Далай-лама XIV

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Далай-лама XIV latin yazuında])
Далай-лама XIV
Тенцзин Гьямцхо
Туган 6 июль 1935(1935-07-06) (88 яшь)
Тибет, Амдо провинциясе, Такцер авылы
Яшәгән урын Маклеод Гандж[d]
Потала сарае[1]
Норбулинка[d][1]
Милләт тибетлы
Ватандашлыгы Тибет[d]
 Кытай
 Кытай Республикасы[d]
Әлма-матер Мелбурн университеты[d] һәм Британ Колумбиясе университеты[d]
Һөнәре буддачылык рухание, далай-лама
Ата-ана
  • Чойкьон Цэринг (әти)
  • Сонам Цомо (Дики Цэрин) (әни)
Кардәшләр Церинг Долма[d], Джетсун Пема[d], Gyalo Thondup[d], Tubten Jigme Norbu[d], Lobsang Samten[d] һәм Ngari Rinpoché[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе Тынычлык буенча Нобель премиясе (1989)

 Далай-лама XIV
Тенцзин Гьямцхо
Викиҗыентыкта

Далай-Лама XIV, 14нче Далай-лама, Нгагва́нг Ловза́нг Тэнцзи́н Гьямцхо́ (вариант: Данцзин Джамцо), тиб. བསྟན་འཛིན་རྒྱ་མཚོ་ (1935 елның 6 июле, Кытай Җөмһүрияте, Амдо провинциясе, Такцер авылы) — буддачылык дине югары рухание, Тибет халкының рухи җитәкчесе. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (1989). АКШның иң югары бүләге — АКШ конгрессының Алтын медале белән бүләкләнгән (2007). Тибетның мөһаҗирлектәге хөкүмәте рәисе (1959-2011). Буддачылык фәлсәфәсе докторы (геше-лхарамб) (1959). Канаданың шәрәфле ватандашы (2006). Рум, Нью-Йорк, Сантьяго, Тарту, Нью-Джерси университетларының шәрәфле докторы.
Тибетның бәйсезлеген тыныч юл белән кире кайтару тарафдары. Карашлары, уй-фикерләре «Яңа меңьеллык өчен этика» китабында (1999) бәян ителә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Далай-лама балачакта
«Тюльпан» ансамбле белән (артта, уртада). Һиндстан, 2014

1935 елның 6 июлендә Кытай Җөмһүрияте буйсынуындагы Тибетның Амдо провинциясе (хәзерге Кытай Халык Җөмһүриятенең Чиңхәй провинциясе) Такцер авылында күп балалы ярлы гаиләдә уналты баланың тугызынчысы булып туган. Тугач та бирелгән исеме — Лхамо Тхондуп («теләкләрне тормышка ашыручы алиһә»). 2 яшендә Далай-ламаның «яңа гәүдәләндереше» дип табыла һәм 1939 елның 10 июлендә Тибет башкаласы Лхаса шәһәренә озатыла. 1940 елның 22 февралендә тәхеткә утыра. 1950 елның 17 ноябрендә Нгагванг Ловзанг Тэнцзин Гьямцхо исеме белән Тибетның тулы хакимияткә ия булган дини һәм сәяси җитәкчесе итеп сайлана. Көнчыгыш Тибет җирләренә Кытай Халык Республикасы гаскәрләре кергәч, Кытайның үзәк хакимияте белән янәшә тыныч яшәү өчен тырышлык куя. Үз чиратында үзәк хакимият Далай-ламаны Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы рәисе урынбасары итеп игълан итә [2]. 1959 елның 17 мартында, Тибет ихтилалы бастырылгач, Һиндстанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Шуннан бирле Һиндстанның Химачал-Прадеш штатындагы Дхарамсала шәһәрендә яши. Тибетның мөһаҗирлектәге хөкүмәтен (ингл. Central Tibetan Administration) төзи һәм 2011 елга кадәр[3] аның җитәкчесе булып тора.

Тынычлык өчен Нобель премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Десмонд Туту (у) белән
АКШ президенты Барак Обама (у) белән. 2014
АКШ президенты Барак Обама (у) белән. 2016

1987 елның 21 сентябрендә АКШ Конгрессы вәкилләре алдында «Тибет өчен 5 пункттан торган тынычлык планы» белән чыгыш ясый[4]:

  1. Тибетны тулаем тынычлык зонасы дип игълан итү.
  2. Тибет җирләренә кытай халкын күчереп утыртуны, Тибет халкына милләт буларак куркыныч тудыручы сәясәт буларак, тыю.
  3. Тибет халкының кеше хокукларына һәм демократия нигезләренә хөрмәт белән карау.
  4. Тибетның табигатен торгызу һәм саклау, Кытайга Тибетта атом-төш калдыкларын күмәргә рөхсәт итмәү.
  5. Тибетның киләчәктәге статусы һәм тибет – кытай халыкларының үзара мөнәсәбәте турында намуслы сөйләшүләр башлау.

1989 елның октябрендә Нобель премиясе буенча комитет, Тибетта тынычлык урнаштыру һәм кеше хокукларын торгызу планын тәкъдим иткән өчен, «аерым кешеләр, җәмгыятьләр һәм халыклар арасында мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм түземлелек турында армый-талмый вәгазьләгән өчен», «даими рәвештә халыкара бәхәсләрне тыныч юл белән чишү юлларын тәкъдим итүе, кеше хокуларын яклавы, экология мәсьәләләрен күтәрүе өчен», 14нче Далай-ламага Тынычлык өчен Нобель премиясе бирә[5].

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Минем илем һәм минем халкым (автобиография). Нью-Йорк: Potala Publications, 1962.(ингл.)
  2. Мөһаҗирлектәге азатлык (автобиография). М.: Нартанг, 1992.(рус.)
  3. Минем рухи биографиям (чыгышлары, әңгәмәләре җыентыгы) (төзүче София Стрил-Ревер). М.: Деком, 2010. ISBN 978-5-8953-223-8(рус.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Далай-лама образы кинода[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 «Тибетта җиде ел» (ингл. Seven Years in Tibet), фильм (режиссер Жан-Жак Анно, АКШ, Mandalay Entertainment).
  • 1997 «Кундун» (ингл. Kundun), фильм (режиссер Мартин Скорсезе, АКШ, Touchstone Pictures).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Далай-лама 14-й. Буддизм Тибета. СПб, 1991.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]