Кытай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай latin yazuında])
(КХҖ битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чин Халык Җөмһүрияте
трад. кыт. 中華人民共和國(кыт. 中國), гад. кыт. 中华人民共和国(кыт. 中国[1]), пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó(Zhōngguó)
Flag of the People's Republic of China.svg National Emblem of the People's Republic of China.svg
Байрак Илтамга
Һимн: «Иреклеләр маршы»
CHN orthographic.svg
Нигезләнгән 1 октябрь 1949
Рәсми тел кытай
Башкала Ханбалык
Идарә итү формасы Халык җөмһүрияте
КХҖ Рәисе,
ККП ҮК сәркатибе
КХҖ Рәисе урынбасары
Дәүләт Советы премьеры
Си Цзиньпин[2]
Ли Юаньчао[3]
Ли Кэцян[4]
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

9 596 960[5] км²
3,8
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg1 349 585 838[6]
ТЭП
  • Барлыгы
  • Кеше башына


ТЭП (САМП)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

12 237 700 479 375 АКШ дуллыры[10], 11 190 992 550 230 АКШ дуллыры[10], 11 064 666 282 626 АКШ дуллыры[10], 10 482 372 109 962 АКШ дуллыры[10], 9 607 224 481 532,7 АКШ дуллыры[10], 8 560 547 314 679,3 АКШ дуллыры[10], 7 572 553 836 875,3 АКШ дуллыры[10], 6 100 620 488 867,5 АКШ дуллыры[10], 5 109 953 609 257,2 АКШ дуллыры[10], 4 598 206 091 384 АКШ дуллыры[10], 3 552 182 311 653 АКШ дуллыры[10], 2 752 131 773 355,2 АКШ дуллыры[10], 2 285 965 892 360,5 АКШ дуллыры[10], 1 955 347 004 963,3 АКШ дуллыры[10], 1 660 287 965 662,7 АКШ дуллыры[10], 1 470 550 015 081,6 АКШ дуллыры[10], 1 339 395 718 865,3 АКШ дуллыры[10], 1 211 346 869 605,2 АКШ дуллыры[10], 1 093 997 267 271,1 АКШ дуллыры[10], 1 029 043 097 554,1 АКШ дуллыры[10], 961 603 952 951,82 АКШ дуллыры[10], 863 746 717 503,79 АКШ дуллыры[10], 734 547 898 220,51 АКШ дуллыры[10], 564 324 670 005,92 АКШ дуллыры[10], 444 731 282 436,76 АКШ дуллыры[10], 426 915 712 711,15 АКШ дуллыры[10], 383 373 318 083,62 АКШ дуллыры[10], 360 857 912 565,97 АКШ дуллыры[10], 347 768 051 311,74 АКШ дуллыры[10], 312 353 631 207,82 АКШ дуллыры[10], 272 972 974 764,57 АКШ дуллыры[10], 300 758 100 107,25 АКШ дуллыры[10], 309 488 028 132,65 АКШ дуллыры[10], 259 946 510 957,14 АКШ дуллыры[10], 230 686 747 153,26 АКШ дуллыры[10], 205 089 699 858,78 АКШ дуллыры[10], 195 866 382 432,54 АКШ дуллыры[10], 191 149 211 575 АКШ дуллыры[10], 178 280 594 413,04 АКШ дуллыры[10], 149 540 752 829,27 АКШ дуллыры[10], 174 938 098 826,57 АКШ дуллыры[10], 153 940 455 341,51 АКШ дуллыры[10], 163 431 551 779,76 АКШ дуллыры[10], 144 182 133 387,72 АКШ дуллыры[10], 138 544 284 708,96 АКШ дуллыры[10], 113 687 586 299,05 АКШ дуллыры[10], 99 800 958 648,144 АКШ дуллыры[10], 92 602 973 434,073 АКШ дуллыры[10], 79 705 906 247,461 АКШ дуллыры[10] һәм 70 846 535 055,65 АКШ дуллыры[10] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,699[11] (урта
Акча берәмлеге юань (жэньминьби) (CNY, код — 156) [12]
Интернет-домен .cn, .中国, .中國, .公司, .网络
ISO коды CN
ХОК коды CHN
Телефон коды +86
Сәгать кушаклары Китайское стандартное время[d] һәм UTC+08:00
Балигъ булу яше 18 яшь

Кытай Халык Җөмһүрияте яки Чин Халык Җөмһүрияте (кыт. 中華人民共和國, гади. кыт. 中华人民共和国, пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó, кыскача КХҖ яки Кытайхалык саны буенча дөньяда беренче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Русия һәм Канададан соң территория буенча өченче урында.

1949нчы елда Чин Халык Җөмһүриятен игълан иткәннән соң дәүләт белән Чин Коммунистик Фиркасе идарә итә.

Кытай 14 ил белән чиктәш: Әфганстан, Бутан, Мьянма (Бирма), Һиндстан, Казакстан, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Непал, Пакистан (бәхәсле Кәшмир регионында), КХДҖ, Русия, Таҗикстан һәм Вьетнам.

Чин Конституциясе буенча Тайвань һәм аңа орынып торучы утраулар КХҖ составына керә. Чынлыкта бу территорияләр белән өлешчә танылган Чин Җөмһүрияте идарә итә.

Җәгърафи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда чәй плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап Бөек ефәк юлы үткән.

Илнең 88 процент мәйданын таулар һәм калкулыклар били. Тибетны төньяктан Кунь-лунь, көнбатыштан — Каракорым, көньяктан — Һималай, көнчыгыштан Хэндуаньшань таулары каплап тора. Һинд, Брахмапутра һәм Меконг кебек бөек елгалар да башлангычын Тибеттан ала. Гомумән, илдә 1,6 мең елга бар. 370 күлнең, урта гасырларда ук үткәрелгән 1,8 мең чакрым озынлыктагы Бөек Кытай каналының хуҗалык өчен әһәмияте бик зур.[13]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чин тарихнасәсе буенча, якынча б.э.к. 2070 елда барлыкка килгән Ся династиясе булды, ләкин аның барлыгы күп кенә белгечләр тарафыннан шик астына куела.

Шаң династиясе — Чин территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле б.э.к. 11 гасырга таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә оракул сөяге язуы — хәзерге чин язуының элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – б.э.к. 256 елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ваннары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. 722481 еллар). «Сугышкан патшалыклар» (б.э.к. V гасыр — б.э.к. 223 ел) дәверендә үз кыйрал, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте б.э.к. 221 елда башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.

Империяле Чин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен Кыйтайның беренче императоры дип игълан иткән. Ул күп ислахлар үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, һуннардан саклану өчен төньяк чигендә Бөек Кытай дивары корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.

Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң б.э.к 206 елда Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — Бөек ефәк юлы салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә Корея, Вьетнам, Монголия һәм Урта Азия кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында (кыт. трад. 漢族, гад. 汉族, пиньинь: hànzú, палл.: һәнзу) да чагылыш тапты.

Һән имперниясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә 265 елда яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар Җин империясен тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. Кытай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә (317420) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.

420581 елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Чинның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе (9601279) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.

Төньяк һәм төньяк-көнбатышта Кытай территориясенең шактый өлешен Ляо киданьнар дәүләте, Ся тангытлар дәүләте басып алды. Соң империясе бу дәүләтләргә көмеш вә ефәк белән түләп торган.

13 гасырда Кытай әкренләп монголлар тарафыннан басып алынган. 1271 елда монголларның җитәкчесе Хубилай Юань династиясенә нигез салган. 1386 елда озак дәвам иткән көрәш нәтиҗәсендә Юань династиясе бәреп төшерелә һәм хакимияткә Миң династиясе килә.

16 гасырда Кытайда аурупалылар пәйда булганнар. 1557 елда Португалия Чинның Аомынь территориясен иҗарәгә алынган.

17 гасыр башында манҗур һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Кытай кризиска юлыкты. 16281645 еллардагы крәстиәннәр сугышы нәтиҗәсендә Миң династиясе урыныннан төшерелгән. Кытайны манҗур баскынчылары басып алдылар. Хакимият манҗурларның Чиң (Цин, 1644—1911) династиясе кулына үтте. 

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда Япония Чинның күпчелек территорияләренә керә һәм япон-чин сугышын башлый.

1937 елның 8 августны — Японнар Ханбалыкны басып ала.

Моннан соң АКШ Япониягә икътисадый эмбаргоны белдерә[14].

1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.

1982 елның 29 апрелендә Кытай халык саны бер миллиардны узды.

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай 22 провинцияга бүленгән, Тайвань 23нче буларак санала. Шулай ук милли азчылыклар яшәүче 5 автоном район һәм үзәккә буйсынучы 4 шәһәр бар.

Төбәк Пиньинь (кит.) Адм. үзәк Пиньинь Халык,[15]
(2010) кеше
Мәйдан,[16]
км²
Халык тыг.,
кеше/км²
Провинцияләр
1 Әнхой Anhui 安徽 Хефей Hefei 59 500 510 140 455 423,63
2 Фуҗән Fujian 福建 Фуҗу Fuzhou 36 894 216 122 919 300,15
3 Гәнсу Gansu 甘肃 Ләнҗоу Lanzhou 25 575 254 459 233 55,69
4 Гуаңдоң Guangdong 广东 Гуаңҗу Guangzhou 104 303 132 178 341 584,86
5 Гуйҗоу Guizhou 贵州 Гуйяң Guiyang 34 746 468 174 976 198,58
6 Хәйнән Hainan 海南 Хайкоу Haikou 8 671 518 34 438 251,80
7 Хебей Hebei 河北 Шиҗаҗуаң Shijiazhuang 71 854 202 187 240 383,75
8 Һейлоңҗаң Heilongjiang 黑龙江 Харбин Harbin 38 312 224 431 767 88,73
9 Хенән Henan 河南 Җеңҗу Zhengzhou 94 023 567 166 310 565,35
10 Хубей Hubei 湖北 Үһән Wuhan 57 237 740 185 673 308,27
11 Хунән Hunan 湖南 Чаңша Changsha 65 683 722 211 231 310,96
12 Җаңсу Jiangsu 江苏 Нанҗиң Nanjing 78 659 903 98 285 800,32
13 Җаңши Jiangxi 江西 нәнчаң Nanchang 44 567 475 171 041 260,57
14 Гирин Jilin 吉林 Чаңчүн Changchun 27 462 297 191 038 143,75
15 Ләониң Liaoning 辽宁 Шеньяң Shenyang 43 746 323 147 451 296,68
16 Чиңхәй Qinghai 青海 Синин Xining 5 626 722 720 459 7,81
17 Шенши Shanxi 山西; Тәйюән Taiyuan 37 327 378 204 846 182,22
18 Шәндуң Shandong 山东 Җинән Jinan 95 793 065 156 219 613,20
19 Шәнши Shaanxi 陕西; Шиән Xi’an 35 712 111 149 708 238,55
20 Сычуань Sichuan 四川 Чыңду Chengdu 80 418 200 491 146 163,74
21 Юннән Yunnan 云南 Кунмиң Kunming 45 966 239 388 610 118,28
22 Җеҗаң Zhejiang 浙江 Хаңжү Hangzhou 54 426 891 106 078 513,08
Кытай Җөмһүрияте конторле астында булган провинция
(сәяси халәте билгеләнмәгән)
23 Тәйвән Taiwan 台湾 Тайбей Taipei 23 069 345[17] 36 178 637,66
Автономияле районнар
24 Гуаңши-Җуаң автономияле районы Guangxi 广西 Наньнин Nanning 46 026 629 235 001 195,86
25 Эчке Монголия Inner Mongolia 内蒙古 Хух-Хото Hohhot 24 706 321 1 181 104 20,92
26 Ниңша-Хуэй Ningxia 宁夏 Иньчуань Yinchuan 6 301 350 52 188 120,74
27 Шеңҗаң-Уйгур Xinjiang 新疆 Өремче Urumqi 21 813 334 1 743 441 12,51
28 Тибет Tibet 西藏 Лхаса Lhasa 3 002 166 1 178 441 2,55
Үзәккә буйсынучы шәһәрләр
29 Ханбалык Beijing 北京 19 612 368 16 808 1166,85
30 Чуңчиң Chongqing 重庆 28 846 170 82 403 350,06
31 Шаңхай Shanghai 上海 23 019 148 6 500 3541,41
32 Тяньцзинь Tianjin 天津 12 938 224 11 943 1083,33
Махсус административ районнар
33 Һоңкоң Hong Kong (Xianggang) 香港 6 864 346[18] 1 095 6268,81
34 Макао (Аомен) Macau (Àomén) 澳门 541 200[19] 27 20 044,44
Барлыгы 1 363 249 758 9 662 593 141,09

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай Халык Республикасының үзенчәлеге шунда: алар сәнәгать җитештерүе, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентарьларны поставкалауда алга киткән. Узган гасырның 70нче елларында Кытай, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсә­телгәндә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәле­шендә зур казанышка иреште.

Янцзы елгасыннан төньяктарак бодай игәләр. Төньяк-көнчыгышта — кытай борчагы, шулай ук тарының бер төре — гаолян үстерәләр. Аның орлыгын азык буларак кулланалар. Әлеге вакытта Кытайда 500 миллион тонна ашлык җи­тештерелә. Ашлык культу­раларының уңышын күтәрүдә яңа технологияләр яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирдә хезмәт итүче Кытай крестьяннары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итә алды.

Кытайның куәтле сәнәгать потенциалы товарларны күп­ләп чит илләргә сату мөм­кинлеге бирә. Кытай товарларын АКШка экспортлау күләме — 398 миллиард, ә БРИКС илләренә нибары 141 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, БРИКСтагы илләрнең “Зур җиде”гә берләшкән илләргә экспорт күләме елдан-ел артуы да игътибарга лаек. Бу сумма 1,1 триллион доллар тәшкил итсә, эчке әйлә­нештәгесе 596 миллиард доллардан артмый.[20]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң зур шәһәрләре – Чунцин, Шаңхай, Чыңду, Харбин, Тяньцзинь, Шиндзяджуан, Ухань, Чиңдау, Гуанджоу.

Кытай – күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: хань, монгол, татар, хуэй, тибет, уйгыр, мяо, ийц, джуан, буитя, корея, маньджур, дунц, яотян, салар һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы итеп санала.

Диннәрнең иң таралганнары – буддачылык, даосистлык, ислам, католиклык. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чин — хаык җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1988 елның 4 декабрендә кабул ителгән; 1988, 1993, 1999 елларда аерым төзәтүләр кертелгән. Конституциягә күрә, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе (БХВМ) — дәүләт хакимиятенең иң югары органы. БХВМ дәүләт башлыгын — КХҖ рәисен һәм аның урынбасарларны сайлый. Канун чыгаручы хакимиятне БХВМ гамәлгә ашыра. БХВМ провинция, автоном район, үзәккә буйсынучы шәһәрләр һәм кораллы көчләр тарафыннан сайланган депутатлардан гыйбарәт. БХВМның даими эшләүче органы — Даими кәмитит. БХВМ вәкаләт мөддәте 5 ел. Башкарма хакимиятне Дәүләт шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра. Ул БХВМ һәм аның даими кәмитите алдында хисәп тота. Дәүләт шурасының вәкаләт мөддәте — 5 ел.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 学习汉语
  2. Си Цзиньпин занял высший государственный пост в Китае, возглавив "пятое поколение" руководителей
  3. В Китае завершился процесс передачи власти новому "пятому поколению" руководителей страны
  4. Ли Кэцян возглавил правительство КНР
  5. Тайваньны, Һонконгны һәм Макаоны исәпләмичә.
    Атлас мира, обзорно-географический, ИПУ РАН, ООО «УНИИНТЕХ», Москва, 2004.
    Атлас мира, ПКО «Картография» федеральной службы геодезии и картографии России, Москва, 2005.
  6. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 2013 елның 9 май көнендә тикшерелгән. 2013 елның 9 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  7. GDP. World Bank. 2012 елның 9 октябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 15 февраль көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  8. Data refer to the year 2013. IMF database, IMF.
  9. 9,0 9,1 World Economic Outlook Database: China. International Monetary Fund (October 2012). 2013 елның 2 гыйнвар көнендә тикшерелгән. 2013 елның 15 февраль көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  10. 10,00 10,01 10,02 10,03 10,04 10,05 10,06 10,07 10,08 10,09 10,10 10,11 10,12 10,13 10,14 10,15 10,16 10,17 10,18 10,19 10,20 10,21 10,22 10,23 10,24 10,25 10,26 10,27 10,28 10,29 10,30 10,31 10,32 10,33 10,34 10,35 10,36 10,37 10,38 10,39 10,40 10,41 10,42 10,43 10,44 10,45 10,46 10,47 10,48 10,49 10,50 10,51 10,52 10,53 10,54 10,55 10,56 10,57 10,58 10,59 10,60 10,61 10,62 10,63 10,64 10,65 10,66 10,67 10,68 10,69 10,70 10,71 10,72 10,73 10,74 10,75 10,76 10,77 10,78 10,79 10,80 10,81 10,82 10,83 10,84 10,85 10,86 10,87 10,88 10,89 10,90 10,91 10,92 10,93 10,94 10,95 10,96 10,97 10,98 10,99 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD?locations=CN
  11. Human Development Report 2013(ингл.). United Nations Development Programme (2013). 2013 елның 13 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  12. Шулай ук һонконг доллары (Һонконгта) һәм Макао патакасы (Макаода).
  13. Бөек дәүләт, мәңгелек халык
  14. No Choice But War: the United States Embargo Against Japan and the Eruption of War in the Pacific. — McFarland, 1995. — ISBN 0-7864-0141-9
  15. City Population - Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World
  16. Provinces of China, Statoids.com
  17. Official National Statistics Taiwan estimate
  18. Һоңкоң
  19. Estimates of population
  20. Башкортстан — инвестицияләр мәйданы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]