Гөлнур Айзат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнур Айзат latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөлнур Айзат
Гөлнур Айзат.jpg
Туган телдә исем Гөлнур Айзетуллова (Айзат)
Туган ТАССР Апас районы иске Әнәле авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре ”РФ нең мәгариф отличнигы”,

Татарстанның атказанган укытучысы, ”Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты,

Каюм Насыйри премиясе дипломанты

Гөлнур Айзетуллова (Айзат) - Татарстанның атказанган укытучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлнур Айзетуллова (Айзат) Апас районы Иске Әнәле авылында дөньяга килә. 1970 елда туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамалый,аннары   Апас урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. 1971-1977 елларда Апас урта мәктәбендә уку чорында “Әдәбият сөючеләр” түгәрәгендә тәүге шигырьләрен иҗат итә, район газетасы (“Йолдыз”) каршында оештырылган “Тамчылар” әдәби берләшмәсенә йөри. Шул елларда шигърияткә гашыйк кызның  шигырьләре “Яшь ленинчы”, ”Ялкын”, ”Татарстан яшьләре”ндә басыла.

1977 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. М.Мәһдиев җитәкләгән “Әллүки”иҗат түгәрәгенә йөреп, каләмен чарлый, ”Әдәби сүз” газетасында алмаш мөхәррир булып канатларын ныгыта. Студент елларында “Йолдыз”, ”Яшь ленинчы» газеталарында хәбәрче буларак үзен күрсәтергә өлгерә. Университетның татар халык хорында җыр сәнгатенең нечкәлеклә  һөнәренең серләренә төшенә. Татарстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларында әдәби тапшыруларда чыгыш ясый. Ул чорда яшьләр өчен ачылган “Идел” журналында шигырьләре һәм тәнкыйть мәкаләләре басыла.

1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә эшкә кайта.1982-2016 елларда Буа районының  Кырыксадак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В.Луначарский, Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлнур Айзат - “Бәхет гөле” (2008), ”Өч мизгел” (2012), ”Бәхетле бул” (2014- аудиоҗыентык), ”Әманәт” (2015), ”Күңел аҗаганнары” (2015) ”Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда” (2010), ”Күз яше ачы була” (2015), ”Бәхет кошы” (2017)  җыентыклары, 500дән артык җырлар авторы. Шагыйрә бер үк вакытта проза өлкәсендә дә каләмен чарлый. Гөлнур Айзатның әсәрләре “Ватаным Татарстан”, ”Татарстан яшьләре”, ”Сөембикә”, ”Идел”, ”Казан утлары”, ”Мәгариф”, ”Мәгърифәт”, ”Татар иле”, “Йолдыз”, ”Байрак”, ”Безнең гәҗит”, ”Яңарыш”, ”Базаркөн”, ”Акчарлак”, ”Гыйбрәтханә”, ”Диләфрүз” (Башкортстан) кебек матубгат басмаларында, электрон сайтларда басыла. Г.Айзат фәнни мәкаләләр, очерклар язу белән дә шөгыльләнә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ нең мәгариф отличнигы”
  • Татарстанның атказанган укытучысы
  • ”Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе
  • Татарстан  Президентының  Рәхмәт хаты
  • Гомәр Толымбай премиясе лауреаты
  • Каюм Насыйри премиясе дипломанты

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Гөлнур ханымның иҗат бакчасы”  “Татар иле”газетасы, 2004.
  • “Ходай талантны жәлләмәгән”очерк, “Ватаным Татарстан”, 2004.
  • “Аларның хоббие-мәктәп һәм балалар”,”Ялкын”,  2010.
  • Апастовская историко-краеведческая энциклопедия, 2013.
  • Буинская энциклопедия, 2015
  • “Идел”, ”Мәдәни җомга” басмаларында Гөлнур Айзат иҗатына штрихлар, 2015