1961 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1957 · 1958 · 1959 · 1960 — 1961 — 1962 · 1963 · 1964 · 1965 |
Унъеллык |
1940-еллар · 1950-еллар — 1960-еллар — 1970-еллар · 1980-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1961 (бер мең тугыз йөз алтмыш беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1961 елы, II меңьеллыкның 961 елы, XX гасырның 61 елы, XX гасырның 7 унъеллыгының 1 елы, 1960 елларның 2 елы. 1961 елдан бирле 63 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 9 март — Далай-лама XIV Тибетның бәйсезлеген тануы соравы белән БМО-га мөрәҗәгать итте.
- 27 март — Беренче тапкыр Халыкара театр көне билгеләнә.
- 12 апрель — Беренче тапкыр кеше космоска оча (Юрий Гагарин).
- 16 июнь — Рудольф Нуриев Франциядән сәяси сыену сорый.
- 18 сентябрь — Африкадагы авиаһәлакәттә БМО-ның генераль сәркатибы Даг Хаммаршельд белән 15 кеше вафат була.
- 18 октябрь — КПСС XXII Съезды фирка программасын кабул итә һәм 1980 елга коммунистик җәмгыять төзү максатын куя.
- 24 ноябрь — БМО Генераль Ассамблеясе атом коралын тыю турындагы декларацияне кабул итә.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1961 елда туганнар
- 16 гыйнвар — Мөнир Вафин, татар язучысы, журналист.
- 19 гыйнвар — Рәфыйк Таҗетдинов, музыкант, педагог, ТР халык артисты.
- 29 гыйнвар — Мансур Гыйләҗев, драматург.
- 16 апрель — Идрис Сәетгалиев, татар журналисты, Башкортстаның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре.
- 29 апрель — Фирая Солтанова-Жданова, җиңел атлетика буенча Татарстанның һәм Русиянең атказанган спорт остасы, Чаллының мактаулы гражданы.
- 10 май — Рәмзия Закирҗанова, Кариев театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
- 6 июнь — Фәнис Фәтхи, татар язучысы, журналист.
- 8 июнь — Рәис Миңнеханов, Саба районы башлыгы.
- 17 июнь — Рөстәм Зәбиров, архитектор, Тукай бүләге иясе (2012).
- 1 июль — Диана Спенсер, Карл IIIнең беренче хатыны.
- 18 июль — татар язучысы Зиннур Хөснияр.
- 5 июль — Федор Батков, ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе (2017 елдан).
- 9 июль — Марат Бариев, сәясәтче.
- 28 июль — Рамил Нотфуллин, 2012 елдан ТР Балтач районы башлыгы.
- 4 август — Барак Обама (Barack Hussein Obama), АКШ-ның 44-нче президенты.
- 1 сентябрь — Сергей Говорухин, кино режиссеры, сценарий язучы, прозаик.
- 24 сентябрь — Тимерҗан Кәлимуллин, танылган көрәшче.
- 20 октябрь — Әсгать Сәфәров, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе, генерал-лейтенант.
- 27 октябрь — Рөстәм Вәлиев, гармунчы-виртуоз.
- 11 ноябрь — Ләбиб Лерон, татар язучысы, шагыйрь, әкиятче.
- 25 декабрь – Рафаил Насибуллов, классик көрәш буенча Европа чемпионы.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1961 елда вафатлар
- 17 гыйнвар — Патрис Лумумба (Patrice Emery Lumumba), Конго милли каһарманы.
- 9 апрель — Әхмәт Зогу, Албания короле (1928-1939).
- 30 апрель — Шәфигулла Бикчурин, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары.
- 20 июнь — Әнвәр Кәримов, хәрби очучы-сынаучы.
- 22 июнь — Закир Аюханов, татар мәгърифәтчесе.
- 27 июнь — Мохтар Әвәзов, казакъ язучысы.
- 2 июль — Эрнест Хемингуэй, АКШ язучысы.
- 1 октябрь — Хәйри Гыймади, татар тарихчысы.
- 11 декабрь — Елизавета Сыртланова, театр артисты.