Гәнсу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гәнсу́
甘肃, Gānsù
Ил

Кытай Халык Җөмһүрияте

Статус

Провинция

Административ үзәк

Ләнҗу

Халык саны (2010)

25 575 263 кеше[1]

Мәйдан

459 23 км² (6-нчы урын)

Гәнсу́ харитада

Сәгать поясы

UTC+8

ISO 3166-2 коды

CN-62

gansu.gov.cn

Гәнсу́ (кыт. 甘肃; пиньинь Gānsù) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.

Башкаласы — Ләнҗу шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельефы таулы. Климаты континенталь. Еллык явымнар саны 150—400 мм, көньяк-көнчыгышта 600 миллиметргача. Зур өлешен тау даласы һәм тау чүле ландшафтлары алып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәнсу территориясе кытайлылар тарфыннан б.э.к. 3—2 гасырларда басып алынган. Провинция буларак 13 гасырда Чиңюән, Линҗао һәм Фын өлкәләрнең берләшүдән барлыкка килгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 1982 1990 2000 2010
12 630 569 19 569 261 22 371 141 25 121 191 25 575 263

Милли состав (2010): кытайлар — 23 164 817 кеше (90,58%), хуэй — 125 864 кеше (14,92%), дуңшаңнар — 546 255 кеше (2,14%), тибетлылар — 488 359 кеше (1,91%).

Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 18 татарны теркәлгән.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Харита # Исем Кытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
Gansu prfc map.png
— Шәһәр бүлгеләре —
1 Җучүән 酒泉市
Jiǔquán Shì
1,095,947
2 Җәюгүән 嘉峪关市
Jiāyùguān Shì
231,853
3 Җаңъе 张掖市
Zhāngyè Shì
1,199,515
4 Җинчаң 金昌市
Jīnchāng Shì
464,050
5 Увей 武威市
Wǔwēi Shì
1,815,054
6 Бәйин 白银市
Báiyín Shì
1,708,751
7 Ләнҗу
(башкала)
兰州市
Lánzhōu Shì
3,616,163
10 Диңчи 定西市
Dìngxī Shì
2,698,622
11 Луңнән 陇南市
Lǒngnán Shì
2,567,718
12 Тиәншүй 天水市
Tiānshuǐ Shì
3,262,548
13 Пиңлияң 平凉市
Píngliàng Shì
2,068,033
14 Чиңьяң 庆阳市
Qìngyáng Shì
2,211,191
— Мөхтәри бүлгеләр —
8 Линчия хуэй мөхтәри бүлгесе 临夏回族自治州
Línxià Huízú Zìzhìzhōu
1,946,677
9 Гәннән тибет мөхтәри бүлгесе 甘南藏族自治州
Gānnán Zāngzú Zìzhìzhōu
689,132

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәнсу, нигездә, игенчелек районы. Хуаңхе елгасының югары агымында ясалма сугару борынгылыктан таралган булган.

Бодай, тары, гаолян, кукуруз, арпа, шикәр чөгендере, тәмәке, мамык үстерәләр. Терелекчелек үсеш алган (сарык, МЭТ, як, дөя, елкы). Юймин тирәсендә нефть чигарыла һәм эшкәртелә. Ташкүмер, бакыр вә тимер мәгъдәннәре казып чыгарыла. Химия һәм металл эшкәртү сәнәгате эшханәләре бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]