Кытай язуы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай язуы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Hanzi.svg

Кытай язуы (кыт. трад. 漢字, гадил. 汉字, пиньинь: hànzì, палл.: ханьцзы; вьетн. Chữ Hán, тьы-хан ) – меңъеллык иероглифик яки идеографик язу системасы, Кытай территориясендә барлыкка килгән. Алфавитныкыннан аерылуы шунда ки, һәрбер тамгага үз мәгънәсе яздырылган (фонетик кына түгел), һәм язу тамгаларнының саны да бик күп (унышар меңнэр). Кытайда ике формасы бар – иске (вэньянь) һәм хәзерге (байхуа). Кытай язуының тамгалары Япон һәм Корей язмаларында киң кулланыла (анда алар кандзи һәм ханча дип атала, тиешенчә). 1945 елга хәтле Кытай язуы (“хан ты”яки, “тьы-хан”) шулай ук Въетнам язунда да кулланылган. Кытай иероглифлары санскриттан тәрҗемә ителгән текстлар һәм шулай ук Кытай буддаларының оригиналь хикәяләре белән будда каноннары да язылган (Кытай трипитакасы).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваятьләр буенча, иероглифларны Цан Цзе уйлап тапкан, мифик Хуан Ди императорының сарай тарихографы. Моңа хәтле кытайлылар төен язуын кулланганнар. Моның турыда искәрмәләр “Даодэцзине” трактатында һәм “И цзину” аңлатмаларында бар. Иң иске кытай язулары ташбака көбәсендә һәм мал туарның калак сөягендә ясалган һәм багун нәтиҗәләре теркәлгән. Мондый текстлар цзягувэнь (甲骨文) исеме алган. Кытай язуының беренче үрнәкләре Илан династиясенең соңгы чорына тура килэ (иң искеләре XVII безнең эрага кадәр). Соңрак көмеш кою технологиясе барлыкка килгәч, көмеш савытларда язулар килеп чыга башлаган. Бу текстлар цзиньвэнь (金文) исемен алганнар. Көмеш савытлардагы язулар беренче чиратта балчык формасында кыстырлган, иероглифларның стандартлаштыруы барган, алар квадратка төшерелә башлаган. Эп. Хань хикәяләре нигезендә безнең эрага кадәр IX—VIII гасырларда Сюань-ван Чжоу 周宣王сараенда хезмәт иткән “тарихчы Чжоу”史籀 (Shĭ Zhòu) эшчәнлеге Кытай язуының тарихында бәхәсле бер бит булып тора. Ул, киләчәктә дачжуань диеп аталган беренче каллиграфик классик стиль ясаучы булган дип санала. Кытай язуының археолог яктан өйрәнүче тигезсез дәрәҗәдәге материаль иясе сакланмау аркасында авырайган. Сөяктә һәм көмештәге язулар якшы сакланса, бамбуктагы һәм агачтагы пластинадагы яңа язулар фәнгә таныш түгел. Шулай булса да, әлеге язуның яшәеше турында, хәзерге цэ 册 графасы искәртә. Шан язуының чагыштырмача систематик яктан яхшырак булуы моңа хәтле иң беренче чыккан язулар булуы турында хәбәр итә, әмма аның турында мәгълүматлар юк.

Иероглиф төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай иероглифларының технологиясе беренче тапкыр Шовэнь Сюй Шэня сүзлегендә төзелгән. Һичшиксез иероглифларның гади вэнь 文 һәм җыелма цзы 字 га бүленүе уңай булган. Түбәндәге алты категориягә бүленүе академик фикер алышулар предметы булып тора, чөнки категорияләр дөресенчә бер берсеннән ачык аерылмый.

Күрсәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу билгеләргә, мәсәлән, 上 шан һәм 下 ся туры килә, аларның мәгънәсе “өс” һәм “ас”, горизонталь сызыктан остэн һәм астан вертикаль сызык белэн билгеләнгән, үзенчә бу күрсәтү ишарәсен белдерә. Әмма күрсәтү билгеләренең сүзтезмәсе башка авыррак төшенчәне белдерү өчен кулланылырга мөмкин. Шулай上 … 下шан ... ся чагылышы, контексттан бәйле буларак “өске ... аскы” гына түгел, “җитәкчелэр ... буйсынучылар” һ.б. мәгънәле сүзләрне белдерергә мөмкин.

Сурәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенчә примитив рәсемне белдерә. Мәсәлән, авыз: ярым түгәрәк, аскы кабарынкы, өстән аркылы сызык булып ясап күрсәтелә; бу коу ”авыз” иероглифы чыгышы (барлыкка килүе). Дуга өскә таба кабарынкылык һәм астындагы нокталар күк тамчыны белдерә; 雨  юй “яңгыр”иероглифының беренче формасы шушындый. Вакыт агуы белән рәсемнәр сызыкланыштырылган һәм соңыннан хәзерге кыяфәтен алганнар, сурәтләүдән бер эз дә калмаган. Бернинди иероглиф та, пиктографик форма да сакланып калмаган. Барлык рәсем билгеләре, ә аның белән барлык гади лексик элементлар иероглифлары, хәзер бөтенләй шартлы.

Гади идеограммалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай язуында рәсемле билгегләр, пиктограммалар, әһәмиятсез азчылыкны тәшкил итә. Бигрәк тә күп идеограммнар. Мәсәлән, 立 ли иероглифы баштан ук аягын аерып торган кеше рәсемен белдергән, әлеге сурәткә астан ятма сызык өстәлгән; Әмма бу рәсем үзенчә кешене белдермәгән, ә аның кыяфәтен, басып тору мәгънәсен күрсәткән. Авыр идеограммаларда шартлы мәгънә өзекләр бәйләнешеннән агылып чыга. Мәсәлән, 命 мин иероглифы баштагы формада бинаны сурәтләгән – гыйбадатханә яки хөкемдар йортын (иероглифның өске өлеше һәм аның астында сызык – түбә рәсеме), аның алдында тезен чүгеп торган кеше гәүдәсе һәм аңардан сулда авыз (хәзерге өлеш формасында立); болар барысы да боеруны ихтирам белән тыңлауны күрсәткән, шуннан иероглифның мәгънәсе – “боеру”. Идеограмманың борынгы мәгънәсе, үрнәктәгечә, кагыйдә буларак, барлыкка килгән тарихи-мәдәният чорында гына аңлашыла.

Кушма идеограммалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сурәтләү характерын югалткан һәм саф шартлы мәгънәсен алган идеограммалар әзер элементлардан төзелүен дәвам иткәннәр. Күп иероглифларның килеп чыгышы шундый ки, хәзерге вакытта аларның мәгънәсе үз эченә керткән элементлар белән бәйле. Мәсәлән, 伐 фа иероглифы ике элементтан тора 人 жэнь “кеше” һәм 戈 гэ “сөңге” , димәк хәзер “кисү”, ә аңа кадәр – “сөңге” белән сугу.

Фоноидеограммалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күбесенчә иероглифлар үзенчә гади сурәтләү билгесен дә, идеограмманы да белдерми, ә өченче катнаш төргә бүленә һәм фоноидеограмма дип атала. Фоноидеографик иероглифының бер өлеше фонетик, калганы – детерминатив. Иероглиф белән билгеләнә торган сүз, фонетик яктан охшаш яки күзгә якын, ул фонетика белэн белдерелә; бүтән сүз белән әйткәндә, билгене уку якынча бөтенләй аның бер өлешен уку белән туры килә .Мәсәлән, иероглиф 誹 “яманлау, каралту, хурлау” һәм 非 аның бер мәгънәсе “әшәке, начар, яманлык” ләкин икесе дә “фэй” дип укыла, шулай ук 柑 әфлисун һәм 甘 татлы, ләкин икесе дә “гань” дип укыла, ә 蚶 билгесе “устрица” – “хань” дип укыла. Билгенең икенче өлеше идеографик мәгънә ала, ялгыш бирелгән мәгънәгә үз өлешен белдерә, шуннан исеме дә “детерминатив”.

Микъдар күрсәткече[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иероглифларның өзлексез һәм акрынлап үзгәргәнгә аның санын төгәл әйтеп булмый. Көндәлек куллана торган иероглифлар берничә меңнәр. Статистика буенча, гадәткә кереп киткән бер мең иероглифларны 92% басма материаллар каплый, ике меңнең 98% каплый, ә өч мең иероглифның инде 99% каплый ала. Статистик нәтиҗәләр җиңеләйтелгән һәм традицион иероглифлар буенча зур аерылмый. • КНРда белемле булу үрнәк буларак 1500 билгене белү санала (авыл җирендә) яки 2000 билге белү (шәһәрләрдә һәм авылда эшләүче халыкка) • Гәҗит һәм махсуслаштырылган журналлар уку өчен 3000 иероглиф җитә. • Бер зур томлы сүзлекләр үз эченә 6000-8000 иероглифлар кертә. Бу күләмдә инде әз куллана торган иероглифлар күп, мәсәлән, борынгы ритуал предметларының исемен белдерүдә кулланыла торган яки Кытайның традицион медикаментлары. • “Чжунхуа цзыхай” (中華字海) иероглифлар сүзлеге 1994 елда чыккан һәм үз эченә 85568 иероглиф ала.

Иң аз һәм иң күп үзенчәлекле микъдар иероглифлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә иң гади игроглифларның берешәр үзенчәлекләре бар. Киң таралган “一” һәм “бер”дән башка丨”гунь” 亅”цзюэ” һәм 丿 “пе” дә бар. Хәзерге вакытта билгеле булган иң киң таралган үзенчәлекле иероглиф - —“” отодо, дайто, тайто. Ул өч иерголифтан тора 龍 лун “дракон” һәм өч иероглиф 雲 юнь “болыт” нәтиҗәдә 84 узенчәлектән тора һәм очып йөри торган драконны белдерә. Бу иероглиф TRON кодировка исемлегенә кертелгән. Икенче урынны үзенчәлек буенча 4 иероглифтан торган “龍” иероглиф /𪚥 (U+2A6A5) “чжэ” “күпсүзле” 64 үзенчәлектән тора һәм Han unification юникодына кертелгән. Өченчесе 䨻 бэн “күкрәү тавышы” 4 “雷” иероглифыннан тора һәм 52 үзенчәлек ала, “Шовэнь цзецзы” исемлегнә кертелгән.

Кытай иероглифларын язу кагыйдәсе һәм элементлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай языуның төп элементлары
  1. ятма сызым
  2. асма сызым
  3. нокта
  4. сулга сызым
  5. ыргак
  6. уңга сызым
  7. өстән аска нокта
  8. астан өскә нокта
  9. башка элементлар

Язу кагыйдәләре:

  • Ятма сулдан уңга языла
  • Асылма һәм авыш өстән аска
  • Иероглиф өстән аска языла
  • Ятманы кисә торган асылма, аңардан соң языла (әмма аскы ятма киселмәсә, асылмадан соң языла
  • Уң яктагы нокта соңгы чиратта языла