп материал тупланыла. 1976 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Балтач районы Карадуган авылында тантаналы рәвештә музей ачыла. М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган сугыш һәм хезмәт даны Залы ачыла. Нигезгә һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар салына. Музейда элемтә тарихына багышланган бүлек махсус урын алып тора.

Шәҗәрәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәҗәрәләр безгә халкыбызның өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан кардәшләре икәнен күрәбез. Зыятдинов Бакый Шәймулла улы районда иң беренчеләрдән булып нәсел шәҗәрәсен эзләү, өйрәнү эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Үз нәсел шәҗәрәсен төзеп ундүрт буынын эзләп тапты. Дәрвиш-Еникәй- Айбулат-Тукай Мәсәй-Рахматулла-Гобәйдулла-Мөхәммәтҗан-Мөхәммәтшакир-Зыятдин-Шәймулла-Бакый-Булат һәм нәсел агачының төп кәүсәсен дәвам итүче оныклар: Самат, Вахит, Газиз, Фатыйх һәм Гөлсем. Шәҗәрәгә тупланган барлык исемнәрне саный башласаң 500 гә якын. Алар арасында төрле һөнәр ияләре: академик, фән кандидатлары, атказанган укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре бар, чөнки бу нәсел электән үк үзенең зирәклеге, белемгә омтылучанлыгы белән аерылып торган.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызганычка каршы бүгенге көндә Бакый абый бу якты дөньяда юк инде, ләкин ул эшләп калдырган эшләр бихисап. Ул тирәлекне. туган ягыбыз халкын өйрәнеп, аларны унбер китап итеп бастырып чыгарды.: “Себер юлы”, “Классташлар”, “Мәгърифәтле Таузар иле”, “Себер юлы буйлап”,”Гамәл дәфтәрем” һ.б. Бакый абый беркачан да вакытын бушка уздырмады, үз планы буенча эзләнде, язды, аңлатты. Аңа шушындый югарылыкка ирешүдә тормыш иптәше, Мәдинә апаның да өлеше бик зур. Мәдинә апа мәктәптә математика фәнен укытып хәзерге вакытта лаеклы ялда, “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек.

  • Гамәл дәфтәрем
  • Мәгърифәтле Таузар иле
  • "Әп-әз"дән башланган Апаз
  • Классташлар
  • Себер юлы буйлап
  • Себер юлы серләре
  • Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966 - "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале
  • 1980 - Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы
  • 1987 - РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы
  • 1982 - КПССның Татарстан өлкә комитеты өстәл медале
  • 1964 - Республиканың Почет тактасына кертелә
  • 1979 - Республиканың Почет китабына кертелә
  • 2005 - "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале
  • 2006 - "Мәдәнияттагы казанышлар өчен" билгесе

Тормыш юлы елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1930 19 гыйнвар - туа
  • 1937-41 - Таузар башлангыч мәктәбендә укый
  • 1941-1944 - Карадуган тулы булмаган урта мәктәбендә укый
  • 1945-48 - Балтач урта мәктәбендә укый
  • 1948-50 - Казан Дәүләт институтының физика һәм математика бүлегендә укый.
  • 1950 - Карадуган җидееллык мәктәбенә укытырга кайта
  • 1950-1952, 1954-1955 - Балтач урта мәктәбендә эшли
  • 1952-1954 - Кызыл Армия сафларында хезмәт итә
  • 1955-57 - Кенәдә физика-математика укытучысы була
  • 1956 - Казан Дәүләт педагогия институтын читтән торып тәмамлый
  • 1957-1960 - Кенә мәктәбе директоры
  • 1960-62 - Балтач район мәгариф инспекторы
  • 1962-94 - Карадуган мәктәбе директоры
  • 1978 - яңа мәктәп бинасы төзелә, урта мәктәп статусында эшли башлый
  • 1976 - Муса Җәлил музее оеша
  • 1995 - "Себер юлы тракты тарихы" музеен оештыра.
  • 1992-2011 - музей директоры
  • 1997, 2002, 2007 - Бөтендөнья Татар конгрессы делегаты

Кызыклы мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайчандыр Бакый Зыятдинов җитәкчелеге астында эшләгән Карадуган мәктәбе 2016 елда гимназия статусы ала һәм аңа Бакый Зыятдинов исеме бирелә.Тарих кабинетында Бакый Зыятдиновка багышланган музей почмагы бар. Бу уңайдан анда мемориал такта куела. 2018 елның гыйнварында әлеге гимназиядә Бакый Зыятдинов исемендәге проект эшләре конкурсы оештырылды,алга таба аны традициягә әйләндерү исәбе бар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]