Балтач районы (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтач районы (Татарстан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Балтач районы
Байрак
Flag of Baltasinsky rayon (Tatarstan).png
Сурәт
Нигезләнү датасы 10 август 1930
Рәсми исем Тюнтерский район
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Башкала Балтач
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Татарстан АССР
Халык саны 33 439 (1 гыйнвар 2018)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 129 метр
Мәйдан 1094,5 км²
Рәсми веб-сайт baltasi.tatarstan.ru
Харита сурәте
Commons-logo.svg Балтач районы Викиҗыентыкта

һәм

Балтач районы – (рус.  Балта́синский районы) — Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район)[2]. Район 1930 елда ТАССРның административ берәмлеге буларак оештырыла. 1963 елда аны Арча районына кушалар, ә ике елдан, үзәген Балтач шәһәр тибындагы поселогында билгәләп, торгызалар[2]. 2019 елда районда хәләл җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр өчен «Балтач» индустриаль паркы төзелә[3].

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач районы Татарстан Республикасының төньягында урнашкан, Арча, Кукмара һәм Саба районнары, шулай ук Мари Ил Республикасы һәм Киров өлкәсе белән чиктәш. Район территориясе - 1094,5 квадрат километр. Административ үзәге — Балтач шәһәр тибындагы поселогы, Казаннан 100 км ераклыкта урнашкан[2][4]. Рельефы 170-200 метр биеклектәге калкулык тигезлегеннән гыйбарәт. Елга челтәрен Шушма елгасы һәм аның кушылдыклары — Арбор, Кубыр һәм Көшкет тәшкил итә[2].

Гербы һәм флагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гербы Балтач муниципаль район Советы карары белән 2006 елның 21 декабрендә расланды. Гербның үзәк фигурасы булып тәпиләренә районга исем биргән балта тоткан аю тора. Аю — куәт, көч, ышаныч, урман хуҗасы символы. Гербта ул йорт төзей дип сурәтләнгән, бу Балтач осталарының агачтан эше буенча гореф-гадәтләре һәм осталыгы турында сөйли. Балтаның көмеш төсе чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашуны символлаштыра[5]. Гомумән, төсләр гаммасы район тормышында табигый ресурсларның әһәмиятен ассызыклый: яшел төс табигатьне һәм сәламәтлекне, зәңгәр — намус, рухиәт һәм табигый һәйкәлләрне, алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, интеллект һәм хөрмәтне символлаштыра[5].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Акмано бушлыгы» буларак та танылган Балтач бистәсенә XVII гасыр башында нигез салына. Ул вакытта җирле халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә [2].

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Казан өязенә һәм Нократ губернасының Малмыж өязенә карый. Соңыннан район ТАССРның Арча кантонына кушыла. 19301932 елларда ул Түнтәр районына күчә, 1932 елның маенда аны Балтач дип үзгәртәләр[2][4]. 1963 елда район, башка бик күпләр кебек үк, бетерелә һәм Арчага кушыла, әмма ике елдан соң мөстәкыйль административ берәмлек буларак торгызыла[2].

20062012 елларда район башлыгы булып Зарипов Марат Хәй улы эшли. 2012 елдан әлеге вазифаны Нотфуллин Рамил Рәшит улы башкара. Башкарма комитет белән Хәйретдинов Айдар Фоат улы җитәкчелек итә [6][7].

Хакимият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БК(б)Ф/СБКФ Балтач район комитеты беренче сәркатипләре
1. Тәгъриф Госманов Июнь 1930 - декабрь 1931
2. Фазыйл Рәхмәтуллин Декабрь 1931 - ноябрь 1934
3. Зариф Әминов Ноябрь 1934 - май 1935
4. Зәйнәп Кәримуллина Июнь 1935 - май 1936
5. Мәкъсүм Галимҗанов Май 1936 - декабрь 1937
6. Габдулла Хәфизов Февраль 1938 - февраль 1940
7. Идрис Ильясов Март 1940 - июль 1942
8. Нури Гафаров Июль 1942 - июнь 1952
9. Газиз Әхмәтҗанов Июнь 1952 - июнь 1958
10. Нургали Сафин Июнь 1958 - март 1962
11. Әнәс Таҗетдинов Март 1962 - декабрь 1962
12. Рәшит Галимов Гыйнвар 1965 - ноябрь 1970
13. Рәфикъ Фәезханов Декабрь 1970 - ноябрь 1978
14. Шамил Сираҗиев Декабрь 1978 - декабрь 1984
15. Марат Әхмәтов Гыйнвар 1985 - декабрь 1990
16. Рәшит Шакиров Гыйнвар 1991 - август 1991

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елга районда 33 176 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 84,7 процент удмуртлар — 12,5 процент, руслар — 1,5 процент. Шәһәр шартларында (Балтач штп) район халкының24,04 проценты йәши[8][4].

1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12]
31 827 31 691 30 642 29 004
Халык саны
2002[13]2005[14]2006[15]2007[16]2008[17]2009[18]2010[19]2011[20]2012[21]2013[22]
32 96733 39533 42233 41033 54833 54833 87933 86933 92033 872
2014[23]2015[24]
33 80333 752


Милли бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1970[25] 1979[25] 1989[25] 2002[26] 2010[27]
татарлар 81,1% 82,0% 84,3% 84,6% 85,0%
арлар ?% ?% 12,5% 12,5% 11,9%
руслар 1,9% 1,7% 1,2% 1,5% 1,7%

Муниципаль-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач муниципаль районында 1 шәһәр, 17 авыл җирлекләре һәм аларның составында 77 торак пункт бар [8].

Муниципаль берәмлекАдмин.
үзәк
Торак
пунктлар
сиәбе
Халыкмәйдан,
км²
1e-06 Шәһәр җирлеге
1Шәһәр тибындагы Балтач бистәсе Балтач штп 4 8369[24]
1.000002 Авыл җирлеге
2 Бөрбаш авыл җирлеге Бөрбаш авылы 3 1646[24]
3 Борнак авыл җирлеге Борнак авылы 4 799[24]
4 Югары Субаш авыл җирлеге Югары Субаш авылы 5 1165[24]
5 Карадуган авыл җирлеге Карадуган авылы 6 1883[24]
6 Куныр авыл җирлеге Куныр авылы 8 1883[24]
7 Кече Лоҗы авыл җирлеге Кече Лоҗы авылы 5 1239[24]
8 Норма авыл җирлеге Норма авылы 6 3562[24]
9 Нөнәгәр авыл җирлеге Нөнәгәр авылы 4 1429[24]
10 Пыжмара авыл җирлеге Пыжмара авылы 5 903[24]
11 Салавыч авыл җирлеге Иске Салавыч авылы 4 1770[24]
12 Смәил авыл җирлеге Смәил авылы 2 960[24]
13 Сасна авыл җирлеге Түбән Сасна авылы 1 1077[24]
14 Урта Көшкәт авыл җирлеге Түнтәр авылы 4 1102[24]
15 Чепья авыл җирлеге Чепья авылы 7 3004[24]
16 Шеңшеңәр авыл җирлеге Шеңшеңәр авылы 2 918[24]
17 Шубан авыл җирлеге Югары Шубан авылы 5 785[24]
18 Яңгул авыл җирлеге Яңгул (Татарстан) авылы 2 1258[24]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач районы 2020 елгы милли рейтингта тормыш сыйфаты буенча барлык 43 район арасында 22нче урынны алып тора (җирле бюджет керемнәре, уртача айлык хезмәт хакы, инфраструктура, төп капиталга инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнә). Биредә начар юлларның өлеше 12 процент кына, ике авылда гына да суүткәргеч үткәрелмәгән — бу республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе[28].

Район икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы, аңа районда җитештерелгән тулай продукциянең 51 проценты туры килә. Биредә ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык һәм йорт куяннары үрчетү үсеш алган. Моннан тыш, районда арыш, сабан бодае, арпа, солы, борчак, бәрәңге, җитен, көнбагыш һәм рапс игелә. Авыл хуҗалыгы җирләре 78,2 мең гектар (барлык республика буенча авыл хуҗалыгы җирләренең 2 процентын тәшкил итә), шуларның 71,1 гектары — сөрүлек җирләре. 2017 ел күрсәткечләренә караганда, районда ел саен 100 мең тоннадан артык ашлык, 67 мең тонна сөт һәм 6 мең тонна ит җитештерелә [4][29][3].

Сәнәгать җитештерүе азык-төлек, җиңел, он-ярма һәм чыгару сәнәгате предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Иң эре предприятиеләр — «Вамин» компаниясенең Татарстан филиалы Балтач ММК-сы, «Ушма», «Кара күл» оешмалары, «Икмәк» ПБ[29].

Инвестицион потенциал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның беренче яртысында төп капиталга инвестицияләр 1,3 миллиард сум тәшкил итә. Районда барлыгы 232 кече һәм урта предприятие, шулай ук 664 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Аларга ярдәм итү өчен муниципаль берәмлек территориясендә берничә дәүләт программасы гамәлгә ашырыла: микрозаймнар бирелә, кредит бирүне стимуллаштыру программасы эшли, җиһазлар лизингы килешүе буенча түләү чыгымнарын субсидияләү һәм башкалар[30][31].

Хәләл индустриядә эшләүче эшкуарлар өчен 2019 елда 16 гектар мәйданда «Балтач» тематик индустриаль паркы төзелә. Проектның инвесторы — «Линова» ИФК-сы, проектка беренчел кертемнәр 10 миллион сум тәшкил итә [3].

2019 елда Иске Салавыч авылында «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе 4 мең башка исәпләнгән мегаферма төзи башлады, проектның гомуми бәясе 450 миллион сум. Ферма ике заманча сыер абзары белән җиһазландырылыр дип көтелә. Татарстан Республикасы Гарантия фонды проектка 30 миллион сум инвестицияләү нияте турында белдерә[32].

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясе буенча 16к-0396 «КазанМалмыж» автомобиль юлы уза, аннан «БалтачШәмәрдәнБайлар СабасыТеләче» (шулай ук Кукмара һәм Нократ Аланы күперенәчә), 16К-0520 «БалтачЧепья», 16К-0533 «ШеңшеңәрЧепьяМари-Төрек» автомобиль юлы уза[2].

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның табигый-тыюлык фонды 3950 гектар тәшкил итә. 2001 елда оешкан «Балтач» комплекслы тыюлыгы зур өлешне алып тора. Ул Арча урманчылыгының гомуми мәйданы 3452 га булган ике урман участогын: Карадуган («Муса урманы») һәм Нормабаш үз эченә ала[4][2].

Моннан тыш, район территориясендә табигать һәйкәлләренә караган табигый объектлар: Кара Күл һәм Шушма елгасы, шулай ук саклана торган табигый объект — Сурнар аучылык тыюлыгы урнашкан[2].

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач муниципаль районының мәгариф өлкәсендә 51 гомуми белем бирү мәктәбе, лицей, ике гимназия һәм 40 мәктәпкәчә балалар учреждениесе исәпләнә. Мәдәният өлкәсе район мәдәният йорты, китапханәләр, авыл клублары белән тәкъдим ителә. Район газеталары арасында «Хезмәт» (Труд») рус һәм татар телләрендә чыга [29].

Районда берничә музей урнашкан: «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее, драматург Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары. Моннан тыш, муниципаль берәмлек территориясендә Казан ханлыгы чорына һәм неолит чорына караган 11 археология һәйкәле, шулай ук 5 тарих һәм 8 архитектура һәйкәле урнашкан[29][4][2].

Район җирлегендә туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 Экологический гид, 2015
  3. 3,0 3,1 3,2 Стратегия социально-экономического развития Балтасинского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года. Официальный сайт Балтасинского район. 2020-11-22 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Балтасинский район: удмуртская окраина Татарстана, малые горы и вотчина кадимизма. Реальное время (2018-04-07). 2020-11-22 тикшерелде.
  5. 5,0 5,1 Герб Балтасинского муниципального района. Геральдика.ру. 2020-11-2 тикшерелде.
  6. Новым главой Балтасинского района РТ избран Рамиль Нутфуллин. Бизнес Online (2012-11-08). 2020-11-22 тикшерелде.
  7. Хайрутдинов Айдар Фоатович. TatCenter.ru. 2020-11-22 тикшерелде.
  8. 8,0 8,1 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. Федеральная служба государственной статистики (2020). 2020-11-18 тикшерелде.
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
  13. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  14. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  15. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  16. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  17. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  18. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелде.
  19. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  20. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелде.
  21. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелде.
  22. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелде.
  23. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелде.
  24. 24,00 24,01 24,02 24,03 24,04 24,05 24,06 24,07 24,08 24,09 24,10 24,11 24,12 24,13 24,14 24,15 24,16 24,17 24,18 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  25. 25,0 25,1 25,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  26. 2002 ел сан алу базасы
  27. http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
  28. Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни. Inkazan.ru (2020-03-16). 2020-11-22 тикшерелде.
  29. 29,0 29,1 29,2 29,3 Балтасинский район. TatCenter.ru. 2020-11-22 тикшерелде.
  30. Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-22 тикшерелде.
  31. Паспорт Балтасинского муниципального района. Официальный сайт Балтасинского района (2020-02-01). 2020-11-22 тикшерелде.
  32. В Балтасинском районе начали строить мегаферму на 4 тыс. голов из сип-панелей с «кухней» для коров. Татар-Информ (2019-09-13). 2020-11-22 тикшерелде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач муниципаль районының рәсми сайты