Хейлуңҗаң

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хейлуңҗаң
甘肃, Gānsù
Ил

Кытай Халык Җөмһүрияте

Статус

Провинция

Административ үзәк

Харбин

Лу Хао (1967 г. р.)[d]

Халык саны (2010)

38 313 991 кеше[1]

Мәйдан

431 767 км²

Хейлуңҗаң харитада

Сәгать поясы

UTC+8

ISO 3166-2 коды

CN-23

hlj.gov.cn

Хейлуңҗаң (кыт. 黑龙江; пиньинь Hēilóngjiāng, тат. — кара аҗдаһа елгасы, Амур буе) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнчыгыш өлешендәге провинция, Амур елгасы бассейнында.

Башкала — Хәрбин шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир йөзенең шактый өлешен тигезлекләр алып торалар. Төньяк-көнбатышта Зур Хинган, уртасында Кече Хинган, көньяк-көнчыгышта Көнчыгыш Манҗурия таулары урнашкан. Мәйданының 30%-ы урманнар белән капланган.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964[2] 1982[2] 1990[2] 2000[2] 2010[2]
20 118 271 32 665 543 35 214 873 36 237 576 38 313 991

Милли состав (2010): кытайлар — 36 939 181 кеше (96,41%), монголлар — 748 020 кеше (1,95%).

Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 3 татарны теркәлгән.[3]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Провинция 1 субпровинциаль үнәмендәге шәһәргә, 11 шәһәр бүлгесенә һәм 1 бүлгегә бүленә. Алар, үз чиратта 45 өязгә, 17 шәһәре өязенә, 1 мөхтәри өязгә бүленәләр.

Харита # Исем Кытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
黑龙江省行政区划.png
— Субпровинциаль үнәмендәге шәһәр —
1 Харбин 哈尔滨市
Hā'ěrbīn Shì
10,635,971
— Шәһәр бүлгеләре —
2 Чичихар 齐齐哈尔市
Qíqíhā'ěr Shì
5,367,003
3 Мудәнҗәң 牡丹江市
Mǔdānjiāng Shì
2,798,723
4 Җәмусы 佳木斯市
Jiāmùsī Shì
2,552,097
5 Дачиң 大庆市
Dàqìng Shì
2,904,532
6 Җичи 鸡西市
Jīxī Shì
1,862,161
7 Шуаңяшән 双鸭山市
Shuāngyāshān Shì
1,462,626
8 Ичун 伊春市
Yīchūn Shì
1,148,126
9 Читайхе 七台河市
Qītáihé Shì
920,419
10 Хыгаң 鹤岗市
Hègǎng Shì
1,058,665
11 Хейхе 黑河市
Hēihé Shì
1,673,898
12 Суйхуа 绥化市
Suíhuà Shì
5,416,439
бүлге
13 Да-Хиңган-Лиң бүлгесе 大兴安岭地区
Dàxīng'ānlǐng Dìqū
511,564

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуҗалыгы аграр-индустриаль характерга ия. Авыл хуҗалыгының төп тармагы — игенчелек. Бодай, кукуруза, гаолян, бәрәңге, арпа, солы һ.б. үстерелә. Хейлуңҗаң шикәр чөгендере, соя, озын сүсле җитен, көнбагыш җитештерүдә дәүләттә беренче урында тора. Күмер, янучан сәверташ, тимер рудасы һәм төсле металл мәгъдәннәре казып алына. Нефть эшкәртү сәнәгате үскән. Нефть торбалар аша Дачиң, Пекин, Шеньяң, Далянь шәһәрләргә җибәрелә. Машина төзүнең төрле тармаклары, металлургия, хмимя, кәгазь, агач эшкәртү сәнәгате эшханәләре бар. Төзү материаллары, станоклар, электротехника, радиоэлектроника эшләп чыгарыла. Азык-төлек, тукымачылык сәнәгатьләре үскән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]