Бөрбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөрбаш latin yazuında])
Бөрбаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балтач районы
Координатлар 56°18'тн, 50°24'кнч
Нигезләнгән XVII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 895 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84368
Почта индексы 422255
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Бурбаш

Бөрбаш — Татарстан Республикасының Балтач районындагы авыл.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөр елгасының башында урнашканга, авылга Бөрбаш дип исем бирелгән.[1]

Авылның исеме матбугат чараларында еш кына Борбаш буларак языла. Россия Империясе документларында авыл Көчек Пүчинкәсе дип йөртелгән.

Бөрбаш авылы турында Александр Артемьевның да кызыклы мәгълүматлары бар. Ул, елга башланган урында бер генә йорт булганга, елга һәм авыл атамасы да «бер» сүзе белән бәйләнешле булуы турында әйтә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөре елгасы

Бөре елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган. Уң ягында чишмә башыннан соң «Кирәмәт елга», "Чәкәмәй елга"сы, ә сул ягында «Утар елга», аның тамагында «Мәүли чишмәсе». «Аракы пешкән елга», аңа «Норма» елгасы кушыла, аннан соң зур «Мәрхаб» елгасы, аның тамагында «Мәрхаб» чишмәсе, аннан «Гайни әби чишмәсе» Бөре елгасын зур-мул сулы елга итеп туендырып торганнар. «Аракы пешкән елгада», халык сөйләве буенча, элек чирмешләр аракы куганнар.

«Кирәмәт» елгасы — авылның көньягыннан Бөре елгасына тоташучы коры елга. Ярлары яшел чирәм белән капланган бу елга исеменең килеп чыгышын картлар борынгы чорлар — элек монда яшәгән удмурт-мари халыкларының тарихы белән аңлата. Аларның төрле дини йолалар башкару урыны — «Кирәмәт» елга исеме белән халык теленә кереп калган.

Бөрбаш авылыннан төньякта якын гына куе урман үсә. Халык телендә ул «Даулы урман» дип йөртелә. Элекке чорларда урманга якын урнашкан Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Алан, Яңгул авыллары кешеләре арасында еш кына бәхәс, гауга килеп чыккан. Шуңа күрә Даулы урман дип аталган.

«Утар елга». Көчек бабай оныкларының бу елга буенда зу терлек утарлары торган. Бөрбаш авылы уртасында, Утар елга тамагында урнашкан чишмә аны казыган кеше исеме белән «Мәүли чишмәсе» дип йөртелгән. Хәзер бу чишмә халыкта аны ясаган һәм карап торучы авыл карты хөрмәтенә «Юныс чишмәсе» дип атала.

Авыл уртасында таллык арасында урнашкан, күп халык файдалана торган чишмә — «Әптек чишмәсе». Мәчеткә якын урнашкан бу чишмә аны казып карап тоткан югары оч хәзрәте Әхмәдулла исеме белән аталган. Ул кешенең кушаматы Әптеки булган.

Бөя (плотина) буендагы наратлык янында Бөре елгасына тоташучы елганы «Йорт елга» дип атыйлар. Бөрбаш авылына нигез салучы Көчек бабайның әтисе шул елга буенда тормыш башлаган.

Бөр елгасының башланган урыны — авылдан ярты чакрым тирәсе көньяк-көнбатышта урнашкан Бөре чишмәсе. Елга исеменең тарихын картлар түбәндәгечә сөйли: бу елга буенча килеп утыручылар беренче мәртәбә елга суын эчәргә алгач, су савытында агач бөреләре күреп, бу исемне елгага бирәләр. Елга башына урнашканлыктан, Көчек авылы, вакыт үтү белән, Бөрбашы дип йөртелә башлый.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Артемьев Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Олыларның әйтүе буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Чирмешләр Кирәмәт елгасында балаларын чукындырганнар дигән сүзләр дә йөри. Алар турында башка мәгълүматлар юк.

Бөрбаш авылының башлангыч чоры тарихы Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабында яктыртыла. Шушы тарихи хезмәтне файдаланып, Бөрбашлылар Гайфи Моратов һәм Габделхак Садыйков авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны тагын да тулыландырганнар. Фазлыев Шәйдулла да авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән. Авыл халкына шәҗәрәләр төзергә булышуда Җәлил хәзрәт Фазлыевның роле зур.


« Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әшмәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әшмәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан.
»

Бу юллар Мәчкәрә авылын Бөрбаштан чыккан Ишмән исемле кеше оештырганлыгы турында сөйли. Мәчкәрә авылын элек Ишмән иле дип йөрткәннәр.

Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бөре елгасы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты километр кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән.

Көчекнең улы Туктаргали Ырынбур һәм Каргалы бистәсе тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1675—1676) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында кабере өстенә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Ташның үлчәме 96х44х19. Алгы яктагы текстның 1-4 юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 5 юл вафат булу вакытын һиҗри ел исәбе белән белдерә, милади белән 1675-1676 елларга туры килә. Алга таба хәрефләрнең анык танылмавы сәбәпле, берничә сүзне ике вариантта укырга мөмкин: «ташка бу билгедер» яки «тычкан елыдыр». Таштагы язуларны уку өчен авылга Татарстан милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Татарстан милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Мәрданов килде.

Өч улыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Туктаргалинең балалары күп булган: Ишмәмәт, Ишмәкә, Ишмән, Ишкәй, Ишморад. Алар Бөре елгасы, Үтәмеш елгасы, Утар елгасы тирәләрендә зур терлек утарлары тотканнар.

Еллар үткән саен халык арткан, һәр елгада терлек утарлары зурайган.

Бөрбашта төрле һөнәр ияләре күп булган: чабата ясаучылар, киез итек басучылар, чыпта сугучылар, морҗачылар, пыялачылар, балта осталары, аучылар, терлекчеләр, умартачылар. 4 тимерче алачыгы булган. Бөрбашлылар оста игенчеләр дә булганнар. Арыш, арпа, солы һәм бодай белән беррәттән, борчак, ясмык, киндер, җитен, шалкан, бәрәңге үстергәннәр. Өсләренә киндер күлмәк-алъяпкыч, киндер чалбар, аякка тула оек белән чабата, өскә тула чикмән, каеры тун, башка йон эшләпә һәм бүрек кигәннәр. Ырынбур якларына ат белән товар йөртүче ямщиклар шактый булган. Ирләр Сәрдегән байларына ялланып, итек түшәп, итек басканнар, хатын-кызлар шул түшәгән итеккә чуар салганнар.

XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе — үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр), йөгерекчеләр хәтта өяз буенча да билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре — тау башлары.

Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, хәтта тирә-як авыллардан килеп, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып аларны юганнар, үзләре эрләп, суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар.

Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып торган, 1988 елны сүтелгән, шул вакыт кайчан салынганлыгы һәм такта белән төрелгәнлеге турындагы язу — такта табылган. Бу корылма 165 ел торган.

Икенче мәчет, югары мәхәлләдәгесе, 1917 елда салынып, аның да манарасы киселгәч, башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәп булып тора.

1865 елда туган Гариф Мөхәммәдиев авылда озак кына мулла булып торган. Курса мәдрәсәсендә укыган, гаскәри хезмәткә барып, русча яхшы белгән, взвод командиры булган. Ул оста һөнәрче дә булып, бик яхшы мастерской тоткан. Үзе столяр, үзе көпчәкче, өстәвенә оста сәгатьче дә булган. Сәгать футлярлары да ясаган. Аның урам яктан өй чарлагы башына куелган зур түгәрәк сәгате, төгәл вакытны күрсәтеп, урамнан узучыларны шаккатырган. Бакчасында бакча язлыгы төзегән, мунча белән өй арасына телефон сузган. Бу мулланың ир туганы Садыйк Мөхәммәдиев абыйсы янында мөәзин булып торган. Ул тимерче һөнәрен яхшы үзләштергән, җил тегермәне тоткан. Боларның өченче туганы Җәләл Мөхәммәдиев икенче мәхәлләдә мулла вазифасын башкарган.

1910 елгы исәп алу буенча авылда 269 крестьян хуҗалыгы булган. 269 хуҗалыкка 100 ат, 90 тирәсе сыер, 150 баш сарык, җир эшкәртү өчен 19 тимер, 30 агач сука, 15 тимер сабан, 40 агач тырма исәпкә алынган. Хуҗалыкларның күбесе үзен-үзе икмәк белән тәэмин итү өчен бик тырышса да, булдыра алмаган, чөнки бар хуҗалыкта да ат булмаган, җире дә бик аз булган. Чабата ясап, чыпта сугып тормыш алып барулары авыр булган. Хәллерәк хуҗалыклар начар яшәмәгән. Укый-яза белүчеләрнең дә саны күп булган. Иген эшләре булмаган арада ямщик булып Ырынбурга кадәр товар йөрткәннәр. Вәлиулла исемле кеше кибет салып, шунда авыл халкына кирәкле әйберләр дә сата башлаган.

Авылның хәерчеләнүенә беренче бөтендөнья сугышы да нык тәэсир иткән. Авылның әзмәвердәй ир-атлары сугышка киткән, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшкән. Юньләп иген игәрлек кеше калмагач, мал-туар да, кош-корт та кырылган, хәтта карт-коры, бала-чага вакытсыз дөнья куйган. Сугышка киткән ирләрнең күбесе сугышта ятып калган, кайберләре гарип булып авылга кайткан, ә кайберләре әллә кайларда чит җирләрдә пленда булып, күп казалар күреп туган якларга әйләнеп кайтканнар.

Хөснетдинов Кәримулла патшаның иң зур бүләге — Георгий хачы белән бүләкләнгән.

1921 елда Идел буенда корылык булган. Бу еллардагы ачлык мәңге онытылмаслык фаҗига булып кешеләр күңеленә кереп калган. Яз көне чәчелгән ашлык тишелә алмый, көзге арыш көеп бетә, хәтта терлекләр ашарлык та үлән калмый. Кешеләр су буйларында, урманда үскән сәрдә, кузгалак, кычыткан һ.б. үләннәрне ашыйлар. Өлгергән алабута җыеп, аннан он ясыйлар. Ачлыктан, ялангачлыктан авыл халкы һәм аның мал-туары да кырыла. Бары тик хәлле хуҗалыклар, узган елдан калган запасы булганнары гына исән кала. Ачлыкка түзә алмыйча, үзләрен ачтан үлем көткән гаиләләр, ипи эзләп, Себер якларына чыгып киткәннәр. Юлда барганда күбесе ачтан хәлсезләнеп, бетләп, тиф белән авырып дөнья куйганнар. Бөрбаш кешеләренең күбесе Новосибирск шәһәренә урнашканнар, эшкә яраклыларын эшкә урнаштырганнар, балаларын балалар йортларына урнаштырганнар. Фазлыйәхмәтов Габдрахман Новосибирск станциясе начальнигында ат карап, аның йорт эшләрен эшләп торган. Станция начальнигы аларга Бөрбашка кайтып урнашу өчен барлык шартларны тудырган. 1923 елны махсус вагун, ат, сыер, бер өйлек агач биреп, озатып җибәргән.

Октябрь җилләре Бөрбаш авылына да килеп җиткән. 1918 елда авылда ярлылар комитеты төзелгән. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаутдинов, Нәбиулла Хәкимов, Гомәр Нигъмәтуллин, Миннемулла Абдуллин, Әсма Галиева шул комитетка кергәннәр. Алар авыл кешеләренә җирләрне күмәкләп эшкәртүдә, хөкүмәттән бирелгән әйберләрне гадел итеп бүлеп бирүдә башлап йөргәннәр. Авыл Советлары оештырылгач, аның беренче председателе итеп Фәхретдин Баһаутдинов (Баһави Фәхретдине) сайлана. Беренче бөтендөнья сугышында һәм гражданнар сугышында йөреп, дөнья күреп, шомарып, тел белеп кайткан тәвәккәл бу кеше үз вазифаларын яхшы гына башкара.

Бераздан кулак дип авыл халкын Себергә сөрү башлана. Беренче булып Гариф Мөхәммәдиев сөрелүгә дучар ителә. Каралты-куралары колхозга алына, бер өендә авыл советы урнаша. Аның кече улы Казанда укыган вакытта большевикларга кушыла, авылга кайтып колхозга керә һәм беренче комсомол хәрәкәтен башлап җибәрә.

Сөләйман Ибраһимовның да йорт-җире колхозга алына. Гаиләсендә 8 кеше сөрелә. Әллә ни байлыгы булмаган Габделгали Гарифының да 7 кешелек гаиләсе сөрелә. Югары мәхәллә имамы мулла Җәләл кулга алына. Йорт-җире, каралты-курасы сүтелеп, колхозга алына. Үгез Мөхәммәтгалиенең 8 кешелек гаиләсе сөрелә.

Яббар Мөхәммәдгалиенең, колхозга кермәгәне өчен, мал-туарын конфисковать итәргә керәләр. Әтисе колхоз председателенә һөҗүм итмәкче булгач, боларның барысын да Магнитогорскига сөрәләр.

Карабаев Латыйпның шактый күләмдә җире булгач, мал-туарны да күп асраган. Иген игү, мал-туарны карар өчен яллы хезмәтчеләр тоткан, бик гадел кеше булган, кая барып тамак туйдырыйм дигән кешеләргә эш биреп, аларны ач үлемнән коткарып калган. Аның йорт-җире, маллары колхозга алынган. Үзе Малмыжга киткән, шунда яшәгән, ә балалары Петропавловскийга китеп, шунда гомер кичергәннәр. Бөрбаштан 8 гаилә сөрелгән.

Авылда бер оешып, бер таралып азапланганнан соң, колхозлашу чынлап башланган. «Кызыл Татарстан» исеме кушып оештырылган күмәк хуҗалыкка колхозга беренче җитәкче итеп кул да куя белмәгән Шакир Закировны куйганнар. Белеме булмаса да, бераз оештыру сәләте булган аның. Ул 1928 елдан 1931 елга кадәр председатель булган. Колхозга член булып керүчеләр тарту көче булган атларын һәм иген игә торган эш коралларын, арба-чаналарын түләүсез колхозга тапшырырга тиеш булганнар. 1935 елга Бөрбаш авылында 2 хуҗалыктан башка (Шаяхметов Хаҗиәхмәт һәм Гыймадиев Хәйруллалардан башкалары) 270 хуҗалык күмәк хуҗалык булалар. Колхоз председательләре булып 1931—1932 елларда Гобәйдуллин Фатих, 1932-35 елларда Кукмарадан килгән Газиз Хөснетдиновлар торганнар. 1932 елда авылга фордзон тракторы кайта. Бу уңайдан зур демонстрация оештырыла. Пошкырып, гөрләп барган тракторга кызыл флаглар тоткан крестьяннар иярә, яшьрәкләре җыр такмаклап бара: «Тимер айгыр кешни-кешни басуларны умыра, сукалый.» 1936-38 елларда колхоз председателе булып Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Галиев Фатих торган. Бу елларда, ягъни 1936-37 елның көзенә кадәр, ашлыклар җитешкәнче, халыкның ашарына такы-токы гына булган. Ипине Казаннан алып кайтып тамак туйдырганнар, ә инде Казанга үзе бара алмаган кеше шул Казанга йөрүчеләрдән бер кирпеч ипине 5 сумга сатып алганнар, ә акчаны һаман да шул чабата ясап, чыпта сугып хәзерләгәннәр. Ә юкәне урманнан кача-поса урлап алып кайтканнар. Ул вакытта урманны бик нык саклаганнар. Хәтта инде өйгә көч-хәл белән алып кайткан һәм инде эшкәрткән, ягъни ясаган юкәләрне, үргән чабаталарны да һәр йортка кереп эзләп, тапканын алып чыгып киткәннәр. 1937 елны җәйләр бик әйбәт килеп, игеннәр бик уңган. Колхозда хезмәт көненә 8 кг ашлык өләшкәч, кеше тагын туйганчы ашый башлаган. Колхозда яхшы эшләп, хезмәт көне күп булган хуҗалыкларга атларны матур итеп киендереп, дугаларга кыңгыраулар тагып, сөлгеләр, яулыклар белән бизәп, алдагы атка кызыл кадап, бик олылап, хөрмәтләп, өйләренә кертеп биргәннәр. Инде аз хезмәт көне булганнарга, арба өстенә чыпта ябып, ат дагасына да чыпта бәйләп керткәннәр. Ә бер дә эшләмәгән иң ялкау хөрәсәннәргә эткә арба, капчыкка берничә төрле берәр уч ашлык салып, аны буын-буын итеп бәйләп, бөтен халык алдында мәсхәрә итеп, өенә кертеп биргәннәр. Эткә сбруйларны Галимуллин Шафик (аксак Шафик) хәзерләгән. Ул елны ашлык шулкадәр күп булган, хәтта салырга амбарлар да җитмәгән. Келәте зуррак хуҗалыкларга да салып торганнар, ат конюшнясы өстенә дә салганнар, конюшняның өрлеге сынып төшеп, Хакимулла абзый вафат булган. Шулай итеп, бу елларда колхоз хәйран тернәкләнеп, авыл халкы ярыйсы гына яши башлаган.

1938-40 елларда колхозны Фатыйхов Гариф җитәкләгән, аннан сугышка китеп, шунда һәлак булган. Кызыл армиядә яхшы хезмәт итеп, лейтенант дәрәҗәсе алып кайткан, 1907 елны туган Гыйльметдинов Шәйхетдин Гыйльметдин улы авылдагы беренче коммунистларның берсе, тыйнак, белемле булып өлкәннәр хәтерендә калган. Комсомолларга беренчеләрдән булып кергән Шәйхи 1931 елдан 1939 елга кадәр авыл Советы башкарма комитеты секретаре булып эшләгән, фронттан кайтмаган. Бөрбаш авылы 1938 елга кадәр Кукмара районына кергән булган. Шәйхетдин Гыйльметдинов инициативасы белән Бөрбаш авылы һәм Бөрбаш Сәрдегәне Балтач районы составына күчерелгән. Район үзәге 40 км дан 12 генә км га калган. 1935 елда Балтач-Шәмәрдән юлына таш җәелгән. Авылда Кукмара районы Зур Сәрдек, Сәрдекбаш һ. б. авыл кешеләре эшләгән. Ә үзебезнең авыл кешеләре Пчеловод авылыннан Шәмәрдән урманына кадәрге участокта эшләгәннәр. Шәрифулла Нигъмәтуллин бригадир булган. Барлык эшләр дә кулдан башкарылган. Таш чыгару, аны ваклау, канау казу, ком җәю, аның өстенә таш җәю эшләре, иренмичә, яхшы сыйфат белән эшләнгән. Шул юл 1964-65 елларга кадәр бозылмыйча торган. Аннан соң аны күтәреп, өстенә вак таш җәеп, юл бүлеге карап, тигезләп тора башлаган. Соңга таба юлны авылдан читтә әйләнеп үтә торган итеп асфальт җәйгәннәр. Бу эшләр 1989-90 елларда башкарылган.

Бөек Ватан сугышына авылдан 224 кеше киткән. Шуларның 85 генә исән-сау кире әйләнеп кайткан. Сугышка беренче киткәннәр: Нәгыймов Габделкави, Хаҗиев Тимербай, Фазлыев Тимергали, Хәйруллин Шәйхулла. Авылга сугышта үлгән дигән иң беренче хәбәр Мингалиев Мөхәммәтгалигә килә.

Сугыш чорында авылдан үсеп чыккан офицерлар һәм командирлар:

  • Майор Моратов Гайфетдин Шәмсетдин улы
  • Лейтенант Вәлиев Гата Мостафа улы
  • Лейтенант Фазлыев Шәйдулла Габдрахман улы
  • Кече лейтенант Гарипов Вагыйз Гариф улы
  • Кече лейтенант Гыйльметдинов Шәйхетдин
  • Кече лейтенант Мөхетдинов Гайфетдин

Сугышта һәлак булганнар истәлегенә авыл уртасында һәйкәл бар.

1941 елда авылда медпункт эшли башлый. Озак еллар медпунктта эшләүчеләр: Яббарова Гөлсинә (фельдшер), Гыйниятуллина Роза (акушерка).

1956 елның июнь аенда авылда электр станциясе эшли башлый. «КДМ-46» тракторы двигателенә ялганган 60 кВт лы генератор булган ул. Станцияне беренче төзүчеләр, мотористлар, монтерлар булып Кадыйров Миннемулла, Нурмиев Шәйдулла, Габдрахманов Вәли булган. Урамдагы электр баганаларын да алар 1955 елда үзләре утырткан, электр чыбыкларын да үзләре сузганнар. Бер өйгә бары бер генә лампочка куелган. Разетка куерга рөхсәт булмаган. Станция иртәнге сәгать дүрттән башлап яктырганчы, кичен караңгы төшкәч, төнге унбергә кадәр эшләгән. Станцияне сүндерү алдыннан кыска гына өч тапкыр утны өзеп сигнал бирелгән. Электр энергиясе көче белән авылда электр белән эретеп ябыштыру, тегермән тарту һәм такта яру эшли башлаган.

1958 елда тегермән эшли башлый. Беренче тегермәнче Рахимуллин Рәхмәтулла була. Шул ук елны пилорама эшли башлый. Анда Мусин Әгъләмҗан эшли.

1959 елда саклык кассасы эшли башлый. 1967 елда авылга дәүләт уты кертелә. Шул ук елны Бөрбашта урта мәктәп ачыла. 1970 елда авылда газ баллоны кулланылышка керә. 1974 елда пекарня эшли башлый.

1977 елда авылда суүткәргеч торбалар үткәрелеп, колонкалар куела. 1981 елда балалар бакчасы ачыла. 1982 елда 320 урынлы ике этажлы мәдәният йорты сафка баса. Аның икенче этажында китапханә эшли. Китап фонды — 10026 данә. 1984 елда 50 урынга телефон кертелә. 1989 елның октябрь аеннан авыл халкы табигый газ яга башлый.

1992 елның 5 декабрендә Бөрбаш авылында мәчет ачыла. Мулла булып Җәлил Фазлыев тора.

1994 елда коммуналь хуҗалык оеша. 2000 елда авылда 218 хуҗалык исәпләнә. Яңа йортлар, урамнар үсеп чыга: Балтач ягыннан кергәндә яңа урам барлыкка килә. Аңа «Яшьләр урамы» дип исем бирелде. Авылда бер-бер артлы шәхси кибетләр ачыла. Бүгенге көндә 3 кибет эшләп килә.

2008 елның 14 августына мәгълуматлар: хуҗалык саны — 225, Халык саны — 877, 11 административ бина, 16 яңа йорт салына, 15 йортта кеше яшәми.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
867 1188 1264 1308 1242 1184 1010 871 980 949 815 882 895

Төп милләт (2010 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1934-35 уку елында яңа җидееллык мәктәп бинасы салынып бетә. Бөрбашка Чура, Поршур авылларыннан укучылар килеп укыган. Кукмара районыннан Балтач районына күчкәч, мәктәпкә Кили, Пүскән, Нормабаш, Алан, Сәрдегән авылларыннан укучылар килеп укый.[4]

Мәктәп мөдирләре:

  • Мөхәммәдиев Гариф — 1917 елга кадәр
  • Гарипов Максут — 1917—1920
  • Мөхәммәдиев Җәләл — 1920—1923
  • Солтанбиков Гаттар — 1923—1928
  • Касимов Салих — 1928—1932
  • Хөснетдинов Вагыйз — 1932—1935
  • Габдрахманов Гали — 1935—1938
  • Сабиров Усман — 1938—1942
  • Ахметшина Манзума — 1942—1947
  • Нуриев Хабибрахман — 1947—1952
  • Валиев Гата — 1952—1960

1960-61 уку елында җидееллык мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1965 елда укытучылар һәм укучылар көче белән яңа бинага өстәп, янкорма төзелә.

1966 елда сигезьеллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1968 елда мәктәпнең беренче чыгарылышы була.

  • Мөдир — Эльбрус Гильмуллович Исмаев (1960-70 еллар)
  • Мөдир урынбасары — Наҗия Гариповна Солтанова (1953-81 еллар)
  • Исхаков Г. И. Мөдир (1970-95 еллар)
  • Мингазова М. А. Мөдир урынбасары (1982-86 еллар)
  • Мифтахова Г. И. Мөдир урынбасары (1986—2000 еллар)
  • Галимов Т. М. Тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары (1973-95 еллар), Директор (1995—2010)
  • Нурмиева М. Г. Мөдир урынбасары (2000—2010)
  • Мифтахова Г. И. Тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары (2000—2013)
  • Гобәйдуллина Ә.К. Мөдир урынбасары (2010 —)
  • Бариева Г. Г. Мөдир (2010-)
  • Валева Р. У. Тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары (2013 —)

42 ел эчендә урта мәктәпне 16 укучы алтын, 27 укучы көмеш медальгә тәмамлый.

2009-10 уку елында 146 укучы белем ала. 24 укытучы, 3 тәрбияче, педагог-оештыручы, китапханәче эшли.

2012 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Бүгенге көндә мәктәп ике катлы заманча бинада урнашкан.

2015—2016 уку елында мәктәптә 113 бала белем ала. 21 укытучы, 1 тәрбияче, педагог-оештыручы, китапханәче эшли.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кызыл Татарстан» колхозы 1935 елда оешкан.

Сөрүлек җире — 2047 га. Колхозчылар саны — 145. Сыер — 35 баш. Бозау — 89. Сарык — 384. Дуңгыз — 256. Ат — 35. Тавык — 1056

Беренче җитәкче — Закиров Шакир.

Бөртеклеләрнең тулай җыемы — 360 ц. Уртача уңыш 1 га дан — 6,2 ц. Ит җитештерү, барлыгы — 450 ц. Шул исәптән мөгезле эре терлек ите — 340 ц, дуңгыз ите — 110 ц. 100 га авыл хуҗалыгы җиренә ит җитештерү — 20,5 ц. Сөт җитештерү — 1250 ц. 1 баш сыерга — 1918 кг. 100 га авыл хуҗалыгы җиренә — 776 ц. Йон җитештерү, 1 баш сарыкка — 2,7 кг. 100 га авыл хуҗалыгы җиренә — 60 кг. Йомырка алу — 86592 данә. 1 баш тавыкка — 82 данә. 100 га авыл хуҗалыгы җиренә — 3420 данә.

Техника:

  • Агач сука — 35 шт
  • Агач тырма — 35 шт
  • Кәҗә сука — 17 шт
  • Урак — 90 шт
  • Чалгы — 55 шт

1940 елны «Кызыл Татарстан» колхозы Кукмара районыннан Балтач районына күчә. Моңа авыл Советы председателе Гыйлметдинов Шәйхетдин зур көч куя. Март аеннан Совет төзелеше буенча укырга җибәрелә, укып кайтканнан соң Район Советына инструктор итеп алына.

Колхозның 1602 га сөрү җире була, 35 башлык мөгезле эре терлек абзары, корт өе салына. Урамга таш юллар салына. 15 хуҗалык яңа йорт салып чыга. Колхоз ярдәме белән 2 хуҗалыкка йорт салына.

1940 елда:

  • Укый-яза белмәүче — 130 кеше
  • Аз гына укый-яза белүче — 47 кеше
  • Алфавит өйрәнүче — 63 кеше

1942 елда иген уңышы алу өчен, агротехника чараларын тормышка ашыру өстендә эшләгәннәр:

  • Бөртекле һәм кузаклы культурадан уңыш: 3,45 ц.
  • Бәрәңгедән — 28,69 ц.
  • Атлар саны 85 % ка, мөгезле эре терлек саны 100 % ка, сарык саны 61 % ка үтәлгән.
  • 40 кеше минимумын үтәмәгән.

1943 елда колхозның хәле бик авыр була. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән сөт планы 2 % ка, йомырка 8 % ка үтәлә. 74 баш сарык, 10 баш ат үлә.

1944-45 елда бөртекле-кузаклы культуралардан 5,46 ц, бәрәңгедән 24 ц уңыш алына. 1 сыердан 682 л сөт, 1 сарыктан 1,3 кг йон алына. Атлардан үрчем алу юк дәрәҗәдә.

1949 елда бөртекле-кузаклы культурадан 1 га дан 5,27 ц, техник культуралардан 2,33 ц, бәрәңгедән 32,6 ц, яшелчәләрдән 9 ц уңыш алына. Терлек азыгы культуралары чәчелсә дә, уңыш алынмаган.

Терлекчелектә 1 сыерга 942 л сөт, 1 сарыктан 2,3 кг йон алына. Кереме 68637 сум. 9 кеше хезмәт минимумын үтәми.

1950 елда «Кызыл Татарстан» колхозына «Кызыл Дулкын» (Бөрбаш Сәрдегәне авылы) кушыла. 27 сентябрьдә «Кызыл Татарстан» авыл хуҗалыгы артеле була. Устав раслана.

1951 ел күрсәткечләре:

  • Бөртеклеләрдән уңыш — 4,2 ц/га.
  • Бәрәңгедән — 25 ц/га.
  • Яшелчә — 3,2 ц/га.
  • 1 сыердан сөт саву — 752 кг.
  • 1 сарыктан йон — 1,2 кг.
  • 1 тавыкка — 30 данә йомырка.
  • Керем — 112600 сум.
  • Үлгән терлекләр:
  • Ат — 7 баш.
  • Мөгезле эре терлек — 13 баш.
  • Сарык — 59 баш.
  • Дуңгыз — 4 баш.
  • Тавык — 806 баш.

Керемне хезмәт көненә дөрес бүлмәү нәтиҗәсендә колхоз колхозчыларга 26 ц бурычлы булып кала.

Орлыклык ашлык салу 79 % ка, көл җыйнау 60 % ка, тирес түгү 42 % ка, кош тизәге 85 % ка, авыл хуҗалыгы машиналары ремонты 60 % ка үтәлә. Колхоз председателе Исрафилов алына, аның урынына Фазлыев Ш. сайлана.

1952 елда минераль ашламаларга разнарядка билгеләнә: фосмука 10 т, суперфосфат 2 т бирелә.

1960 елда терлекчелек продуктларын җитештерүдә һәм дәүләткә сатуда « Кызыл Татарстан» колхозы җиңүче дип табыла (председатель — Җәләлов Гыйният) һәм район Почет тактасына кертелә.

Нәтиҗәләр:

  • Ит — 25,3 ц.
  • Йон — 47.
  • Сөт — 45,3 ц.
  • Йомырка — 3618 данә.

1963 елда һәр хезмәт көненә 700 г ашлык, 30 тиен акча бирелә.

1964 елда «Кызыл Татарстан» колхозы «Кызыл Яшьләр» (Салавыч) колхозы белән берләштерелә. Председатель Галимуллин Йосыф була.

1965 елда күрсәткечләр:

  • Ит җитештерү — 1949 ц.
  • 100 га авыл хуҗалыгы җиренә — 26,9 ц.
  • Сөт җитештерү 1 сыерга — 2247 кг.
  • 100 га авыл хуҗалыгы җиренә — 121 ц.
  • Йомырка 248,3 данә.
  • 1 тавыкка — 104 данә.
  • 100 га авыл хуҗалыгы җиренә — 5248.
  • Йон: 1 сарыкка — 2,2 кг, 100 га авыл хуҗалыгы җиренә — 50 кг.
  • Сату: ит — 106 %, сөт — 120 %, йомырка — 100 %, йон — 100 %.

1966 елның 1 февраленнән " Кызыл Татарстан"колхозы нигезендә "Балтач"терлек симертү совхозы оештырыла. Күрсәткечләре:

  • Сөрүлек җире — 2340 га
  • Эшче саны — 128
  • Трактор — 16 данә
  • Автомобиль — 7 данә
  • Комбайн — 5 данә
  • Сука́ — 11 данә
  • Чәчкеч — 4 данә
  • Дуңгыз — 117 баш
  • Ат — 29 баш.

Бөртеклеләрдән уртача 1 га дан уңыш — 5,9 ц, шул исәптән борчак — 17,6 ц. Бәрәңгенең 1 га дан — 116 ц.

Беренче директор Гильфанов Илгиз Абдуллович.

1966 елда мәктәп, медпункт, кибет салына. 1968 елның декабреннән дәүләт карамагына күчерелә.

Мөселман балалар Сабан туе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөрбаш авылында 2007 елдан мөселман балалар Сабан туе үткәрелә. Әлеге чарага Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә мөселман балалары җыела. Сабыйлар өчен төрле конкурс һәм викториналар, шулай ук традицион татар милли бәйгеләре дә оештырыла. Билгеле инде, балаларны сый-хөрмәт һәм кыйммәтле бүләкләр дә көтә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар
  • Чернышев Е. И. Селения Казанского ханства (по писцовым книгам). 1971.
  • Бөрбаш авылы һәм мәктәп(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]