Эчке Монголия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эчке Монголия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эчке Монголия
Башкала Хух-Хото
Халык саны 24 706 321 (2010) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1947
Сәгать кушагы UTC+08:00
Җәгърафия
АТБ Кытай
Мәйдан 1,181,104 дүрткел киламитер
Координатлар 40.815°N 111.6631°E Edit this on Wikidata
CN-23


Эчке Монголия (монг. ᠦᠪᠦᠷ
ᠮᠣᠩᠭᠤᠯ ᠤᠨ
ᠥᠪᠡᠷᠲᠡᠭᠡᠨ
ᠵᠠᠰᠠᠬᠣ
ᠣᠷᠣᠨ
Өвөр Монголын Өөртөө Засах Орон; кыт. трад. 內蒙古自治區, гад. 内蒙古自治区, пиньинь: Nèiménggǔ zìzhìqū) — Кытай Халык Җөмһүрияте составында мөхтәри район.

Башкаласы — Көкхот (Хух-Хото) шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Территориянең зур өлеше Монгол платосында ята. Таулы урыннар 50 % тәшкил итә. Рельеф төньяктан көньякка таба түбәнәя. Иң биек ноктасы Хеләншән тавы (3556 м). Көнбатыш өлешен чүлләр биләп торалар.

Климаты кискен континенталь. Гыйнварның уртача температураси төньякта —30°, көньякта —6°, июльнеке төньякта +20°, көньякта +24°. Еллык явымнар саны 100—500 мм. Эчке Монголиянең төньягында тайга урманнары, үзәк өлешендә башаклы дала үсемлекләре үсә. Иң зур елга — Хуанхэ. Күлләр күп.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964[2] 1982[2] 1990[2] 2000[2] 2010[2]
12 348 638 19 274 279 21 456 798 23 323 347 24 706 291

Милли состав (2010): кытайлар — 19 650 665 кеше (79,54%), монголлар — 4 226 090 кеше (17,11%), манҗурлар — 452 765 кеше (1,83%).

Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 6 татарны теркәгән[3].

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Map # Исем Кытайча
Пиньинь
Монголча
(кирилл язуы)
Халык саны (2010)
Nei Mongol prfc map.png
— Шәһәр бүлгеләре —
2 Баяннур 巴彦淖尔市
Bāyànnào'ěr Shì
ᠪᠠᠶ᠋ᠠᠨᠨᠠᠭᠤᠷᠬᠣᠲᠠ
Баяннуур хот
1,669,915
3 Ухай 乌海市
Wūhǎi Shì
ᠦᠬᠠᠢᠬᠣᠲᠠ
Үхай хот
532,902
4 Ордос 鄂尔多斯市
È'ěrduōsī Shì
ᠣᠷᠳᠤᠰᠬᠣᠲᠠ
Ордос хот
1,940,653
5 Баотоу 包头市
Bāotóu Shì
ᠪᠤᠭᠤᠲᠤᠬᠣᠲᠠ
Бугат хот
2,650,364
6 Көкхот 呼和浩特市
Hūhéhàotè Shì
ᠬᠥᠬᠡᠬᠣᠲᠠ
Хөх кот
2,866,615
7 Уланчаб 乌兰察布市
Wūlánchábù Shì
ᠤᠯᠠᠭᠠᠨᠴᠠᠪᠬᠣᠲᠠ
Улаанцав хот
2,143,590
9 Чифың 赤峰市
Chìfēng Shì
ᠤᠯᠠᠭᠠᠨᠬᠠᠳᠠᠬᠣᠲᠠ
Улаанхад хот
4,341,245
10 Туңляо 通辽市
Tōngliáo Shì
ᠲᠥᠩᠯᠢᠶᠠᠣᠬᠣᠲᠠ
Тонляо хот
3,139,153
12 Хөлөнбуйр 呼伦贝尔市
Hūlúnbèi'ěr Shì
ᠬᠥᠯᠦᠨᠪᠤᠶᠢᠷᠬᠣᠲᠠ
Хөлөнбуйр хот
2,549,278
— Аймаклар —
1 Алашән аймагы 阿拉善盟
Ālāshàn Méng
ᠠᠯᠠᠱᠠᠨ ᠠᠶᠢᠮᠠᠭ
Алаша аймаг
231,334
8 Шилин-гол аймагы 锡林郭勒盟
Xīlínguōlè Méng
ᠰᠢᠯᠢ ᠶᠢᠨ ᠭᠣᠤᠯ ᠠᠶᠢᠮᠠᠭ
Шилийн гол аймаг
1,028,022
11 Хиңган аймагы 兴安盟
Xīng'ān Méng
ᠬᠢᠩᠭ᠋ᠠᠨ ᠠᠶᠢᠮᠠᠭ
Хянган аймаг
1,613,250

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык хуҗалыгының иң үскән тармаклары булып металлургия, авыл хуҗалыгы (шикәр чөгендере, сарык ите һәм сөт продуктларны җитештерү), җиңел сәнәгате (кәшемир әйберләр) торалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]