Чиңхәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чиңхәй latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чиңхәй
青海, Qīnghǎi
Ил

Кытай Халык Җөмһүрияте

Статус

Провинция

Административ үзәк

Шиниң

Халык саны (2010)

5 626 722 кеше[1]

Мәйдан

720 459 км² (3 урын)

Чиңхәй харитада

Сәгать поясы

UTC+8

ISO 3166-2 коды

CN-63

qh.gov.cn
{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице

Чиңхәй ( кыт. гад. 青海, пиньинь: Qīnghǎi, салар. Gökdeñiz/Çiñxey) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.

Башкаласы — Шиниң (Синин) шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир өсте, нигездә, тау һәм тигезлекләрдән гыйбарәт. Сайдам иңкүлеге төньяктан Нәншән һәм Алтынтау, көньяктан Куньлун таулары белән уралган. Көньяграк Тибет таулыгының төньяк-көнчыгыш өлешләре урнашкан.

Климаты киксен континенталь, кыш суык, җәй салкынча. Еллык явым 300–500 мм. Чиңхәй террториясендә Янцзы, Хуаңхе, Мекоң елгаларның югары агымнары урнашканнар. Күлләр күп, иң эресе — Чиңхәй күле.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

312 елда Чиңхәй күле тирәсендә сяньби-монголлар (монгорлар) тарафыннан Тогон дәүләте нигезләнгән. Ул 663 елда тибетлар тарафыннан басып алганчыга хәтле яшәп килгән. XVI гасырның башында төньяк-көнчыгыш Чиңхәйгә тумат-монголлар бәреп керәләр. 1724 елдан Чиң империясе тарафыннан басып алынган. 1928 елдан — Кытайның Чиңхәй провинциясе.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 ел жаисәбе буенча, провинциядә 5626722 кеше яши, шул исәптә кытайлылар — 2983521 кеше (53,02%), тибетлылар — 1375059 кеше (24,44%), хуэйлар — 834298 кеше (14,83%), ту (монгорлар) — 204412 кеше (3,63%), саларлар — 107089 кеше (1,90%), монголлар — 99815 кеше (1,77%).

Шуның өстенә җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Харита # Исем Кытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
Qinghai prfc map.png
бүлге дәрәҗәдәге шәһәрләр —
3 Шиниң
(башкала)
西宁市
Xīníng Shì
2,208,708
4 Хәйдуң 海东市
Hǎidōng Shì
1,396,846
— Мөхтәри бүлгеләр —
1 Хәйши монгол-тибет мөхтәри бүлгесе 海西蒙古族藏族自治州
Hǎixī Měnggǔzú Zàngzú Zìzhìzhōu
489,338
2 Хәйбей тибет мөхтәри бүлгесе 海北藏族自治州
Hǎiběi Zàngzú Zìzhìzhōu
273,304
5 Хәйнән тибет мөхтәри бүлгесе 海南藏族自治州
Hǎinán Zàngzú Zìzhìzhōu
441,689
6 Хуаңнән тибет мөхтәри бүлгесе 黄南藏族自治州
Huángnán Zàngzú Zìzhìzhōu
256,716
7 Юшу тибет мөхтәри бүлгесе 玉树藏族自治州
Yùshù Zàngzú Zìzhìzhōu
378,439
8 Голог тибет мөхтәри бүлгесе 果洛藏族自治州
Guǒluò Zàngzú Zìzhìzhōu
181,682

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгында көтүлек терлкчелеге. Нигездә, сарык һәм кәҗә асрала. Терлкчелекнеңтөп продукты — йон һәм ит. Игенчелек белән елга үзәннәрендә шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр, рапс, бәрәңге һәм бакча культуралары үстерелә. Нефть, тоз, кургашын һәм тутыя мәгъдәннәре чыганаклары табылган. Нефть эшкәртү заводлары, металлургия һәм машина төзү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продуктларны эшкәртү эшханәләре бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]