Бөек Кытай дивары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөек Кытай дивары latin yazuında])
Бөек Кытай дивары
Бөек Кытай дивары
Бөек Кытай дивары күренеше
Гомуми мәгълүмат
Дәүләт Кытай
Төзелү вакыты III гасыр (б. э. к.) — 1644
Халәте Дәүләт тарафыннан саклана. ЮНЕСКО мирасы өлеше. Дөньяның җиде могҗизаларының берсе.

Рәсми сайт

Бөек Кытай дивары (кыт. 長城, җиң. 长城, пиньинь Chángchéng, сүздән сүзгә — «Озын дивар») — дөньяның җиде могҗизаларының берсе, архитектур ядкәр. Төньяк Кытай территориясендә 8851,8 км-га сузылган. Борынгы Кытай культурасы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә торган истәлек.

„Бөек Кытай дивары", яки „10 мең ли озынлыгындагы дивар“ (2500 км га якын) зур әһәмияткә ия булып тора. Бу грандиоз төзелешне яңарту һәм киңәйтү эшен яңа эраның XIV гасыр ахырына кадәр дәвам иттергәннәр. Бу диварны башта туфрак оелән изелгән балчыктан төзегәннәр, соңрак аны як-яктан кирпеч белән һәм зур таш плитәләр белән ныгытканнар. Ул, Хуанхэ елгасын кисеп чыгып, тигезлекләр һәм таулар буйлап сузыла.

Диварнын биеклеге 10 м га җитә, нигезе янында кинлеге 6 м. Буеннан буена, берсе икенчесеннән билгеле ераклыкта, дурт почмаклы бик зур манаралар күтәреләләр, аларның асларында зур-зур ишекләр бар. Бу дивар төньяктагы күчмә халыкарның (һуннарның) һөҗүменнән сакланыр өчен салынган булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диварның беренче өлеше һуннар күчмә кабиләсенең һөҗүменнән сакланылу максатыннан император Цинь Ши-хуанди әмере буенча 475—221 елларда (б. э. к.) төзелә. Төзелештә Кытай халкының биштән бер өлеше, ягъни миллионнан артык кеше катнаша.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.